Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә ике машинада ун кеше һәлак булган

Ханты-Мансийск - Нягань юлында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ун кеше һәлак булды. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу фаҗигане тикшерүне шәхсән үз контроленә алды. НТВ каналы журналистларына җирле полиция: "Беркем дә исән калмаган", - дип белдергән. Mazda6 һәм Renault Duster кара каршы бәрелешү нәтиҗәсендә...

Ханты-Мансийск - Нягань юлында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ун кеше һәлак булды. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу фаҗигане тикшерүне шәхсән үз контроленә алды.
НТВ каналы журналистларына җирле полиция: "Беркем дә исән калмаган", - дип белдергән.
Mazda6 һәм Renault Duster кара каршы бәрелешү нәтиҗәсендә ун кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булды. Маздада 1947 һәм 1975 елгы ике ир, 1982 елгы хатын-кыз, 2009 һәм 2017 елгы күкрәк баласы була.
Рено Дастерда 1976 елы ир, 1950 һәм 1976 елгы ике хатын-кыз, 2005 һәм 2013 елгы ике бала була.
Һәлак булучыларны Няганьга китергәннәр. Машиналарның берсендә ХМАОда, икенчесендә Ямал-Ненец автоном округында яшәүчеләр булганлыы билгеле.
Бу трассаны халык телендә "үлем трассасы" дип атыйлар - бу юлда аварияләр еш була. Машиналарның икесе дә зур тизлектә хәрәкәт иткән булса кирәк. Мазданың да, Реноның да алгы өлеше бөтенләй юк диярлек. Юлның бу өлеше тайга аша уза. Машиналарның берсе каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Әмма кем гаепле икәнен полиция әлегә әйтергә кыенсына - чөнки ике машина да танымаслык хәлгә килгәннәр.
материал һәм фотолар http://intertat.tatar/hewef_heter/berkem-d-is-n-kalmagan-kara-karshy-b-relesh-n-ti-send-ike-mashinada-un-keshe-lak-bulgan-video/нан алынды
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев