Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казан Кремлендә Татарстанның иң үрнәк гаиләләре белән бергә Зөбәер авылында яшәүче Нурдидә һәм Рифкать Хаҗиповлар хөрмәтләнде

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада районыбызның Зөбәер авылыннан Нурдидә һәм Рифкать Хаҗиповлар катнашты.

     

Нурдидә һәм Рифкать Хаҗиповлар Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән 46 гаилә белән бергә хөрмәтләнде. 


        «Традиция буенча, бүген без туган республикабызның чәчәк атуына зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән үрнәк Татарстан гаиләләрен хөрмәтлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Реклама


           Нурдидә апа белән Рифкать абый икесе дә туган авыллары өчен тырыш хезмәтләрен куялар. Рифкать абый Совет Армиясе сафларыннан кайткач ук туган авылында, «Татарстан» хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Бригадир, инженер булып эшли. 2018 елда «Әнәк» агрофирмасыннан  лаеклы ялга чыга. Нурдидә апа исә мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшли. Зөбәер мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, элемтә бүлеге мөдире була, аннан соң Зөбәер мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Хәзер исә җәмәгать эшендә- авылның ветераннар советын җитәкли.

         Хаҗиповлар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары гаиләсе белән Зөбәердә төпләнсә, кечесе Чаллы шәһәрендә яши.
        Нурдидә апа белән Рифкать абый хәзер балалар хөрмәтендә, оныклар сөеп, тыныч, матур гаилә учагында аңлашып яшиләр. Киләчәктә дә бу алтын парларга тирә-яктагыларга гаилә кыйммәтләрен саклауда үрнәк булып гомер итәргә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X