Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген быел 4 райондашыбыз тәмамлады

Казанның бай тарихлы мәшһүр "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген быел 4 райондашыбыз тәмамлады. Киров авылыннан Әфүзә Кирамова, Актаныштан Зәнфирә Хәбибуллина, Ләйсән Кадыйрова, Яңа Әлемнән Рушания Исхакова август аенда әлеге дини уку йортында дәүләт имтиханнары тапшырдылар, диплом якладылар һәм шәһадәтнамәгә ия булдылар. Мәгълүм булганча, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе XIX гасыр ахыры -...

Казанның бай тарихлы мәшһүр "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген быел 4 райондашыбыз тәмамлады. Киров авылыннан Әфүзә Кирамова, Актаныштан Зәнфирә Хәбибуллина, Ләйсән Кадыйрова, Яңа Әлемнән Рушания Исхакова август аенда әлеге дини уку йортында дәүләт имтиханнары тапшырдылар, диплом якладылар һәм шәһадәтнамәгә ия булдылар.
Мәгълүм булганча, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе XIX гасыр ахыры - XX гасыр башларында татар халкына бик күп зыялыларны биргән. Ул 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырылган. 1918 елда ябылганнан соң, 1993 елда янәдән торгызыла. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә дини гыйлем алырга дип, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта гаиләләре белән килүчеләр күп. Көндезге, читтән торып һәм кичке уку бүлекләре эшли.
Гыйлемнең сөенечен Аллаһы Тәгалә дөньяда да, ахирәттә дә күрергә насыйп итсен. Алган гыйлемнәрне Актанышыбызда ислам динен үстерүгә багышлап, киләчәк буынның әхлаклы, иманлы булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев