Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Капка төбен кем чабарга тиеш?

2 июнь көнне район Советының кече утырышлар залында узган брифингта сүз шул хакта алып барылды.

Юл кырыенда, урамда, капка төбендә биек булып үскән үләнне кем чабарга тиеш? Апрель-майда чисталык ике айлыгы игълан ителгән иде. Аңа нәтиҗә 10-15 июньгә кадәр ясалачак. Һәрбер авыл җирлегендәге, район үзәгендәге чисталыкка бәя биреләчәк. 2 июнь көнне район Советының кече утырышлар залында узган брифингта сүз шул хакта алып барылды. Сөйләшүгә видеоэлемтә чаралары аша авыл җирлекләре җитәкчеләре дә кушылды.
Рәйхан Галимҗанова, район Советы рәисе урынбасары:

– Чисталыкны тәэмин итүдә шәхси йортларда яшәүчеләрнең гражданлык бурычлары мәсьәләсендә каршылыклы фикерләр дә ишетелә. Капка төбенә ком, төзелеш материаллары, йөрми торган техниканы саклауга кую тыела. Авылны да бизәми, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә дә комаучаулый. Кайбер капка төбе автостоянканы хәтерләтә. “Техника куярга ярамый, ә үләнне безгә чабарга кушалар”, – дип ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Телиме-теләмиме, халык үз капка төбен тәртиптә тотарга бурычлы.

Дилфат Сәлимов, район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе:

– 2017 елда һәрбер авыл җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре расланган иде. Төп нигезе итеп ТР Административ хокук бозулар кодексы алынды. Ихатаны, бинаның тирә-юнен тәртиптә тоту буенча гражданнарга нинди таләпләр куелуы күрсәтелде.

Капка алды территориясе кемнеке дигән сорау һаман саен күтәрелеп тора. Шәхси йортларга гына түгел, күпфатирлы йорт хуҗаларына да кагыла бу. Аларда торак милекчеләре ширкәте идарә итә. Компания милекчеләр исеменнән килешү төзи, 15 см дан биек үскән үләнне чабуны тәэмин итәргә тиеш. Шәхси йортларда яшәүчеләр исә үз ихатасыннан алып юлга хәтле, әгәр юл юк икән, 5 метр ераклыкка кадәр араны чиста тотарга бурычлы. Беренчедән, кеше үз-үзен сакларга тиеш. Икенчедән, капка төбендә яткан чүп-чар тирә-якны пычратып, ямьсезләп тора. Йорт яны территориясендә үлән 15 см дан биегрәк булып үссә, чара күрелергә мөмкин.

Капка төбендәге үләнне чаптым, ә нигә анда әйбер куя алмыйм дип әйтүчеләргә шуны җиткерәбез: төзекләндерү кагыйдәләрендә нәрсә куярга ярый, нәрсә ярамый икәне ачык күрсәтелгән. Йөрми торган техниканы тоту тыела. Төзелеш барган очракта төзелеш материалларын 6 айга хәтле куярга мөмкин, аның өчен авыл җирлегеннән язмача белешмә алынырга тиеш (вакытын озынайту өчен дә язмача рөхсәт сорала).

Кыш көне тар урамда карны олы юлга этеп чыгару, яки машина белән бүлеп куеп, кар чистартучыларга комачаулау очраклары да күзәтелә. Андый кешеләргә карата да административ чара күрелергә мөмкин. Бәйсез хайваннар, кош-корт ихатадан тыш урында йөрергә тиеш түгел. Һәр йортның күрсәтү билгесе күренеп торсын. Шәхси йортның, административ биналарның фасадлары 5 елга бер тапкыр капиталь яки агымдагы ремонт ясалырга, буялырга тиеш. Административ биналарда граффити бизәкләр булмасын. Юынтык су чокырлары урамга чыгарылмый. Бездә бу таләп үтәлмәгән очраклар да күзәтелә, әле алар тиешенчә капланмаган да. Бу, бигрәктә, урамда уйнаучы балаларга куркыныч тудыра. Җинаять эше ачылырга сәбәп чыкмасын иде. Люкларны чуен капкачлар белән капларга кирәк.

Административ беркетмәләр гамәлдәге законнар нигезендә төзелә. Эшләр районның административ комиссиясендә карала. 

Илһам Шәмсунов, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе:

– Кызганыч, чисталык икеайлыгы коронавирус пандемиясе чорына туры килде. Шунлыктан, халык белән күмәк төстә өмәләр үткәрелмәде. Үзизоляция чикләүләре азрак киметелгәннән соң, һәрбер хезмәт коллективы үз эшчеләре белән битлек һәм перчаткалардан чыгып, оешма яннарын, беркетелгән  территорияләрне чистартып, агач кәүсәләрен акшарладылар. Актаныш халкының яратып йөри торган чишмәләре чистартылды. “Теплосервис”, МНКТ оешмаларына, җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Алар су куя торган урыннарын ясап, тирә-ягын чүп-чардан арындырып, купшаклаган буяуларны яңартып чыктылар. ”Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” коллективы чәчәкләр утырту, үләннәрне чабуда зур өлеш кертә. Алар көче белән җәяүле тротуарлары, күперләр, аскы Актанышка төшүче баскычлар, Җиңү паркы, Мәдәният паркы, “Актаныш басмалары” скверы, сулык ярларының чисталыгы тәэмин ителә. Юл билгеләре яңартыла, машина юллары, җәяүлеләр кичүләре тамгалана.Бордюрлар буялды.

Күпфатирлы йорт яны ишегалларын тәртипкә китерү, балаларның уйнау урыннарын, җәйге спорт мәйданчыкларын төзек тоту, яшелләндерү, чәчәкләр үстерү “Яран” торак милекчеләр ширкәте карамагында. 
Шәхси хуҗалыкларда яшәгән авылдашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Күпләре әйткәнне дә көтмичә, тирә-якны җыештырып куйды. Ихата яннарын, капка алларын матурлап, чәчәкләр утыртып, яшәешебезгә ямь керттеләр. Агачлар утыртылды. Шулай да арада берничә граждан үзе яшәгән йорт янын тәртипкә китерүгә салкын карый. Үләнне без чабарга тиеш түгел, диләр. Һәрбер йортның матурлыгы капканың тышкы ягыннан башлана. Чүп үләне басып китмәсә, чәчәкләре утыртылса, капка-коймалары буялган икән, аның көзгесе-йөзе булып тора. 

Алда бәйрәмнәр күп, җәйгә кунаклар да кайтыр, Актанышның чисталыгына-матурлыгына сөенеп китсеннәр өчен, бергәләп аңлашып тырышлык куйсак иде. 

Алисә Мирзаянова, район административ комиссиянең җаваплы сәркатибе:

– Районның административ комиссиясе утырышлары кергән беркетмәләргә карап, даими төстә уздырыла. Административ комиссия райондагы тәртип, санитария-гигиена таләпләренә даими игътибар бирә. Авылларга рейдлар үткәрелә, аңлату эшләре алып барыла. Халыкның төрлесе төрлечә кабул итә. Кемнәргәдер икешәр-өчәр мәртәбә кисәтү ясарга туры килә. Капка алдындагы ватык техника, тиешсез чүп калдыклары, караучысыз йөргән маллар өчен кисәтүне беренче чиратта ясыйбыз. Кисәтүнең дә тәэсире юк икән, беркетмә төзибез. Комиссия утырышы үткәреп, административ чара күрелә. Штраф күләме 2 мең сумнан башлап 3 мең сумга кадәр. Ел дәвамында кабаттан комиссия утырышына чакырыла икән, 3 мең 500 сумнан башлап 5 мең сумга кадәр акчалата җәзага тартыла.

Назил Латыйпов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– Санитар чистарту икеайлыгы быел яшьләр арасында үзенчәлекле үтте. Тирә-якны чистарту акцияләре күбрәк онлайн форматта узды. Апрель-май аенда үзизоляция режимы барды, ә безнең яшьләр отрядларында мәктәп укучылары күпчелекне били. “Чиста авыл” дип аталган интернет конкурс оештырылды. “Чиста яр” акциясе быел онлайн рәсем бәйгесе белән истә калды. Әлбәттә, бернинди онлайн чараны физик эш белән чагыштырып булмый. Әмма бу безгә билгеле бер тәҗрибә-сынау бирде. Киләсе елларда акцияләрне ике форматта да уздырырга кирәк дигән фикергә килдек. Якын киләчәктә чисталык акцияләре урыннарга чыгып, яшьләр катнашында узачак. “Чиста яр” акциясен, бер айга кичектереп, июльдә үткәрүне планлаштырабыз. Актаныш сулыкларга бай. Табигатебез матур, шунлыктан чит төбәкләрдән ял итүчеләр дә күп килә. Һәрбер гражданин үз артыннан чистартып китәргә тиеш, әмма бу таләпкә битараф калучылар шактый. Агитация форматында фоторәсемнәрне интернет челтәрләренә урнаштырырга кирәк дип саныйбыз. Районда яшьләр структурасы булдырылды, безнең көч тагын да артты. Киләчәктә тирә-якны чистартуга яшьләр тагын да активрак кушылыр дигән теләктә калам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев