Актаныш

"КАП-КАЙНАР" ТЕМА: Юк, Кәзкәйдә сатмыйлар

Җәмәгать, быел район белән тырыша торгач, чәкештерә-чәкештерә, 312236 литр хәмер эчкәнбез.

Азмымы бу, яисә күпме икәнен һәркем үзе чамалый торгандыр. Әмма район халкына бүлеп карасаң бер кешегә  якынча 10 литр туры килә. “Чиләкләп” дип әйтсәк тә арттыру булмастыр.

Шунысы сөенеч, узган елга караганда бу сан, ни дисәң дә, 14 мең литрга кимрәк әле. Әллә куллануны киметтек, әллә кулланучылар кимеде. Хәер, икесе дә бардыр. Дөнья белән хушлашканнарның 25 проценты ахирәткә шушы сәбәпләр аркасында күчә. 

Кеше башына санап, район буйлап бүлеп китсәк, иң күп эчүчеләр Актанышта яши икән. 1 кешегә 14 литр алкоголь эчемлек сатылган бездә. Ышанам, булыр да. Бүгенге көндә хәмер саткан кибетләрнең берсендә элегрәк спорт товарлары кибете ачып карадылар. Китмәде сату, халык урап узды. Ә хәзер аңа илткән сукмакта кышын кар ятмый. Тагын 1-2 елдан брусчаткасы да тузарга мөмкин әле. 

Башка җирлекләргә әйләнеп 
кайтканда, Пучы җирлеге бездән бераз “калышып” бара (13,6 л). Аларга ияреп барган Киров (13 л), Такталачык (12 л), Иске Байсар (11,6 л), Яңа Әлем (11 л), Аеш (10 л) җирлекләре соңгы бишлекне тәмамлый. 

Ә “Иң аек” җирлеге исемен кәзкәйлеләр йөртә. Биредә бөтенләй кулланмыйлар диярлек. Хәер, кибеттә дә сатылмый. Шулай булгач нишләсеннәр, эчми инде халык, түзә. Кая барсын?

Иманым камил, бу җөмләне укыгач, арада бер-ике кеше ачы итеп сүгенеп куйгандыр. Горбачев чорындагы “Коры закон”ны да җиңгән халык “Кая барыйм?” дип һич аптырап утырмыйдыр. Һичьюгы күрше авыл статистикасына көч китерә ул. Әнә бит, өч чакрым ераклыкта булган уч төбедәй Аеш җирлеге районнан калышмый, ел дәвамында 1 чиләк чамасы чөмергәннәр. Әйе, бәлки үзләре дә “булдыргандыр”, әмма ярдәм итүчеләр дә булгандыр, монда шигем юк. Хәер, яшерен генә итәк астыннан сатып ятучылар да юк түгелдер. 

Әлеге вазгыятькә ачыклык кертү ниятеннән, көн дә эшсезлектән интегеп, вокзал тирәсендә бөтерелгән ике абзыкайны утыртып, Кәзкәйгә сәфәр кылдык. Барганда сөенә-сөенә җырлап барсалар да, Кәзкәй авылының кибетеннән чыкканда йөзләрендә нур юк иде. Җаваплары да коры гына: “Юк!” – булды. Артларыннан, өстенә дә кими, йөгереп чыккан сатучының гына күшегеп, озак кына ишек төбен саклап торуы бераз сәер тоелды. Хәер, мөгаен, бу авылда һәрбер сатып алучыны шулай озатып калу гадәте бардыр, анысын белмим. Ялгышсам, гафу итәрләр. 

Абзыйларның алмаксаты билгеле: “Тапсагыз – сезнеке” дип искәртеп куелган иде. Шуңа да, авыл урамнарында очраган сирәк кешеләрдән дә иренми сорап чыктык. “Ник кибеттә беткәнмени?” – дип җаваплады бер өлкән яшьтәге абый, тагын шик салып. Хәер, үзе бер дә кулланган кешегә ошамаган иде. Бәлки белеп тә бетермидер. Өйдә сатып ятучылар хакында да “Белмим” дип кенә җавап бирде ул. Минем белән тилмереп йөргәннәрнең хәленә кереп: “Эх, үземдә дә юк, ичмасам... Ник Аешка гына бармыйсыз соң, якын бит. Анда точно бар”,  – дип җәлләп тә алды. Икенче берәү: “Юк, кибетнең лицензиясе юк, бездә бер җирдә дә сатмыйлар”, – дип җавап кайтарды. Шулай тагын 4-5 кешедән туктап сорасак та, ачык кына җавап ишетә алмадык. 

Аптырап, Тыңламас авылына да барып килдек. “Бездә күптәннән бетерделәр инде аны, Аллага шөкер. Юк, кибеттә дә, кешедә дә юк”, – дип кире бордылар юлда очраганнар. 

Әлеге сүзләр дөреслеккә туры килсә, мин чын күңелдән шат кына булыр идем. Шатланырга да, горурланырга да, үрнәккә алырга да урын бар. Кәзкәйлеләрнең бердәмлеге дә хөрмәткә лаек. Тик әлегә бу мәсъәләгә нокта куярга иртәрәктер. Сорауларыгыз, әйтер сүзләрегез булса шалтыратыгыз. Һәр авылның үз зары. Безнең телефон: 3-09-29, WhatsApp: 89869100154. Дөреслекне бергә юлларбыз.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: