Актаныш

Кайтмый калган әтиләрнең хакы бар...

Әткәй. Әлеге ягымлы, татлы, җанга якын сүз белән, кияүгә чыгып, килен булып төшкән көнне гомерендә беренче тапкыр эндәшә ул. Булачак тормыш иптәшенең әтисенә эндәшә. Үз әтисенә исә кызы туу турындагы хәбәр ерак араларга, фронтка хат аша гына барып ирешә. Мәрхәмәтсез сугыш өлгеррәк булып чыга- әти белән кыз бер мәртәбә дә...

Әткәй. Әлеге ягымлы, татлы, җанга якын сүз белән, кияүгә чыгып, килен булып төшкән көнне гомерендә беренче тапкыр эндәшә ул. Булачак тормыш иптәшенең әтисенә эндәшә. Үз әтисенә исә кызы туу турындагы хәбәр ерак араларга, фронтка хат аша гына барып ирешә. Мәрхәмәтсез сугыш өлгеррәк булып чыга- әти белән кыз бер мәртәбә дә күрешә алмыйлар, әтисе сугыш кырында ятып кала.
- Әле дә хәтеремдә: сугыш бетеп, күршедә яшәүче Габидин абый кайткач, аларга кергән идем. Синең әтиең дә кайтыр әле, үскәнем дип, хәлвәгә охшаган бер кисәк әйбер биреп чыгарды. Әткәй белән сугышка бергә кергәннәр, чолганышта да калганнар. Өзгәләнеп көтсәк тә, кайта алмады шул әткәебез, 1943 елда булса кирәк, хәбәрсез югалды дигән язу гына килгән. - Күз яшьләренә ирек бирмәскә тырышып, тамак төбендәге төерне йотып җибәрергә теләп, Һидая апа хатирәләрен яңарта. Кырчылык бригадиры булып эшләгән әтисе Нәҗметдин Дәүләтов фронтка китеп ай ярым чамасы үткәннән соң, сентябрь аенда дөньяга аваз сала кызчык. Сугыш аны әтиле балачактан мәхрүм итсә дә, әнисе Фәхерниса апа өч баласын ничек тә ач итмәскә теләп, тырышып-тырмашып сыер асрый.
Укуга сәләте белән аерылып торган кызны алты яшьтән мәктәпкә кабул итәләр. VIII сыйныфны тәмамлагач, 14 яше дә тулмаган Һидая апа иптәш кызы белән бозаулар көтә башлый.
- Шул елны (1955 ел- авт.) көз көне икмәк алдык, туйганчы икмәк ашадык. "Еллык ашарлык икмәк алдың, кызым",- диде әнкәй, сөенеп.- Тормышындагы гаять куанычлы вакыйга турында искә алганда Һидая апаның йөзе яктырып китте, бүлмәне балкытып, горурлык хисе белән елмайды ул.- Ниләр генә ашамадык бит ул елларда! Кычыткан, песи борчагы, алабута ипекәе... Ачлык, юклык үзәккә үткәнгәдер- ипекәйне бүген дә бик хөрмәт итәм. Камыр ризыкларын да еш пешерәм.
... Бер-бер артлы еллар уза. Һидая апа колхозда төрле эшләр башкара: фермада сыерлар сава, автоүлчәгечтә үлчәүче булып эшли. Бер үк вакытта кичке мәктәптә Х сыйныфны тәмамлый. Белемле, тырыш, төгәл кызны авыл кибетенә сатучы итеп эшкә чакыралар. Һидая апаның максатчанлыгы зур була: кооператив училищесында укыганнан соң да, яшь ярымлык беренче нарасыен авылда гаиләсендә калдырып, кооператив техникумда читтән торып белем ала.
Бераз кырысрак холыклы, әмма йомшак күңелле гомер юлдашы Мәгъфурҗан абый Зәйнуллин белән тату, матур гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр алар.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 март, 2012 19 (9664) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: