Актаныш

КАЙСЫ ДӨРЕС: Товардагы бәяме, чектагысымы?

Шул магазиннарны берәр кеше тикшерер микән? Бүген акция дигән җирдән балаларга йогурт жыйдым, 679 сумга. Мин 4 бала анасы, иң кечкенә кызым 10 айлык булганга, кулымда күтәреп торып, чекны карый алмадым. Кайткач чекны карасам, анда акциянең "а" хәрефе дә кермәгән. Мин авылдан, товарны кире китереп тормадым. Анда ике мәртәбә кыйбат...

Шул магазиннарны берәр кеше тикшерер микән? Бүген акция дигән җирдән балаларга йогурт жыйдым, 679 сумга. Мин 4 бала анасы, иң кечкенә кызым 10 айлык булганга, кулымда күтәреп торып, чекны карый алмадым. Кайткач чекны карасам, анда акциянең "а" хәрефе дә кермәгән. Мин авылдан, товарны кире китереп тормадым. Анда ике мәртәбә кыйбат сатканнар дип, ничек итеп баланың авызыннан тартып алыйм ди инде? Бары тик ник халыкны алдыйлар дигән сорау туа? Халык керми башлый бит магазиннарыгызга!!!
Мондый эчтәлектәге язмалар еш очрый. Шуның өчен, әлеге хатка җавап бирүен үтенеп, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсенә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районындагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде:
- Чыннан да, кибетләрдә, супермаркетларда кулланучыларның товарларына кассада алган акча сату залындагы товарның күрсәткечкә куелган бәясе белән туры килмәү очраклары бик еш күзәтелә. Кассирга бу хакта әйткәч, алар аны сату залындагы күрсәтмә бәяләрне үзгәртергә өлгермәүләре белән аңлаталар. Ә касса компьютерында яңа бәяләр үз вакытында кертелгән була. Мондый очракта кулланучыга нишләргә? Кем хаклы? Товарга кыйммәт бәя белән түләү кирәкме?
Мондый хәлгә юлыккан очракта кулланучыга сату залындагы товарның бәясен фотога төшерергә һәм кибет администраторына мөрәҗәгать итәргә, килеп туган аңлашылмаучылыкка ачыклык кертүен сорарга кирәк. Сез, кагыйдә буларак, товарны ценникта күрсәтелгән бәя белән сатып алырга хаклы, һәм сатучының шул бәядән сатуын сорарга кирәк. Ценник үз вакытында алышынмауда кулланучының гаебе юк.
Чөнки Рәсәй Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 1992 ел, 7 февральдә чыккан №2300-1 санлы Законының 1 нче пунктының 10 нчы маддәсе нигезендә, җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товар турында, шул исәптән товарның бәясе, аларны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итәрдәй шарт тудырып, күрсәтелгән эшләр, хезмәт өчен кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматны үз вакытында җиткерергә тиеш.
Шул рәвешле, Сезнең законлы рәвештә товарны ценникта күрсәтелгән бәя белән сатып алырга тулы хокукыгыз бар. Әгәр дә Сезгә кассада яңа бәя белән чекны сугып биргән булсалар, артык түләнгән акчаны кире кайтарып бирүне, яки товарны акчага кире алыштырып алуны закон нигезендә таләп итә аласыз. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 12 нче маддәсе нигезендә, кулланучыга товар турындагы мәгълүматны тиешенчә җиткермәгән өчен җаваплылык сатучыга йөкләнә. Шуңа күрә чекны кассадан киткәнче карау хәерлерәк.
Әгәр кибет Сезгә товарны күрсәтелгән бәясе буенча сатмаган очракта, аерманы яки түләнгән акчаны кире кайтарудан баш тартса, сатучыдан шикаятьләр китабын сорап алу һәм килеп туган хәлне җентекләп язып калдыру зарур (тикшерү вакытында ул язулар каралачак). Шулай ук кибет администрациясенә язмача дәгъвагызны калдыру кирәк. Сезнең үтенечне үтәүдән баш тарткан очракта, җирлектәге Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге хезмәт бүлегенә хокуклар бозылу хакында язмача шикаять белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Күрсәтелгән зыянны, түләнгән акчаны кайтару бары тик суд аша гына хәл ителә. Шуңа күрә, Закон нигезендә, сатучы, кулланучының хокукларын бозмыйча, үз вакытында бәяләр турындагы тиешле мәгълүматны кулланучыга җиткереп, бозылу очрагы булган вакытта урында ук хәл итәргә тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: