Актаныш

Камилә Вәлиеваның туганнары: «Шуа алмаслык дәрәҗәдә рухи яктан сындырдылар аны»

Фигуралы шуу буенча Россия спортчысы Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиададагы чыгышлары белән беркемне дә битараф калдырмады. Татар кызының тамырлары кайсы яктан? «Татар-информ» хәбәрчесе татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән Камиләнең туганнары белән сөйләшеп кайтты.

 

Камилә эзләре буйлап…


Пекиндагы Олимпиадада Россия данын яклап катнашканнан соң, Камилә Вәлиева бөтен дөньяга танылган спортчыга әйләнде. Уңышлы чыгыш ясаганнан соң аның анализларында тыелган матдә табылуын хәбәр иттеләр. Аның турында кемнәр генә нинди генә сүзләр язмады: тырыш һәм чыдам кызчыкның уңышына сөенүчеләр дә, көенүчеләр дә, аяк чалырга тырышучылар да булды. Берничә көн дәвам иткән стресс шартлары аның чыгышна тәэсир итми калмады, билгеле. Кичә Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча ирекле программада дүртенче урынны алды. Ул үз программасында берничә хата җибәрде. Шулай да, Казан кызы Пекин Олимпиадасындагы команда зачетында Олимпия чемпионы булып тора.

Камиләнең гаиләсе белән якыннанрак танышу өчен, әби-бабаларының эзләре буйлап, Апас районы Тәүгелде авылына юл тоттык.


Авылга якынлашканда юл чатында безне Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы, Камиләгә туган тиешле Фәрит абый Вәлиев каршы алды. Камиләнең бабасы Насретдин белән Фәрит абыйның әтисе бертуган. Ниятебезне аңлаткач, ул безне Камилә Вәлиеваның дәү әтисе Әнвәрнең бертуган энесе Гомәр Зиннәтуллинга алып барды.

Шулай, җыйнаулашып, Камиләнең дәү әтисе Әнвәр аганың әтисе — Насретдин бабай һәм әнисе Фатыйма торган нигез йортка атладык. Аны Насретдин бабай үзе төзеп чыккан. Шушы нигез йортта Камиләнең әнисенең әтисе — Әнвәр ага, Әнвәр аганың апасы Назыймә апа һәм энесе Гомәр абый тәрбияләнеп үсә. Йортка керә торган сукмак казып куелса да, анда инде беркем дә яшәмәве күренеп тора иде.


Насретдин бабай төзегән нигез йорт


Алай да, нигезгә ишелергә ирек бирмиләр, бөтенләй үк җиргә иңмәсен дип, күз-колак булып, карап торалар. Капка эченнән кергәч, күренеш бераз җанланып киткәндәй булды, абзарда көрән төстәге ике зур ат тора иде. Безгә карап, башларын иеп, пошкырып исәнләшкәндәй булдылар.

Йортка кадаклап куелган тактага күзем төште. Анда татарча: «Монда Бөек Ватан сугышы ветераны Насретдин Зиннәтуллин яшәде», — диелгән. Камилә дә инстаграм битендә сугышта катнашкан бабасының фотосын куйган иде. «Шул Насретдин ага була икән ул», — дип уйлап куйдым мин.


Насретдин бабайның ике баласы — Гомәр абый белән Назыймә апа гына Тәүгелде авылында кала, ә уртанчы баласы Әнвәр абый мәктәпне тәмамлау белән Казанга — эшкә урнашырга китә.

Һәм шунда торып кала да. Булачак хатыны — Галия апа белән таныша. Өйләнешкәннән соң бер-бер артлы ике кызлары — Алсу белән Рузилә туа. Тарихның дәвамы Гомәр абыйларның өенә кергәч сөйләшенде.


Алсу ханымның әти-әнисе: Әнвәр абый белән Галия апа
«Дәү әтисе исән булса, Камиләгә дә ул кадәр авыр булмас иде»
— Казанга китеп, абый 22нче заводта эшләде, — дип дәвам итте Гомәр Зиннәтуллин һәм аның тормыш иптәше Әлфинур апа. — Алсу белән Рузилә нигез йортка дәү әни дәү әтиләренә кайтып йөрде. Насретдин әтиебез умартачы иде, мал-туары да, яшелчә җиләк-җимеше дә мулдан була иде үзенең.


Насретдин бабайның уртанчы улы Әнвәр абый 47 яшендә үлеп китте. Әнвәр абый шук-шаян, мәзәк кеше иде. Тормышны яратты. Эш кешесе иде. Аллаһы Тәгалә шулай язган булган, күрәсең. Бу дөньядан бик иртә китте.

Дәү әтисе исән булса, Камиләгә дә ул кадәр авыр булмас иде, ул да кызганыч. Әнвәр абыйның бавырында яман шеш таптылар. Берничә операция ясадылар. Хастаханәдән-хастаханәгә йөрдек. Алты-җиде айдан соң китеп барды. Берничек тә коткарып кала алмадылар. Абый бик ачык иде, туган җанлы иде.


Абыйлар кызлары белән бәрәңге утыртышырга, алышырга, булышырга кайталар иде. Кызлар җәйге каникулларда авылда булдылар.

Әнвәр абый вафат булганнан соң очрашулар сирәгәйде, ләкин аралар өзелмәде: телефоннан сөйләшеп торабыз. Алсуның әнисе — Галия апа белән гел элемтәдә. Әле Камилә чыгыш ясаган көнне дә кичке 21.00дә шалтыратышып, сөйләшергә килештек. «Шалтыратып борчучылар күп, шул вакытта гына сөйләшербез», — диде Галия апа. Үзе ул Саба районы Арташ авылы кызы. Гомере буе Казанда 9нчы трамвайда эшләде, пенсиягә чыккач та эшләп йөрде.


Сул почмакта - Камилә Вәлиеваның әнисе Алсу Вәлиева
Алсу үзе дә тырыш, таләпчән кыз иде. Кечкенәдән үк яхшы укыды, мәктәпне кызыл дипломга тәмамлады. Бухгалтерия юнәлешен сайлады, офисларда эшләп йөрде. Камиләне фигуралы шуу спортына биргәч, аның белән бергә Мәскәүгә китәргә туры килде. Башта фатир арендалап тордылар, аннан соң үзләре фатир сатып алды. Галия апа да бер ел Камиләләр янында Мәскәүдә торды. Хәзерге вакытта Казанда яши. Алсу белән Камилә дәү әниләре янына Казанга еш кайтып йөри, — дип сөйләде Гомәр абый белән Әлфинур апа.

«Шуа алмаслык дәрәҗәдә рухи яктан сындырдылар аны»
Камиләнең Тәүгелде авылындагы барлык туганнары да кызчыкның чыгышын тын да алмый карап бара, берсен дә калдырганнары юк икән:

— Без аның өчен җан атабыз. Исән-сау гына булсын. Камиләнең Тәүгелде авылында да кунакта булганы бар: 3 яшьлек чагында әнисе, дәү әнисе белән кайткан иделәр.


Камилә Вәлиева дәү әнисе - Галия ханым белән
Без аны кочаклый-кочаклый үстердек, бик матур сабый дип хәтердә калган. Камилә әнисе Алсуга һәм минем кызым Гөлназга нык охшаган. Фотолары бездә дә бар, — дип уртаклашты Әлфинур апа.


Камиләне кайбер мәгълүмат чараларында «русская» диюләре йөрәкне әрнетте. Әлфинур апа белән Гомәр абый бу мәсьәләгә шартлатып нокта куйды:

— Камилә — татар кызы. Башка милләттән диләр икән — дөрес түгел. Дәү әтисе Әнвәр абый да, дәү әнисе Галия апа да — татар. Безнең канда башка милләтләр юк. Камиләнең тырышлыгы бабасыннандыр дип уйлыйбыз, безнең әткәйнең бер җитешсез җире дә юк: бала тапкач, бишекләргә кадәр үзе ясап куйган иде, — дип искә алды алар.



Камиләнең уңай нәтиҗә биргән допинг-тестына да туганнары нык гаҗәпләнде:

— Без моңа нык каршы торабыз. Бу хәлнең булуы мөмкин түгел, безнең нәселебездә авыру кешеләр юк. Бу хәбәргә бер дә ышанмадык. Ышана торган әйбер түгел. Без, гади колхозчылар, аңламыйбыз инде. Ул уңышка тир түгеп ирешкән кыз. Аннан соң, шуа алмаслык дәрәҗәдә рухи яктан сындырдылар аны. Әле дә, Сөбханаллаһ, беренче урын алган иде. Камиләбезне телевизор экраннарыннан бик кызганып карадык, — диде Әлфинур апа белән Гомәр абый.

Камиләнең анализында тыелган матдәләр табылуын «ул бабасының даруларын эчәргә мөмкин», дип аңлаттылар. «Ул бабасының чашкасыннан су эчәргә мөмкинме», — дигән сорауга туганнары: «Насретдин бабайның абыйсы Зиннур абый Мәскәүдә тора иде, ул инде вафат. Балалары белән аралашкан юк. Башка бабайны белмибез, әтисе ягыннан булмаса гына», — дигән фараз ясады.

«Габдулла Тукай белән бер көнне тугансың, дия идем»
Гомәр абыйларда сөйләшеп алганнан соң, без Камиләнең дәү әтисе Әнвәр абыйның апасы — Назыймә Гыйззәтуллиналарга юл тоттык:

— Камилә 26 апрельдә — татар шагыйре Габдулла Тукай белән бер көнне туган. Алла бирсә, быел Камиләбезгә 16 яшь тула, — дип дәвам итте Назыймә апаның тормыш иптәше Фариз Гыйззәтуллин. — Үзенә дә: «Бөек шагыйребез туган көнне тугансың», — дип әйтә идем. Соңгы тапкыр безнең авылга 3 яшендә кайтса да, телефоннан аралашабыз, хәлләрне белешеп торалар.


Камилә гаиләдә бердәнбер бала, Алсу башка бала алып кайтмады. Камиләнең әнисе дә, дәү әтисе дә бик әрсез, тырыш, үҗәт иде. Нәселдән шуларга охшагандыр дип уйлыйм. Сабыебызның талантлы булуына сөенеп торабыз, һәр уңышы белән горурланабыз, исән-сау гына булсын. Бездән теләк шул.

Шул ук вакытта сабыебыз өчен барыбыз да борчылабыз. Аллаһы Тәгаләдән Камиләнең ерак чит илләрдән исән-сау кайтуын сорыйбыз. «Камиләбез кайчан чыга, кайчан чыга икән дип, дүрт сәгать буе карап утырдык», — диде туганнары.

— Олимпиадалар беткәч, Камиләне кунакка чакырабыз. Авылга кайтырбыз әле, диделәр. Без Камиләне түземсезлек белән көтеп калабыз, — диде Фариз абый белән Назыймә апа.


«Авылда бик дини, тәртипле халык яши»
Тәүгелде авылында без беренче тапкыр кунакта булдык. Без күрмәгән, белмәгән җирләр иде — галәмгә барып кайткандай хис иттек үзебезне. Гади авыл халкы түгел, ә Камиләбезнең туганнары янында булдык бит, дигән уй да күңелләрне дәртләндереп җибәрә иде. Авылны зур димәс идем, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит абый Вәлиев сөйләве буенча барлыгы 73 йорт бар, 132 кеше яши.


— Мал-туарлар тотучыларның күбесе — пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр. Колхозлар гөрләп эшләгәндә хайван саны да күп иде. Инвесторлар килгәннән соң акрынлап авыллардан күп йортлар бетә бара, яшьләр шәһәргә китеп бетте. Шимбә-якшәмбе көннәрендә авыл гөрли инде, яшьләр кайта, әти-әниләренә, туганнарына булыша.

Авылда мәдәният йорты эшли. Балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәпебез ябылды. Балалар күрше авыл — Олы Бакырчы мәктәбенә автобус белән барып укый. Балалар бакчасы да шунда. Монда бик дини, тәртипле халык яши, — диде Фәрит абый.

Авылда мәдәният йорты искерәк булса да, авыл халкы концерт-тамашаларга күрше авыл — Олы Бакырчыга йөри икән. Шәһәрдәгедән бер дә ким булмаган клубтан беркемнең дә тиз генә өенә борылып кайтасы килмәс: бильярд бүлмәсе дә, китапханә, үзешчәннәренең кул эшләре тупланган авыл бүлмәсе урнашкан. Ә керүгә үк якташлары Шәүкәт абый Галиевның данлыклы «Шәвәли»гә багышланган шигырь юлларының өзеге диварда язып куелган иде. Шагыйрьнең бу сүзләре Камиләгә девиз булып яңгырасын иде:

Мин — бик уңган,

Өлгер мин,

Юк — бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин,

Мин,

Мин бик

Тыйнак

Мин!


Кунакларыбыз безне авылларына җәен янә үзләренә чакырып калды. Горурлыгыбыз Камилә Вәлиеваның туганнары белән киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык. 

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: