Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ә кар һаман ява... (һава торышы)

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә башланган һәм хәзер дә ява торган юеш кар 24 март иртәсенә кадәр дәвам итәчәк. Алдагы түлекләрдә явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә башланган һәм хәзер дә ява торган юеш кар 24 март иртәсенә кадәр дәвам итәчәк.

Алдагы түлекләрдә явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана.

Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек суытты. Ә хәзер Кара һәм Урта диңгез тирәсеннән көньяк-көнбатыш циклон чыгу, аларның фронталь бүлекләре узу сәбәпле кар, юеш кар күзәтелә, температура акрынлап нульгә якынлаша.

Узган төндә 5-7 мм кар яуган. Көн дәвамында республика буенча урыны белән шулай ук көчле кар көтелә. Мондый көчле кар республикада алдагы төндә дә сакланачак.

Алдагы төндә Татарстанда 0-5 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.

25 мартта һава температурамы төнлә - 2-7, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.

Шимбә, 26 мартта, төнлә - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез - 2-7 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев