Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кар-буранлы февраль әкияти матурлык кына бүләк итсен

Бүгенге көн үзенең тотрыклылыгы белән юлчыларны, торак-хуҗалык хезмәтләрне сөендермәде. Юлай Низаев.

Ләкин, ни генә дисәң дә кыш хакимлек итә. Кышкы әкият вә сихрилек дәвам итә! Әмма көн саен бер көнгә кыскара... 


Бәйрәмнәр, истәлекле даталар 3 февраль көнне болайрак икән: Бөтендөнья норматив булмаган лексикага каршы көрәш көне. Табиб-хатын-кызлар көне. Хәбәрсез югалган кешеләр көне. Кишер торты көне.

Шулай ук, бүген мәртәбәле шәхесләр-танылган җырчы Вера Брежнева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыевның туган көннәре. Димәк, бәйрәмнәр котлы булсын.


 Күпләрне кызыксындырган сорау- "Нинди һава торышы көтә алда?"

Болытлы һава торышы калачак, җепшек кар яву, кайбер район җирлекләрендә буран. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Иртәгә юлларда бозлавык, кар көртләре булуы ихтимал, сак һәм игътибарлы булыгыз, дуслар.


 Халык әйтсә-хак әйтә дигәндәй- "3 февральдә салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр", "Иртүк кар яуса-игеннәр мул һәм тиз өлгерер".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев