Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанда Конфедерацияләр кубогы матбугат үзәге ачылды

Медиаүзәк "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан. Бүген Казанда Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен матбугат үзәге ачылды. Медиаүзәк "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан. Матбугат үзәгендә эшләү өчен 231 Россия һәм 92 чит ил журналисты аккредитация узган. Медиаүзәк һәр көнне 10.00нан 23.00 сәгатькә кадәр, футболь матчлары үткән көннәрдә төнге 2гә кадәр...

Медиаүзәк "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан.
Бүген Казанда Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен матбугат үзәге ачылды. Медиаүзәк "Пирамида" мәдәният-күңел ачу үзәгендә урнашкан. Матбугат үзәгендә эшләү өчен 231 Россия һәм 92 чит ил журналисты аккредитация узган. Медиаүзәк һәр көнне 10.00нан 23.00 сәгатькә кадәр, футболь матчлары үткән көннәрдә төнге 2гә кадәр эшли.
Матбугат үзәге журналистлары өчен матбугат конференцияләре зонасында 100 урын, эш зонасында 100 урын әзерләнгән, аларның 40ы компьютерлар белән җиһазландырылган. Югары тизлекле кабельле интернет һәм Wi-Fi урнаштырылган. Чит ил журналистларына ярдәмгә волонтерлар сыйфатында чит тел белүче студентлар җәлеп ителгән.
Мәйданда 20дән артык матбугат конференциясе, 18 экскурсия үткәрү каралган. Матбугат үзәге кунаклары өчен Конфедерацияләр кубогы матчларыннан телетрансляция алып барылачак. Матбугат үзәгендә презентация стендлары тәкъдим ителәчәк. Үзәк эшчәнлеге "Россия сегодня" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ресурсларында яктыртылачак.
Беренче матбугат конференциясе 16 июньдә 13.00 сәгатьтә булачак. Анда Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан мэры Илсур Метшинның катнашуы көтелә.
Матбугат үзәкләренең иң соңгы яңалыклары белән footballcitymediacenter.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев