Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күчмә сайлаулар

620 нче территориаль-сайлау участогы әгъзасы Илиза Бакированың әйтүенә караганда, авыруларның өйләренә барып сайлатуда быел да оешканлык күрсәтелгән. -15 кешенең өйләренә барып, күчмә сайлаулар уздырдык. Телефоннан шалтыратып чакыралар һәм без килгәнне көтеп алалар, - ди ул. Актанышның Муса Җәлил урамында яшәүче 74 яшьлек Хәлимә Хамматова да аларны ачык йөз белән каршы.,...

620 нче территориаль-сайлау участогы әгъзасы Илиза Бакированың әйтүенә караганда, авыруларның өйләренә барып сайлатуда быел да оешканлык күрсәтелгән.
-15 кешенең өйләренә барып, күчмә сайлаулар уздырдык. Телефоннан шалтыратып чакыралар һәм без килгәнне көтеп алалар, - ди ул.
Актанышның Муса Җәлил урамында яшәүче 74 яшьлек Хәлимә Хамматова да аларны ачык йөз белән каршы., һәм шундый фикерләрен әйтте:
- Минем күзләрем начар күрә, икенче төркем инвалид. Менә өченче тапкыр инде килеп сайлаталар, бик рәхмәтлемен. Дөньялар тыныч булсын, бик рәхәт тормышта яшибез. Сайлаган кешеләребез бәхетле-тәүфыйклы булсыннар, сугыш чоры балаларына игътибарлар тагын да артсын, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев