Актаныш

Казан аэропортында рейслар тоткарланган

Буран булу сәбәпле, халыкара һәм эчке рейслар буенча самолетлар Татарстан башкаласыннан очып китә алмый. Казан аэропортында рейслар тоткарланган. Бу турыда аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә. Буран булу сәбәпле, халыкара һәм эчке рейслар буенча самолетлар Татарстан башкаласыннан очып китә алмый. Пассажирлар киләсе рейсларга утыртылачак, дип белдерә аэропорт вәкиле. Очып килүче кайсыбер...

Буран булу сәбәпле, халыкара һәм эчке рейслар буенча самолетлар Татарстан башкаласыннан очып китә алмый.
Казан аэропортында рейслар тоткарланган. Бу турыда аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә. Буран булу сәбәпле, халыкара һәм эчке рейслар буенча самолетлар Татарстан башкаласыннан очып китә алмый.
Пассажирлар киләсе рейсларга утыртылачак, дип белдерә аэропорт вәкиле. Очып килүче кайсыбер рейсларны запас аэродромда кабул иткәннәр. Пассажирларга кайнар чәй, ашау һәм кунакханә тәкъдим ителгән.
"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлык идарә органнары кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде, Казанда шәһәрара автобусларны туктатып тордылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: