Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КАРТ АВЫЛЫНЫҢ ИҢ ОЛЫ КАРТЫ: Әмир Давытовка бүген 95 яшь

Бүген, 15 ноябрьдә Карт авылында яшәүче Давытов Әмир Давыт улына 95 яшь тулды.

Юбилярны олуг бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев котлады. Илшат Илфат улы 95 яшәребезгә Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатларын тапшырды.

Әмир Давыт улы гомер буе авылда, хуҗалыкта хезмәт куйган ил агасы. 


Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Әмир абыйның сугыш чорында һәм аннан соң куйган хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде. Нәкъ менә алар буыны тылда армый-талмый эшләүчеләр, Җиңү көнен якынайтучылар. 

Әмир абый хатыны Кифая белән бик матур, тату 69 ел бергә яшиләр. Кызганыч, Кифая апа моннан 6 ел вафат булган.

Әмир абыйны социаль хезмәткәр Физәлия ханым тәрбияли. Бүгенге бәйрәм табынын да ул әзерләшкән. Әмир бабайның апасының оныгы Люция белән ире Идел дә юбилейда иң изге теләкләрен теләделәр.

Соңгы көннәрдә авырып торгач, Уфадан ук кайтып бабайны карап торганар.  Шөкер, Әмир абый заман авыруын җиңеп чыккан. Кәефе көр, күңеле күтәренке.

    Бик авыр чорлар кичерергә туры килә героебызга юбилей тәхетенә күтәрелгәнче. Биш балалы түгәрәк гаиләнең репрессия чоры олы бәхетен урлый. Әтиләренә нахакка гаепләп, "Халык дошманы" дип яла ягалар. Атып үтерәләр. "Этебезгә кадәр алып чыгып киттеләр", - дип әрнеп сөйләде бу хакта Әмир бабай. Әниләре белән җир казып, землянкада яши башлыйлар. Өстәвенә әллә күпме налоглар түләү җаннарына төшә.

Хәзерге көне, Аллага шөкер, Әмир абыйның. Ул бу хакта кунакларга да кат-кат әйтте. Үзен зурлап килгән район җитәкчелегенә олы рәхмәт хисләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев