Актаныш

Кайнанам мине карак дип уйлый бугай

Минем әле бу хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк. Ирем дә белми эчемдә менә мондый утлар янганны. Әниләргә әйтмим дә әйтмим инде – аларны борчуга саласы килми. Сөйләсәм, нәрсә буласын күз алдыма да китерә алыйм. Ялгышудан да бик каты куркам. Бәлки, менә бу сезгә сөйләргә теләгән әйберләр миңа гына тоеладыр, бәлки, бу бер очраклылык кынадыр? Үзем уйлап та һич очына чыга алмыйм. Читтән яхшырак күренер дип сезгә язып карарга уйладым. Үзем язам, үзем болай уйлап ялгышсам ярар иде дип телим.

Ирем белән без өйләнешкәнгә әле бер ел да юк. Алар гаиләдә ике туган гына: ул да апасы. Ирем – төпчек бала, апасы белән яшь аермалары да шактый зур, ун елга якын. Апасы Мәскәүдә яши, гаиләсе, ике баласы бар. Алар авылга бик сирәк кайталар, күбрәк җәен, балаларның каникуллары вакытында гына. Ә без менә Казанда гына яшибез, якында. Шуңа күрә бик еш кайтып йөрибез. 
Мине алар гаиләсендә начар каршы алдылар дип зарлана алмыйм. Башка киленнәрне кебектер инде. «Кызым» дип әйткән кеше юк анысы – исемем белән генә дәшәләр. Мин үзем дә әллә нигә өметләнмим. Дус кызларымның кайнаналары белән мөнәсәбәтләрен күреп, ишетеп торам бит. Аларга карап: «Минеке әле шөкер», – дип йөри идем моңарчы. 
Башта беренче очракны сөйлим. 
Ул юлы кайтуда мин аларга яңа алган җәйге күлмәгемне киеп кайткан идем. Бик яратып алдым мин ул күлмәкне, зәңгәр төстә, озынлыгы да мин теләгәнчә булды. Бәясе дә ул кадәр кыйммәт түгел. Кайнанам күлмәгемә ишектән керүгә игътибар итте. «Бик матур булган», – диде. Мин аның ул сүзләренә сөенеп тә куйдым әле. 
Өйдә үзебез генә калгач, ул миннән: «Күлмәгеңне күпмегә алдың?» – дип сорады. «Биш меңгә алдым.  Артык кыйммәт түгел бит?» – дидем. «Юк, уртача бәя. Хәзер арзан кием юк инде», – диде ул. Тик күреп торам – үзенең нигәдер кәефе китте. Мин шунда ук аннан: «Әни, нәрсә булды?» – дип сорадым. Өйдән 5 мең акча югалган, шуңа борчыла икән. 5 мең аз акча түгел бит – идәнгә төшеп кенә югала алмый. Аптырап калдым. Пандемия аркасында авылда бит соңгы вакытта кеше бер-берсенә керми диярлек, күбрәк капка аша гына сөйләшәләр. Кайнанамнарга да кергән-чыккан кеше юк. Үзе дә шулай диде. Аннары: «Соңгы вакытта сез генә кайттыгыз», – дип өстәде. Аның бу сүзенә ул чакта игътибар да итмәдем. Бездән шикләнәдер дигән уй башыма да кермәде. Шундый беркатлы инде мин. Ахырда ул миңа бу хакта иремә әйтмәскә кушты. «Аны да борчымыйк инде», – диде. Ул кушмагач, әйтмәдем инде. Икенче кайтуда: «Теге акча табылмадымы?» – дип сорадым. «Юк, табыла торган җиргә китмәдеме бугай инде ул», – дип җавап бирде.
Инде узган атнада тагын шундый ук хәл килеп чыкты менә. Барысы да җәй көнендәге кебек кабатланды. 
Көзге яңа куртка алган идем – шуны киеп кайттым. Әллә нәрсә түгел инде, әмма үземә килешә. Бәясе дә 10 мең генә. 
Ирем әтисе белән күрше авылга иген алырга киткәннәр иде. Әни шул вакыт тагын яңа курткам турында сүз кузгатты. «Бик матур булган, күпмегә алдың?» – ди. Ничек бар – бәясен шулай әйттем. Ә ул тагын җәй көне әйткән сүзләрен кабатлады: «Ә безнең өйдән тагын акча югалды әле», – ди. Бу юлы 10 мең ди. Бигрәк күп бит! «Әни, ул акчаны кем алырга мөмкин соң? Өйгә чит кеше кергәне бармы? Берәрсеннән шикләнәсеңме?» – дим. «Сездән башка безгә кайткан, кергән кеше юк инде», – диде ул. «Бездән шикләнмисеңдер бит?» – дип кайтарып сорамадым. Алай дип сорарга уема да килмәде шул. Ахырда ул тагын: «Өйдәгеләргә әйтмик инде, яме, икәү генә белик», – диде. Аңа ничек каршы әйтим, тагын ризалаштым инде.
Кичә күптән күрешмәгән дус кызым белән очраштык. Аның инде баласы бар, бик еш күрешеп булмый хәзер. Сүз иярә сүз чыгып, аңа бу хакта да  сөйләдем. Ул шаккатты. «Соң кайнанаң синнән шикләнә бит! Шуны да аңламадыңмы?» – ди. Минем хәзер башыма кайгы төште. Бер карасаң, шикләнергә урын да бар бит. Аларның 5 мең акчасы югалган – мин 5 меңлек яңа күлмәк киеп кайттым. 10 меңнәре югалган һәм мин нәкъ шул көннәрдә 10 меңгә яңа куртка алдым. Куртканы премия акчасына алганны әйтмәдем бит әле мин сезгә. Мин бер төзелеш оешмасында эшлим, төзүчеләр көненә премия биргәннәр иде, шуны саклап торган идем. Аны ирем дә бик яхшы белә. Гомумән, аңа әйтмичә яңа кием алганым юк – нәрсәдер кирәк булса, бергә киңәшләшеп алабыз.
«Дөрес, әнисе улыннан да шикләнергә мөмкин. Бәлки ул шуңа күрә аңа әйтмәскә кушадыр? Ә, бәлки, акчасын  бөтенләй югалтмагандыр да, сине генә сынап каравыдыр?» – ди дус кызым. Алай булырга да мөмкинме икән? Үзем мондый хәлне берәүдән дә ишеткәнем юк иде. Иремнең әнисе акчасына кагылганына гомер ышанмыйм. Аның хезмәт хакы зарланырлык түгел. Кеше почмагында тормыйбыз – минем әбидән калган квартирда яшибез. Машинабыз да бар. Авылдан ит-бәрәңге алып килсәк тә, иремнең әти-әнисеннән моңарчы акча сораганыбыз булмады. Нәрсәгә сорыйк, әлегә үзебезнеке үзебезгә җитә бит.  
Инде миңа нишләргә, үземне ничек тотарга икән? 
Дус кызым: «Тагын берәр яңа кием киеп кайтып кара. Шул ук хәл кабатланса, ирең белән сөйләш, аңа әйт», – ди. 
Исемемне язмыйм, ачуланмагыз. 
Казан.
 

Чыганак: "Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: