Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кайда ялган аракы саталар, хәбәр ит

Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә канун бозулар турында өйдән чыкмый гына хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү дә җитә. Һәр ышанычлы мәгълүмат өчен матди бүләкләү каралган. Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Хәзер бу...

Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә канун бозулар турында өйдән чыкмый гына хәбәр итәргә мөмкин.
Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү дә җитә. Һәр ышанычлы мәгълүмат өчен матди бүләкләү каралган.
Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Хәзер бу эшкә халыкны тарту күздә тотыла. Легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары турында хәбәр иткән татарстанлыларны 1 мең сумнан 3000 сумга кадәр акчалата бүләкләү каралган. Мәгълүматы дөреслеккә туры килеп, закон бозучы административ җаваплылыкка тартыла һәм 10 литрдан алып 100 литрга кадәр спирт, алкогольле яки составында спирт булган продукция конфискацияләнә икән, түләү 1000 сум тәшкил итәчәк. 100 литрдан артык эчемлек конфискацияләнгән очракта - 2000 сум түләнә. Ялган аракы сатучы җинаять җаваплылыгына тартыла икән - хәбәр итүче 3 мең сум алачак.
Белдерү хатларын түбәндәге категорияләр буенча юлларга мөмкин:
"Сату кагыйдәләрен бозу" (алкогольне 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькәчә сату) балалар, белем бирү, медицина учреждениеләренә янәшә территорияләрдә хәмер сатучы предприятиене ачыклау; алкоголь продукциясен стационар булмаган сәүдә объектында лицензиясез сатуны гамәлгә ашыру; контрафактлы алкоголь продукциясе сату; составында спирт булган эчемлекләр сату;
"Җәмәгать туклануы" предприятиесенең алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе (булу яки булмау); алкоголь продукциясе белән сату иткән җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина оешмалары янәшәсендәге территориядә урнашуы;
"Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне канунсыз җитештерү һәм аның әйләнеше" яшерен, лицензиясез хәмер җитештерү (подвалларда, гаражларда һәм башка урыннарда), алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне зур күләмдә сыешлыкларга тутыру, эшкәртү; легаль булмаган алкоголь продукциясен ташу (контрабанда, шул исәптән чит илләрдән дә) турындагы мәгълүматлар.
Урыннардагы вәкаләтле затлар мәгълүматларда күрсәтелгән кагыйдә бозулар буенча тиешле тәртиптә тикшерүләр үткәрәләр. Хокук бозуларга бәйле фактлар расланганнан соң Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итүчеләргә акчалата бүләкләүләрне тапшырачак.
ГИСка шикаять язганда сәүдә объектының, хуҗалыкның яки ялган продукция фотосын да тәкъдим итү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев