Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“КАЙНАР” ТЕМА: Үзара салым акчасы – бармы аның файдасы?

Хакимият бинасында оештырылып килүче брифингның чираттагысы җирлекләрдәге үзара салым акчаларының тотылышына багышланып, аның эшендә Иске Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Аеш авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә үткән чарага башка авыл җирлекләре башлыклары видеоэлемтә аша кушылды. 

Гражданнарның үзара салым акчалары бүген авыл җирлегендәге шактый эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда аның нәтиҗәләре дә сөендерә: авыллардагы зиратлар тәртипкә китерелде, урамара юлларга ком-таш түшәлде, чишмәләр төзекләндерелде, балалар мәйданчыклары сафка басты, әлеге акчалар бәрабәренә шактый җирлекләр су скважиналарын лицензияләүгә иреште... Саный китсәң, башкарылган эшләрне барларга кул бармаклары гына җитми. Әмма алга таба планлаштырылган эшләр тагын да күбрәк. 

Шунысын искәртү зарур, халыктан җыелган акчалар үзара салым җыю турындагы карарларда күрсәтелгән җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылырга тиеш һәм алар башка максатларда тотыла алмый. Бу эшнең үтә күренмәлелеге дәүләт тарафыннан да контрольдә тотыла.

Соңгы елларда бу юнәлештә шактый отышлы тәҗрибә тупланып килә: хәзер  җирлектә башкарылачак эш төрләре  конкурска куелып, төзекләндерү эшләре белән тендерда җиңеп чыккан оешма шөгыльләнә.  Ягъни, үзара салым акчасына тәгаенләнгән бер генә эш тә конкурс аша үтми генә башкарылмый. Аңлашылганча, шушы рәвешле оештырылган эш тотылган суммаларда хилафлыклар китереп чыгудан саклый. Бары тик конкурска куелып, бюджеттан акчалар чыгарылгач кына, теге яисә бу эш төре башкарыла. Шунысы да игътибарга лаек, болай эшләү җирлекләрдәге үзара салым акчасына шактый экономия ясарга мөмкинлек бирә. Мисалга, Актанышбаш авыл җирлеге җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендәге барлык эшләрен дә конкурска куеп бетерүгә ирешкән. Шуның бәрабәренә халыкның 130 000гә якын акчасы янда калган. 

Рәйхан Галимҗанова брифинг барышында быел Актаныш районы буенча тупланган үзара салым акчасының күләмен дә атады - 52 979 000 сум. Билгеле, һәр җирлек үз акчасын үзенә тота. Бүгенге көндә районның 20 130 000 сум үзара салым акчасы конкурска куелган, ягъни район буенча шушы кадәр суммага эш бара. Тагын 32 млннан артык акча үз чиратын көтә. Нигездә җирлекләрдә масштаблы эшләр җәйге-көзге чорда – һава шартлары уңай булганда башкарыла. Бу нисбәттән район башлыгы урынбасары җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп,  планлаштырылган эшләрне тизләтергә кирәклеген азсызыклады. 

Бүгенге көндә Чуракай, Аккүз, Пучы, Татар Ямалысы, Мәсәде, Аеш, Усы җирлекләрендә башкарыласы эшләрнең яртысы конкурска куелган, Чалманарат, Иске Кормаш җирлекләре дә бу юнәлештә максатчан эш алып бара. 

Брифингта катнашкан авыл башлыклары үз җирлекләрендә башкарылган эшләр буенча тәфсилле анализ ясады. 

Сүз дә юк, район җирлекләрендә үзара салым акчасының файдасы әйтеп бетергесез зур. Җирлек башлыклары үзләре дә аның җирлеккә саллы ярдәм булуын билгеләп үтә. Шул ук вакытта хакимнәр авыл халкыннан аңлау да көтә: барлык эшләрне дә берьюлы  башкарып чыгу мөмкин түгел. Быел бер урамда нинди дә булса эш башкарылса, икенче елга чират икенче урамга җитә. Шуны кабул итәргә генә кирәк. Аннан килеп, үзара салым программасы гамәлдә булмаса, бер генә җирлектә дә дә бу кадәр эш башкарылмас иде. 

Соңгы елларда авыллардагы уңай үзгәрешләрне  күрү барыбыз өчен дә куанычлы, кайткан кунакларга да сокланырга, биредә яшәүчеләргә дә горурланырлык җирләребез бар. Үзара салым акчасының да файдасын райондашларыбыз үз урамнары, авыллары мисалында күреп тора. Киләчәккә тагын да өметлебез зурдан, халкыбызының гозерләре, мөрәҗәгатьләре үтәлер, -ди алар бертавыштан. 

Шуны да истән чыгармаска кирәк: үзара салым акчалары - халык тарафыннан җыелган иң саф акчалар. Ул акчалар бары тик чиста куллар аша гына үтәргә тиеш. Халык – авыл башлыгына, авыл башлыгы халыкка ышанганда гына куелган максатларга ирешергә мөмкин. Бу уңайдан Рәйхан Галимҗанова да җирлек башлыкларына авыл халкы белән даими рәвештә килешеп, аңлашып эшләргә киңәш итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев