КАЯ БАРА БУ ДӨНЬЯ: Актаныш районындагы авыр гаиләләрнең яшәү рәвеше күңелгә шом сала
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары җирлекләрдәге социаль яктан авыр гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышуын дәвам итә. Узган атнада алар Такталачык һәм Чалманарат җирлекләрендә булдылар.
Әлеге гаиләләрдә булып кайтканнан соң, шактый гына кулыма каләм ала алмыйча йөрдем. Күргән хәлләр күз алдыннан китмичә, әле дә йөрәкне әрнетеп тора. Мондый шартларда да яшәп һәм бала тәрбияләп була микәнни соң, дигән уйлар күңелдән китми.
... Хатын-кыз – дөнья тоткасы, дияргә яратабыз. Хатын-кыз булган җирдә дөнья ямьле, нурлы, дибез. Ир кеше үзе генә торган йортка кергәч тә, хатын-кыз кулы тимәгәне сизелеп тора, дигән булабыз. Тормышта исә киресенчә дә була икән. Такталачык авылында Р.Д.лар яши торган йортның ишеге бикле булгач, Чалманарат авылындагы туганы Р.М. ларга киттек. Урам капкасын ачып керүгә үк күз күргәннәрне язарга хәтта сүзләр җитмәс кебек. Мондый ихаталарны без гадәттә кинолардагы ташландык авылларда гына күрә идек. Ерак барасы юк икән бит. Үзебезнең районда шулай яшәп ятучылар бар. Ишек алдын узган ел үскән әрем, әрекмән куралары белән бергә быел инде шактый үсәргә җитешкәннәре “бизи”. Сарай, лапас ише әйберләрне аера торган түгел, алар бер якка кыйшаеп төшкәннәр. Капка төбеннән үк кирәкмәгән чүп-чар өелгән. Шулар арасында егылып калмаска тырышып, өй эченә үттек. Биредә дә өй алдыннан ук тәртипсезлек – өелгән төрле әйберләр, кием-салым каршы алды. Идәнгә исә аяк киемен салып баса торган түгел. Идән җәймәсенең төсе дә беленми, андагы чүп-чарны соскылап җыеп түкмәле.
– Бакчадагы эшләрне эшләп, өй җыештырырга җитешә алмадым әле, – дип каршы алды безне Р. – Эштән кайттым гына.
Мондагы шапшаклык кичә, бүген генә җыелмаган шул.
– Электән килгәндә биредә хәлләр тагын да хөртирәк иде, идәнгә асылынып төшкән ут чыбыклары аша көчкә атлап кергән идек, – диеште комиссия әгъзалары. – Бу юлы әз булса да алга китеш сизелә.
Моннан да начаррак, дигәнне һич кенә дә күз алдына китерә алмадым. Әлеге гаиләдә 13 һәм 11 яшьлек ике кыз тәрбияләнә. Аларның берсе өйдә иде.
– Сезнең чиста, җыештырылган өйдә яшисегез килмимени соң? – дибез аңа. Ул бала, кыенсынып, башын аска иде.
Ә бит бу яшьтә инде кызлар рәхәтләнеп идән себерә, юа, әйберләрне тәртипләп тезеп куя ала. Димәк, аларга моны кечкенәдән үк өйрәтүче, төшендерүче юк. Алар да, әниләре шикелле, чисталык, дигән төшенчәне белми үсәләр бит. Югыйсә, әлеге кызлар киләчәктә гаилә корасы, үзләре дә әни буласы кешеләр. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, диләр шул. Чип-чибәр, сәламәт, 39 яшьлек хатынның шулай пычракка батып ятуын, шуңа иренең дә канәгать булып торуын һич аңлап булмый. Югыйсә, эчүчелек белән дә шөгыльләнә торган хатын-кыз түгел ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Ләйсән
Нурлыева да биредәге балаларны кызганудан ачынып, Р.гә ике көн эчендә өен җыештырырга кушты.
– Әгәр җыештырмасаң, балаларыңны вакытлыча приютка җибәрәчәкбез. Кайчан өегезне һәм ихатагызны җыештырасыз, шул вакытта гына балаларыңны кире кайтарырбыз, – диде.
Кабат Такталачык авылында яшәүче Р.Д.ларга юл тоттык. Юлда очраган тормыш иптәше И. белән ихатага уздык. Өйнең тоткасы да булмаган ишеге бикле.
– Ачкычны Р. алып киткән, – ди.
Күпне күргән комиссия әгъзалары икенче яктан кереп була торган ишекне ачтырып, эчкә үтте. Биредә дә шул хәл. Ишек төбеннән үк башланган тәртипсезлек, юылмаган, чүпкә баткан идән, җыештырылмаган урын-җир...
– Җыештырмый бит, – дип, җилкәсен селкетте И. Шул вакытта тормыш иптәше Р. да кайтып җитте.
–Нишләп өеңне җыештырмыйсың? – дигән сорауга:
– Урыннар җыештырылмаганмы? Нишләп җыештырып куймадың? – дип, иренә кычкырды.
Менә сиңа мә! Аның әлеге сүзләреннән соң ни көләргә, ни еларга белмәдек. Димәк, бу гаиләдә иргә карата хөрмәт хисләре шул дәрәҗәдә генә икән. Өстәвенә, Р.нең эчештерә торган гадәте дә бар икән. Ләйсән Нурлыева боларга да шимбә көнне кабат киләм, диде.
Түбән Гәрәй авылында яшәүче Д.Т.нең өендә дә сөенечле хәлләр каршы алмады. Кечкенә генә өйдә басып торырга да урын юк дәрәҗәсендә. Бар җиргә әйбер өелгән. Юньләп җыештырылмаган. Әлеге гаиләдә дә бер кыз тәрбияләнә.
– Мин эчеп йөрүче кеше түгел. Ни өчен мине исәпкә куйдыгыз? Әнә, эчкечеләрне куегыз, – дип, үзенең ризасызлыгын белдерде ул.
Аңа бала тәрбияләр өчен шартлар булырга тиешлеген, өйне җыештырырга кирәклеген аңлатырга тырышып карасак та, ул бу сүзләрне кабул итәргә теләмәде.
– Бу өйгә бер тиен дә акча тыкмыйм. Яңа өйгә акча җыя башлыйм, – диде ул. Әмма комиссия әгъзалары инде бу сүзләрне күп тапкыр ишеткәнлектән, ул яңа өйнең беркайчан да булмасын белгәнгә, бәлки, дәүләттән ярдәм кирәктер, дигән сүзләргә дә:
– Нәрсә, минем баламны алырга телисезме, тагын нинди гаеп тагасыз? – дип, тавыш күтәрергә тотынды.
Болай итеп бер нәрсәгә дә ирешеп булмаганын аңласын иде дә ул... Ни дисәң дә, авыр тормыш шартларында калганнарга социаль яклау бүлеге аша күпмедер ярдәм итү мөмкинлеге булдырылган. Шушы мөмкинлектән файдалану өчен йөрергә, сорарга кирәк бит.
Әлеге хатын-кызлар яшәгән өйләрдән соң, Шәбез авылында гомер итүче, ялгызы гына бала тәрбияләүче С. Г.ның өенә кергәч, гаҗәпләнүдән берара сүзсез тордым. Бар җире тәртип белән җыештырып куелган. Идәннәрендә бер чүп юк. Үзе исә, ремонт башлаган идем, бик җыештырылмаган инде, дип, кыенсынып тора. Их, С. абый, Сезгә алда кергән өйләрне күрсәтергә иде. Болай итеп дөнья көткәч, афәрин генә.
Такталачык авылында яшәүче, ялгызы бер ул тәрбияләүче И.Ә.нең дә өен җыештырылмаган, дип булмый. Биредә алар белән 91 яшьлек әтиләре дә гомер кичерә. Без кергәндә өчесе дә өйдә иде. 12 яшьлек улы И.нең тәртибе бик яхшы булмаганга зарлана әтисе. Тыңламый, чыгып китә, ди. И.нең үзе белән сөйләшеп, әтисен тыңларга кушылды, әгәр тыңламаса, башка чара күреләчәге хакында кисәтелде.
Калмаш авылында яшәүче Ф.Г.ләрдә дә булып, аларның да яшәү шартлары белән таныштык. Аның тормыш иптәше Р. эчеп, эше комиссия утырышында каралган иде. Хәзер эчмим, диде ул. Аларга да даими күзәтүдә булачаклары искәртелде.
Материалны газетага бирер алдыннан Ләйсән Нурлыева белән элемтәгә кереп, шимбә көн югарыда телгә алган гаиләләрдә булуы белән кызыксындым.
– Чалманарат авылында яшәүче Р.М.ләрнең идәненә линолеум җәелгән булган икән. Аның линолеум икәне бераз күренә. Артык, ташлыйсы чүпләрен капчыкларга тутыра башлаганнар. Ә Такталачыкта яшәүче Р.Д.лар идән җәймәләрен ишек алдына чыгарып ташлаганнар. Аны юмыйча өегезгә кертмисез, дидем. Тагын бер атнадан барып карыйм, дидем, – дип хәбәр итте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев