Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Камил Сәмигуллин җомга намазын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

«Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм», — ди мөфти.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге @kamilhazrat аккаунтында имамнарга һәм Татарстан Республикасында Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар турында искә төшерде, ул җомга намазларын кыскартырга өндәде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә дин кардәшләребезне коронавирусның кискен таралып китү куркынычы әле һаман да саклануы турында кисәтте һәм хәзрәтләрне җомгаларның дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды. 

«Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясенең кискен таралу куркынычы әле һаман да саклана. Мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклыйк! Шуңа күрә җомга намазларын, 10-15 минуттан да арттырмыйча, тәмамларга чакырам. Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм», — ди мөфти.

Реклама

Ул мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланырга кирәклеген искәртә. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. «Сакланганны Аллаһ саклар!» — ди Камил Сәмигуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев