Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Телне йотарлык Карга боткасы: Бүген район халкы яз хәбәрчесе сыеннан авыз итте

1 май, Яз һәм хезмәт бәйрәме безнең Актаныш халкы өчен, беренче чиратта, Карга боткасы көне ул. Балачакта иң көтеп алган бәйрәм табигатьтә учак ягып, казанда ботка пешерү, ботка белән яз хәбәрчеләре-каргаларны сыйлау белән истә калган.

                        Район җитәкчелеге халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән йолаларына, гореф-гадәтләренә сак карашта.

Быелгы Карга боткасы аеруча үзенчәлекле оештырылды. Бәйрәмгә кадәр барлык балалар бакчалары Карга боткасына күчтәнәч җыю йоласын үткәрде. Нәниләр тәрбиячеләре белән  Карга боткасына әзерләнде: нәкъ элекке вакыттагыча өйдән-өйгә кереп көн сыен пешерү өчен  ярма, сөт, май җыйды. Өлкән яшьтәге апа-абыйларга балалар йоладагыча такмак әйтеп, җырлар җырлап күрсәттеләр. Бу тамаша әби-бабайларны гүя балачакка кайтарды. Күңелләре кузгалган өлкәннәр җыр-биюләргә үзләре дә кушылды, нәниләргә татлы күчтәнәчләр  өләште.


                   Бүген исә ярма җыйган балалар әти-әниләрен, әби-бабайларын ияртеп "Бүләк" чаңгы базасына килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева халыкны бәйрәм белән котлады. 

-  Авыл җирлекләрендә дә, район үзәгендә дә Карга боткасына әзерлек алдан ук булды. Халкыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан әлеге чараны яңарттык. Бүген Карга боткасы бәйрәме район үзәгендә генә түгел, барлык авыл җирлекләрендә матур итеп үткәрелә. Балалар бу бәйрәмне үзләре оештырды дисәк тә була. Балаларның күңелләре күтәренке, йөзләре көләч булсын дип телибез,- ди Ләйсән Фоат кызы.


             Балалар иҗат үзәге коллективы Карга боткасы йоласын балаларга җыр-биюле тамаша, сорау- җавап , сүз уйнату, тапкырлыкны үстерә торган уеннар аша аңлатты.

Уеннарның үзәгендә нәниләр үзләре. Талантларын күрсәтеп җырлар башкардылар, матур итеп шигырьләр сөйләделәр.

               Бераз читтәрәк, туган якка яз алып килгән карга сыны артында мул табыннар әзерләнгән. Учакта ботка пешә, аның янына кайнар коймаклар, хуш исле чәй дә бар. Актанышның мәгариф оешмалары- балалар бакчалары, мәктәпләр чатырлар корып бәйрәм кунакларын кабул итте. Берәү дә каргага дигән боткадан мәхрүм калмады. Тәмле телле, итәгатьле апалар һәркемне сыйлап, теләүчеләргә тагын боткалар өстәп хөрмәт күрсәтте.

             Кояшлы көндә,саф һавада учакта пешкән боткадан авыз иткән балалар янә уен мәйданына ашыкты. Биредә иҗат үзәге педагоглары оештырган уеннарда малайлар-кызлар кабат көчләрен сынады, аттракционнардагы таулардан шуды, батутта сикерде. 

Карга боткасы безнең балалар хәтерендә дә иң күңелле мизгелләр белән истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев