Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Каникуллар имин узсын

Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктый. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнәчәк? Шушы сорауга ачыклык кертергә теләп, районның мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариевага мөрәҗәгать иттек. -"Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм...

Тугыз ай буе энә белән кое казыганнан соң, ниһаять, укучылар җәйге каникулга туктый. Аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда ниләр эшләнәчәк? Шушы сорауга ачыклык кертергә теләп, районның мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариевага мөрәҗәгать иттек.
-"Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү турындагы" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 243 санлы, район башкарма комитетының 252 санлы карарлары нигезендә районда махсус программа төзелде. Без шуның нигезендә эш алып барабыз.
- Ландыш Фирдәвисовна, иң элек мәктәп яны лагерьларына тукталыйк әле.
- Быел 21 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, аларда 680 бала ял итәчәк. Аның беренче сменасы 1 июньнән 21 июньгә тикле, икенче сменасы 20 июньнән 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге лагерьларда балалар кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Махсус программа нигезендә төрле чаралар үткәрелә, уеннар оештырыла.
- Балалар биредә көнгә ничә сәгать була инде?
- Лагерь иртәнге 8.30дан 14.30 га тикле эшли. Шуны әйтергә кирәк, быел беренче тапкыр Такталачык коррекцион мәктәбе базасында да мәктәп яны лагере оештырыла. Биредә 25 бала ял итәчәк.
- Әти-әниләрне мәктәп яны лагерьларының бәяләре дә кызыксындыра.
- Әлеге лагерьларга йөрү өчен бер балага 413 сум 59 тиен түлисе була.
- Мәктәпләрдәге хезмәт лагерьлары быел да эшләячәкме?
-Әлбәттә. Хезмәт лагерьлары 16 мәктәптә өч сменада эшләячәк. Аларда 400 бала йөриячәк. Беренчесе 1 июньнән 18 июньгә, икенчесе 20 июньнән 7 июльгә, өченчесе 14 июльдән 31 июльгә тикле дәвам итәчәк. Әлеге лагерьлар түләүсез. Аларга 14 яше тулган һәм аннан зуррак балалар йөри ала. Биредә алар яшьләренә туры килгән хезмәт белән мәшгуль булачаклар.
- "Бүләк" ял һәм сәламәтлек лагеретурында да аңлатып китсәгез иде.
- Әлеге лагерьнең җитәкчесе булып, Артур Галиәхмәтов тора. Башка еллардагы кебек үк быел да лагерь дүрт сменада эшләячәк. Анда барысы 395 бала ял итәчәк. Беренче смена "Белем-Бүләк" дип атала. Биредә 1 июньнән 21 июньгә тикле 90 бала, икенче - "Бүләк-сәләт" сменасында 24 июньнән 14 июльгә тикле 90 бала, өченче - "Бәхетле балачак" сменасында 17 июльдән 6 августка тикле 85 бала, дүртенче - "Бүләк-спорт" сменасында 10 августтан 27 августка тикле 130 баланы ял иттерү планлаштырыла.
- Бәяләре теш үтәрлекме?
- Лагерьга бер бала өчен юлламаның бәясе 13608 сум. Әти-әниләре бюджет системасында эшләүчеләрнең балалары өчен юллама бәясенең 2041 сум 20 тиенен ата-ана күтәрә, калганы дәүләттән субсидия булып кайта. Спорт сменасына йөрергә теләгән балаларга бәяләр икенче төрле. Аларның тулы юллама бәясе 11713 сум булса, шуның 1757 сумын әти-әниләргә түләргә туры килә.
- Шәхси эшмәкәрләрдә эшләүчеләрнең балалары да лагерьга барырга теләсә?
- Шәхси эшмәкәрләрнең балаларын лагерьга йөртү өчен район буенча 5 юллама каралган. Шул юлламаның 2041 сум 20 тиенен ата-ана, 5784 сумын шәхси эшмәкәр түләргә тиеш була. Калган 5783 сумы дәүләттән субсидия булып кайта.
- Лагерь быел да чит төбәкләрдән балалар кабул итәчәкме?
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә телне, милли мирасны саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәтү максатыннан чит төбәкләрдән 200 бала килер дип көтелә. Шуларның 65е - беренче, 65е - икенче, 70е өченче сменада ял итәчәк. Кайберәүләр 90 баланың 65е чит төбәктән булгач, үзебезнекеләргә урын калмый да дип уйларга мөмкин, тик бу алай түгел. Ата-аналарга хафаланырга урын юк, 90 балага өстәп, 65 бала да ял итәчәк.
- Туклану ничек оештырыла?
- "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда көнгә биш тапкыр ашату оештырыла. Төрле чаралар үткәрелә. Форсаттан файдаланып, минем педагогик белем алучы, тәртипле, балаларны яратучы, аларга үрнәк булырдай студентларны әйдаманнар булып эшләргә чакырасым килә. Кызыксынучылар 3-01-96 телефонына шалтыратсыннар иде.
- Ландыш Фирдәвисовна, җәй көне балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча да эш алып барыламы?
- Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы җәйдә 14 яшьләре тулган 131 баланы вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта хуҗалыклар белән сөйләшүләр алып барыла.
- Бәлки әйтәсе фикерләрегез калгандыр...
- Барлык балаларны 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. Әти-әниләренең газизләре булып, сөелеп яшәсеннәр, алар йөзенә кызыллык китермәсеннәр. Җәйге каникулларны хәвеф-хәтәрсез генә, исән-имин уздырырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев