Актаныш

Казаннан Германиягә кышын да очып булачак

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00 сәгатьтә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет...

Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.
Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00 сәгатьтә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан 14.55 сәгатьтә кузгала, аның Казанга очып төшү вакыты - 19.55. Барлык очышлар да Airbus A320 һава судноларында башкарыла. Искәртеп узыйк: очып китү һәм аэропортка төшү сәгатьләре җирле вакыт буенча күрсәтелгән.
- Бу маршрутны җәелдерү максатыннан партнерыбыз "Аэрофлот" компаниясе белән шактый зур эш башкарылды, - дип сүзен башлады "Казан" халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. - Җәйге сезонның нәтиҗәләре Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ булуын күрсәтте. Шуңа да очыш программасын көзге-кышкы расписание вакытында да дәвам итәргә булдык.
Бу рейс пассажирларына кулай шартлар тәкъдим ителә.
- Башта аэропорт территориясендәге машина кую урыны чит ил пассажирлары өчен генә бушлай иде. Ләкин без татарстанлыларны да читтә калдырмаска уйладык: хәзер Франкфурт-на-Майне рейсының бөтен пассажирлары аэропорттагы автостоянкадан 50 процентлы ташлама белән куллана ала, - дип ассызыклый Алексей Старостин.
Моннан тыш, әлеге рейс пассажирлары өчен башка уңайлы шартлар да бар. Мисал өчен, самолетка билет алганда, Германиядәге поездларга да бердәм билет сатып алырга мөмкин. Билет ярдәмендә шушы илнең теләсә кайсы урынына барып була. Моның өчен өстәмә рәвештә 40 евро түләргә кирәк булачак.
Төркем белән баручыларга да ташламалар каралган. Мәсәлән, 10 пассажирдан да күбрәк булган төркемгә 10 процент ташлама тәкъдим ителә.
Әлеге рейс бүген Татарстан Республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый. Чөнки Франкфурт-на-Майне аэропорты Европа, Америка һәм Африканың 35 шәһәре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бер самолеттан икенчесенә күчкәндә аэропортта көтеп утыру вакыты 1 сәгатьтән алып 3 сәгатькә кадәр тәшкил итә.
Шул сәбәпле, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мадрид, Казан - Франкфурт-на-Майне - Афины, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мальта, Казан - Франкфурт-на-Майне - София рейслары башкарыла. Бу очракта пассажирның кулына ике билет бирелә. Франкфуртка килеп төшү белән, юлчы, багажын алып, башка рейска теркәлә. Тоташу (стыковочные) рейсларын "Аэрофлот"ның партнерлары башкара. Андый очрак булганда, Казанда ук багажны тапшырып, аны ахыргы пунктта гына алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта "Аэрофлот" ширкәте Казан - Франкфурт-на-Майне - Рим, Казан - Франкфурт-на-Майне - Милан, Казан - Франкфурт-на-Майне - Лондон, Казан - Франкфурт-на-Майне - Париж юнәлешләрен ачу мәсьәләсен дә хәл итә.
Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсының даими кулланучылары өчен "Эшлекле юл билеты" дигән тариф та тәкъдим ителә. Аның кагыйдәләре буенча, очып китү вакытын үзгәртеп тә була. Бу очракта пассажирга штрафлар системасы кулланылмый. Шулай ук самолеттагы урынны алдан ук броньлап куярга мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: