Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанда көчле яңгырдан соң юлларда бөкеләр барлыкка килде, давыл агачларны аударды

Бүген җил тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


           Бүген, 30 ноябрьдә, Казанда шторм кисәтүе игълан ителде. Җил тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар шул хакта хәбәр итте.

Иртәнге якта Казанда яңгыр яуды. Юлларда бик зур бөкеләр барлыкка килде. Шәһәр юлларында хәрәкәт тукталып калды диярлек, дип хәбәр итте «Татарстан 24» телеканалы.


«Яндекс.Пробки» белешмәсе буенча, юлларда 7 баллы бөкеләр.


Даурия урамында агач ауган, Сахаров урамында җәмәгать транспорты таблосы егылган.

Гарасат фотолары социаль челтәрләрдә таралды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев