Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күчмә кабул итү автобусы Актанышка да килде

Республикабызның барлык районнарында да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итүләре башланды. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында алып барыла. 10 август көнне шундый тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе районыбыз җирлегендә дә эшләде. Автобус туры Актанышка өч дулкында килергә планлаштырган. Иң беренче тукталыш Пучы авылында булды. Район үзәгеннән кала, иң...

Республикабызның барлык районнарында да "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итүләре башланды. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында алып барыла. 10 август көнне шундый тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе районыбыз җирлегендә дә эшләде.
Автобус туры Актанышка өч дулкында килергә планлаштырган. Иң беренче тукталыш Пучы авылында булды. Район үзәгеннән кала, иң олы авылларның берсе саналган төбәк кешеләренең кайберләре партиягә җиткерергә теләгән сорау-теләкләрен, хәтта алдан ук әзерләп куйганнар. Аларның авыллардагы тормыш-яшәешне яхшыртырга омтылулары язмача җиткерелгән наказларда теркәлеп барды.
Бернинди чикләүләр дә юк, кем тели - шул автобус янына килеп, үзенең соравын белдерә ала иде. Мобиль җәмәгать тыңлаулары нәкъ менә шул максатны алга куйган да инде.
- "Бердәм Россия" партиясе сайлау алды кампаниясен башлап җибәрде. Тәгәрмәчле кабул итү бүлмәсе районыбызга килде. Шушы проектны оештыручыларның берсе Александр Паймухин һәм агитаторлар халык белән очрашып, алардан сорау-наказлар кабул итәләр. Проектның максаты - районнарда халык белән очрашу, аларның фикерләрен белү, "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды программасын аңлату. Сораулар Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланачак депутатларга наказ итеп биреләчәк, алар киләчәктә эшне шуның нигезендә оештырачаклар, - дип таныштырды "Бердәм Россия" партиясе Татарстан территориаль бүлегенең Актаныш бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев.
Әлеге фикерне районыбыз җирлегендә эшләгән күчмә кабул итү бүлмәсе белән кураторлык итүче Александр Паймухин да ассызыклады:
- Халыкның яшәешен, проблемаларын белү-өйрәнү өчен, урыннарга чыгарга, кешеләрне тыңларга кирәк. Гражданнарны кабул итү вакытында кергән сораулар, үтенеч-гозерләр, тәкъдимнәр Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга наказ булып барып ирешәчәк.
Беренче дулкын белән районыбызга килгән күчмә кабул итүгә 10 сәгатьтә старт бирелде. Биредә 2 сәгать торганнан соң, автобус Әтәс авылына юл тотты. Монда 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр кабул итүләр оештырылды. Аннары көн кичкә авышканда - 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Иске Кормаш авылында булдылар.
Рузилә Гыйздуллина, балалар бакчасы мөдире:
- Мин үземнең соравымны балалар бакчасы исеменнән юлладым. Безнең бина 1976 елда төзелә башлап, 1981 елда куллануга тапшырылган. Хәзерге вакытта бакчага 75 бала урынына 96 бала йөри. 5 төркем эшли, бүлмәләребез кечкенә. Бер бүлмәдә 40 бала йоклый. Сабыйларга шартлар тудырырга иде. Авылыбызда яшьләр бик күп, туучылар саны кимеми, шуңа күрә яңа балалар бакчасы төзүне программага кертеп
булмасмы икән, дигән мөрәҗәгать белән килдем.
Пучы авылында тагын шундый мәсьәләләр белән бердәмроссиялеләргә мөрәҗәгать иттеләр:
- Пучы мәдәният йортының түбәсен ремонтларга,
- "Чиста су" программасын финанслауны арттырырга,
- җирлектә заманча җиһазландырылган хоккей мәйданчыгы булдырырга,
- Пучы авылының Беренче май урамы юлын ремонтларга,
- волейбол, баскетбол һәм тренажер залы булган өсте каплаулы спорт комплексы төзергә,
- М.Шакиров урамындагы күперне ремонтларга,
- Әнәк авылының Ш.Шәймиев урамы буйлап интернет уздырырга кирәк.
Шулай ук авылга педиатр кирәклеге турында да, кошчылык комплексыннан чыккан калдыкларны юкка чыгаруның дөреслеген кабаттан карарга иде дигән тәкъдимнәр дә керде.
3 тукталышта барлыгы 22 мөрәҗәгать теркәлде. Әтәс, Иске Кормаш авылларында яшәүчеләрдән дә юллар, социаль объектлар төзелеше, авыл урамнарын яктырту, чиста су белән тәэмин итү кебек сораулар керде.
19 августта - Яңа Әлем һәм Иске Богады авыл җирлекләре, ә 1 сентябрьдә Киров һәм Иске Байсар авыл җирлекләрендә "Бердәм Россия" партиясенең күчмә кабул итүләре көтелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев