Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Кайда бердәмлек, шунда җиңү» - Гөлгенәбезгә ярдәм кирәк

2019 елның 30 июнендә Гөлгенә Сафина имтиханга барган чагында юл һәлакәтенә очраган. 19 яшьлек кыз бүгенге көндә Испаниядә комада ята. 1 айга 1,5 миллион сум акча кирәк. Гөлгенәгә ярдәм итү максатыннан бик күп танылган кешеләр флешмобка кушылды.

«Гөлгенә, без синең белән», — дип барысы бергә шигырь укыдылар флешмобның катнашучылары.

Катнашучылар арасында Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фаттахов, юмор остасы Җәвит Шакиров, җырчылар Ләйсән Гыймаева, Гөлназ Закирова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Алмаз Мирзаянов, Винарис Ильегет, Зөлфәт Зиннуров, Рөстәм Сәрвәров, актер Илнур Закиров, скрипкачы Динә Закирова, композитор Айдар Тимербаев, блогерлар Рәфис Атаказ, Татар Малай бар.

Әлеге флешмобта катнашкан җырчы Ләйсән Гыймаева да видеоны Инстаграм битенә урнаштырган. «Тамчыдан кул җыела. Бергәләп булышыйк, дуслар! Барысы да яхшы булыр, Аллаһ бирса. Кайда бердәмлек - шунда җиңү», — дип язган җырчы.

«Гөлгенәбез өчен бөтен ил халкы күтәрелде, Аллаһка шөкер. Бу кадәр игелек җирдә ятмас, бик тиздән Гөлгенәбез аякка басып, йөгереп кайтыр, Аллаһ бирса. Бу видеода катнашкан һәрбер олы йөрәкле шәхесләребезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез! Кайда бердәмлек - шунда җиңү! Тамчыдан чынлап та күл җыела. Аны савыктыру өчен бу котычкыч сумманы бергәләп жыячакбыз, Аллаһ бирса. Әлбәттә, сезнең ярдәм белән. Бу видеоны таратырга булышыгыз, дуслар! Мин сокланам сиңа, кешелек!» — дип язган үзенең Инстаграм битендә Рүзәл Минһаҗев.

Реклама

Инстачылар да җылы теләкләрен теләгәннәр.

«Исән-сау терелсен! Ярдәм итәм. Исән-сау булыйк! Шундый кыен вакытта Аллаh калдырмасын безне», «Аллаh Тәгалә ярдәменнән ташламасын», — дип язган алар.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев