Актаныш

Кайсыгызның кулы җылы?

Күңел җылысы ташып торган, бала яраткан, аннан һич туя белмәгән игелекле кешеләр күп арабызда. Алар тормыш ыгы-зыгысында ялгыз, яклаучысыз калган ятимнәрне канат астына алырга, гаилә җылысын, ата-ана назын бирергә әзерләр. Районыбыздагы мондый үксезләрне сыендыручы гаиләләр ел саен гөрләтеп үз сабантуйларын уздыралар. Бу җәй башында Әнәктә узган сабантуйда без җирлектә яшәүче...

Күңел җылысы ташып торган, бала яраткан, аннан һич туя белмәгән игелекле кешеләр күп арабызда. Алар тормыш ыгы-зыгысында ялгыз, яклаучысыз калган ятимнәрне канат астына алырга, гаилә җылысын, ата-ана назын бирергә әзерләр. Районыбыздагы мондый үксезләрне сыендыручы гаиләләр ел саен гөрләтеп үз сабантуйларын уздыралар. Бу җәй башында Әнәктә узган сабантуйда без җирлектә яшәүче шундый өч гаилә белән таныштык.
Фирдәвис-Урал Сингатуллиннар
- Мәктәптә укыганда дус кызым бар иде. Әти-әнисе үлгәч, аны бер гаилә сыендырган. Шушы гаиләдә аның ялгызлык ачысын онытып үсүе йөрәккә кереп калган, күрәсең, бер ятимне гаиләле итү теләге күңелемдә күптән яши иде, - дип сөйли Фирдәвис ханым. Ул үзе Чаллы шәһәрендә ялгыз гына ике кыз үстерә. Алар буй җиткерә башлагач, күптәнге ниятен тормышка ашырырга уйлап, балалар йортына юнәлә.
- Бәләкәй генә бер кызчыкны күрсәттеләр. Юка гына берән-сәрән чәчләренә зур бантик куйганнар. Бик бәләкәй, үзе ямьсез, ике яшь ярымлык булса да, әле яңа йөреп киткән, сөйләшә дә белми - чын Маугли инде. Исеме - Виктория, диделәр. - Әнисе сөйләгәндә, Вика һәр сүзне йотлыгып тыңлый, үзе аны кысып кочаклаган, шушы кадерле кешенең якынлыгы рәхәтеннән сөенеп туктаусыз елмая, ара-тирә бүлдереп, үз сүзләрен дә кыстырып ала:
- Без хәзер Чаллыдан монда кайттык. Монда минем үземнең аерым бүлмәм, хәтта аерым бәдрәф һәм юыну бүлмәм дә бар. Күрсәтимме? - Ике катлы биниһая зур, затлы, зәвыклы йортның икенче катында Викага бирелгән бүлмә, чынлап та, бар шартын китереп, уңайлыклар тудырылып, матур итеп әзерләнгән. - Безнең әле зур аквариум да бар! - дип сөенечен уртаклаша кызкай. Гөлләргә чумган ял һәм спорт бүлмәсенең бер як диварын тоташтан зур аквариум били.
- Балыкларны кем ашата соң?
- Әтиебез, - диләр Вика һәм Фирдәвис беравыздан. - Без әтиебезне бик яратабыз. Бик әйбәт, олы йөрәкле кеше. Безне шушы зур матур өйгә төшерде.
Гаилә башы, йорт хуҗасы Урал абыйның тормыш иптәше Наилә апа берничә ел элек каты авырудан күзләрен мәңгелеккә йомгач, аның туганы Фирдәвис ханым белән ике ояны бер итәргә карар кыла алар. Урал абыйның үз уллары өйләнгән, Фирдәвис апаның кызлары кияүдә. Викага да инде 11 яшь тулган. Туганда ук ияргән бер бәйләм чире уку программасын тартырга комачаулый: башлангыч белемне Пучы мәктәбендә алса да, соңгы ике елын кыз Такталачык коррекция мәктәбендә укый.
- Мәктәптә 4-5кә генә укыйм. Биергә, җырларга бик яратам. Әти-әнигә концертлар куям. - Җитез кызчык тиз-тиз генә бию элементлары да күрсәтеп ала. - Менә монысын дус кызым өйрәтте, болай да бии беләм әле мин, - дип, тамашачы булуга сөенеп, осталыгын күрсәтә.
Бала тудыру йортында ук үз әнисе баш тартып, ташлап калдырган, кайчандыр үзе зәгыйфь, үзе ямьсез, әллә ничә гаилә килеп карагач, кирәкми, дип киткән бу кызчык шушы яратучы, кайгыртучы, җил-яңгыр тидерми иркәләп үстерүче Фирдәвис әнисе янында назлы матур чәчәккә, гөлгә әверелгән. Үз әнисе күрсә, кызын таныр идеме икән? Шушы матур, җитез, җыр-биюгә һәвәс, кешеләр белән сөйләшергә, аралашырга яратучы ачык күңелле кызын ташлап киткән чакларын уйлап, үкенер идеме икән?!
Шунысы тәгаен: "Монда төпчек иркә кыз мин", - дигән сүзләрне сөенеп көлә-көлә кабатлаган Вика Фирдәвисне үз әнисе итеп, Урал абыйсын әтиседәй күреп ярата, аларга ышана, алар белән ул - бербөтен.
Гөлнара-Айгиз Дәүләтовлар
2001 елда гаилә корган Гөлнара һәм Айгиз, үз бәбиләрен алып кайтудан өмет өзгәч, 2006 елда ятимнәрне сыендырырга карар кылалар. Шулай итеп, йортка бертуганнар - 7 яшьлек Рөстәм һәм 6 яшьлек Алексей кайта. Әниләре аналык хокукыннан мәхрүм ителгән, бу балалардан тыш тагын 7 сабыена кул селтәгән ханым белән судта гына күрешкәннәр, аралашу теләкләре бер якның да юк. Алексейга, монда кайткач, мулла чакырып, Муса дип исем кушканнар.
- Муса тумыштан авыру, чирләрен санап кына бетерә торган түгел. Акылга да зәгыйфь. Шуңадыр да, бәлки, электән алган ике гаилә бу малайларны кире тапшырган. Гөлнара исә баштан ук, булдырам, дип, җиң сызганып тотынды аларны тәрбияләргә, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова. - Авырлыклар күп булды. Муса хәтта ит чәйнәп ашый белми иде кайтканда.
- Балаларның кайткан гына мәлләре. Газ мичен күргәннәре юк бит - Муса шуңа себерке тыгып янгын чыгарды, телевизорны ватты. Борчылган чаклар күп булды… - Гөлнара ханым инде бу хәлләрне елмаеп искә ала. Алары вак борчу булган. Зурраклары алда көткән. - Узган ел Мусаның бөерләренә операция ясаттык. Казанда, дүрт сәгатьтән артык ясадылар. Анысы бик кыен булды. Быел менә ел буе тырышып әзерләнеп, Рөстәм белән имтиханнар бирдек, IX сыйныфны тәмамладык. Укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә, мәктәп директорына рәхмәт - гел хәлебезне белешеп, ярдәмләшеп тордылар.
Яшүсмерлек чорындагы бәйсезлеккә омтылу, максимализм, "үзем беләм" минутлары бик күп әти-әнине чарасыз итәдер. Яшьлек, дәрт, алгысу, романтика Рөстәмне дә үзе белән бөтереп алып китә - кич клубка чыгулар, төн йөрүләр ешая. Мәктәп, опека бүлеге һәм Гөлнара белән Айгизнең уртак тырышлыгы белән бу сынауны да җиңеп чыгалар.
- Балалар үзләренең кылган хаталарын аңлап гафу үтенә беләләрме соң? - дип кызыксынабыз хуҗабикәдән.
- Иии, аларның гафуларын капчыкка тутыра барсаң, бездән дә бай кеше булмас иде. Гафу да үтенәләр, башка алай эшләмәм, дип антлар да бирәләр. Акыллары булсын инде.
Рөстәм бу җәйдә Чаллының 57нче һөнәр училищесына укырга кергән - эретеп ябыштыручы булачак. Баланы читкә очыру бигрәк авыр, дип җырлаулары хактыр, Гөлнара инде бүген аның өчен яна-көя. Мусаның коррекция мәктәбен тәмамлаганчы тагын ике елы бар әле.
- Мин биергә яратам. Мәктәптә татар, рус биюләрен өйрәндем, - дип сөйләп китә Муса үзе. - Мунча ягам, өйне җыештырам, бакчада эшлим, ашарга пешерергә яратам. Монда бик рәхәт.
Киләсе елга балигълык яшенә җитәчәк Рөстәмнән киләчәгенә планнары белән кызыксынабыз.
- Минем өчен әти-әни, төп нигез монда. Шушында кайтам, алда күз күрер, - ди ул.
Гөлдәрия-Рамил Габдрахмановлар
Гөлдәрия һәм Рамил Габдрахмановларның ятимнәрне сыендыручылар исемлегенә керүләренә әле ел ярым гына. 2014 елның декабрендә Чаллыдан Данилны, 2015нең гыйнварында исә Арина белән нәни Егорны алып кайталар. Бүген балалар өчесе дә рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Егор бакчага йөри, безгә матур итеп шигырь дә сөйләп күрсәтте. Данил - V, Арина III сыйныфны тәмамлаган.
- Укулары буенча күп кенә тырышасы бар әле, - ди гаилә башы Рамил. - Мәктәптә аларны бик җылы каршы алдылар. Данилны беренче укытучысы шундук күтәреп алды, үзе дә тырыш укуга. Нур Баян турында мәкалә язып, бер әдәби бәйгедә Казанда лауреат булып кайтты әле. Аринаны да укуы начар дип хурлый алмыйм, ни әйтсәң дә, кечкенәдән төрле җирдә йөреп, чит гаиләгә килгәч, әле бит мәктәпкә, коллективка, гаиләгә ияләшеп китәргә дә, дуслар табарга да кирәк. Алга таба күтәрелеп китәр дип ышанам. Балалар бер-берләрен какмый, бер язмышлы, бер хөкемдәге кешеләр икәнлекләрен аңлыйлар.
Гөлдәрия апа үзе әнисе белән генә үсә. Шуңа да, яшьтән үк, акыллы иргә чыксам, балалар алып үстерермен дип әйткән сүзе була. Үзләренең ике ул һәм кызлары үсеп, йорттан чыгып киткәч, киңәшләшеп, шушы сабыйларны алып кайталар.
- Чыр-чу килеп ятабыз, алар белән күңелле, - ди хуҗабикә. - Малайлар күбрәк Рамил белән, Арина миннән калмый. Җәй көне дә кичке караңгы эленүгә үк йокларга ята ул безнең, иртән исә, уятмасак та, иртүк тора. Миңа маллар караша, сыерларны икәү бергә чыгарабыз. Алар Данил белән икесе дә һәр нәрсәдә булышырга атлыгып торалар. Эш кушып түгел, үзләре белеп эшлиләр.
- Уйнарга, ял итәргә буш вакытыгыз каламы соң? - дим балаларга.
- Кала, дуслар белән уйныйбыз, телевизор да карыйбыз.
Арина рәсем ясарга, китап укырга ярата икән. Бу җәйдә мәктәп яны лагерена йөргән. Балаларның үз әниләре белән элемтә бармы-юкмы, аралашалармы, дип кызыксынам. Арина белән Егорның әниләре аналык хокукын кире кайтару артыннан йөри икән. Ул очракта балалар үз әниләре янына китәчәк.
Баласыннан баш тарткан әниләр, кайчан да бер акылга килеп, сабыйларын эзләп килә икән, шөкер, дип сөенәбез. Ә бит күпме вакытлар заяга узган... Тудырган ананың үз бәгырь җимешләренә бирелми калган назлары, әйтелми калган җылы сүзләре, сыйламый калган ризыклары бала йөрәгенә күпме яра салган, күзләреннән әче яшь булып тамган. Мең дә бер мәртәбә, "Ни өчен шулай?" - дип уйлагандыр ул. Ничәмә-ничә тапкыр үзен бу дөньяга килүдә гаепле санагандыр. Башка балаларның әти-әниле йортта кадерле булып яшәүләреннән көнләшкән, кызыккандыр... Әтиле-әниле ятимнәрнең башкалар йөрәгендә җылы оя табулары, бер яктан, сөенеч булса, икенче яктан, күңелгә тия торган аяныч хәл...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: