Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КАР КАЙЧАН ЭРЕП БЕТӘР, ЯЗГЫ ТАШУ КАЙЧАН БАШЛАНЫР?

Быелгы яз нинди сюрпризлар алып килер, язгы ташу нинди булыр һәм Татарстанда җәй кайчан башланыр - шул турыда "Татар-информ" белеште. Кызганычка каршы, быел Татарстанга яз иртә килмәс. Хәзерге вакытта республикада салкын Арктика һавасы хакимлек итә. Матур яз безгә апрель башында гына киләчәк. Кыш буена төбәктә бик күп кар яуды, мартта...

Быелгы яз нинди сюрпризлар алып килер, язгы ташу нинди булыр һәм Татарстанда җәй кайчан башланыр - шул турыда "Татар-информ" белеште.
Кызганычка каршы, быел Татарстанга яз иртә килмәс. Хәзерге вакытта республикада салкын Арктика һавасы хакимлек итә. Матур яз безгә апрель башында гына киләчәк. Кыш буена төбәктә бик күп кар яуды, мартта да 30 мм дәрәҗәсендә кар явар, дип көтелә. Шуңа күрә белгечләр, бик көчле язгы ташу булыр, дип фаразлый.
Узган кыш ничек истә калыр
Татарстанда узган кыш күп карлы булды, температура гел үзгәреп торды. Кышның беренче аенда республикада һава темпертурасының уңай аномалиясе күзәтелде. Декабрьдә -8 градус урынына -4 градус кына булды. Гыйнвар температурасы исә нормадан 2 градуска югарырак булып, -12 градус тәшкил итте. Кыш бик карлы булды, февраль башында аеруча күп кар яуды. Ул вакытта бер тәүлек эчендә генә явым-төшемнең айлык күләме яуды. Кыш азагына температура кискен төште. Нормадагы -8...-10 градус урынына кышның соңгы көннәрендә -15 градус салкын булды.
"Быелгы кыш барысын да күрсәтте: республика территориясенә кыш башында Төньяк Атлантика һавасы йогынты ясаганда, җылы булды. Ә хәзер безгә Арктика һәм Себер һавасы тәэсир итә, шуңа күрә салкын. 26 февраль - кышның иң салкын көне булды. КФУ метеостанциясендә иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -23,5 градус күрсәтте", - дип сөйләде "Татар-информ"га КФУның Метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Кышның иң салкын төне
26 февральгә каршы төн 2017-2018 елгы кышның иң салкын төне булды. Авиатөзелеш районында термометр баганалары -29,4 градуска кадәр төште. Республика буенча иң түбән температура 120 ел элек теркәлгән булган.
"2011 елда бу төн тагын да салкынрак иде. "Казан-Сокол" метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Авиатөзелеш районында температура -31,7 градуска кадәр төшкән булган. Казан буенча бу көнгә абсолют рекорд -33,8 градус тәшкил итә. Шундый температура 1898 елда теркәлгән булган", - дип сөйләде Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
23 февральдән башлап, айның соңгы көннәре салкын булуы белән истә калды. Төнге сәгатьләрдә минималь температура -20...-25 градус тәшкил итте, аерым районнарда аязган вакытта -30 градуска кадәр салкын булды. Көндез термометр баганалары -10...-17 градустан күтәрелмәде. Уртача тәүлеклек температура исә нормадан 5-10 градуска түбәнрәк булды.
Февральнең шушы көннәрендә тагын да салкынрак һава торышы 2011 елда булган. Ул вакытта төнлә температура -25...-30 градуска кадәр төшкән, урыны белән -38 градус булган.
Иртә яз булмаячак
Аномаль салкын һава чоры февральнең икенче яртысында булды һәм ул март башында да дәвам итәчәк. Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, язның беренче аеның беренче декадасында Татарстанда һава температурасы нормадан 2-3 градуска түбәнрәк булачак һәм уртача -10 градус тәшкил итәр, дип көтелә. Тулысынча ай буена температура нормадан 0,5 градуска кимрәк булачак.
"Март кыш ае булачак. Язның соңарып килүе хәзерге вакытта республика Арктика һавасы йогынтысында булу белән бәйле. Шуңа күрә Татарстанда мондый түбән температура күзәтелә. Салкын һава торышы март уртасына кадәр сакланачак. Хәзерге вакытта салкын һава агымы бөтен Европа, Себер территориясендә хакимлек итә", - дип сөйләде КФУ белгече.
Климатик яз, гадәттә, 31 мартта гына башлана. Шул вакытта уртача тәүлеклек температура 0 градустан арта. Татарстан территориясендә кар катламы, гадәттә, 9 апрельдә эреп бетә. Язның беренче аеның икенче яртысында җылы һәм салкын дулкыннар булачак. Чын, матур яз республикада апрельнең беренче декадасында гына урнашачак. Нәкъ менә шул вакытта гына нык үзгәреш булачак.
"Мартта температура нормадан 0,5 градуска кимрәк булыр, дип көтелә. Республикада норма 5,7 градус салкын тәшкил итә. Явым-төшемнәр норма чамасында, 23 мм тирәсендә булыр, дип фаразлана", - дип өстәде Ирина Трущина.
Кыш буена республикада бик күп кар яуды. Шулай да, иң калын кар катламы мартта булачак. Язның беренче аенда 30 мм чамасы кар явар, дип көтелә. Бу кар эрегәндә, язгы ташу башланачак.
Күпьеллык мәгълүматларның уртача кыйммәтләре буенча, апрельдә уртача температура 6 градус, майда 15 градус уңай температура тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәк, соңгы өч ел Татарстанда метеокүзәтүләр тарихындагы иң җылы еллар булды. Уртача тәүлеклек температура 15 градустан узгач, җәйге чор башлана, дип исәпләнә. Соңгы елларда бу май уртасында ук күзәтелә.
чыганак: http://intertat.tatar/society/kar-kaychan-kar-erep-bet-r-yazgy-tashu-kaychan-bashlanyr/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев