Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КАПКАСЫ ДА КАПКАСЫ!: Ә сезнең авыл капкалары тәртиптәме?

Актанышбаш авыл җирлегендә әлеге мәсьәлә шушы көннәрдә үк чишелеш тапты.

ТРның телләр турындагы закон үтәлешенә нигезләнеп,  урам атамалары, халыкка хезмәт күрсәтә торган объектларның, кибет-кафеларның исемнәре ике телдә язылырга тиеш.  Бу нисбәттән Актаныш районында да җанлы хәрәкәт алып барыла.

Җирлек башлыкларына да  авыл капкаларындагы язуларны  якын арада ике теллегә үзгәртеп бетерү бурычы йөкләнгән иде. Язгы өмәләр дәвамында һәр җирлек бу бурычны үтәп чыгар дип көтелә. 

Актанышбаш авыл җирлегендә әлеге мәсьәлә шушы көннәрдә үк чишелеш тапты.

Хәзер җирлеккә кергән һәркемне ике телдә язылган капкалар каршы ала. Димәк, актанышбашлылар шул рәвешле Ык буе авыллары Сабантуена да  әзерлек эшләрен башлап җибәргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев