Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КЕЧЕ АВЫЛНЫҢ ОЛЫ БӘЙРӘМЕ: Яңа Җияштә Кече авыл көне

Кече авылның Кече бәйрәмен, Каратал авылы, ягъни Яңа Җияш авылы көнен, кече итеп түгел, зурлап уздырды авылдашларым.

Бу кичәне оештырган авылыбыз аксакалы Марсил агабызга, авылыбыз клуб мөдире Ильмира сеңлебезгә, әлбәттә бу бәйрәмне зурлап уздыруга иганәчелек иткән авылдашларым Рәфыйк дуска, Илһам энекәшкә, Актаныштан Ләйлә апага, барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез!!! 
Бәйрәмебез дә Аллаһ ризалыгы белән, әлеге авыл җыенында Марсил агабыз авылдашларга такъдим иткән, авылыбыз имам- хатибы булып сайланган Азат ага Якуповның көр тавышлы азан әйтүе белән ачылды. Мәрхүм булган авылдашлар рухына дога кылынды. 
Бәйрәм яме җыр- биюләрсез булмый шул, бу өлкәдә авылыбыздан чыккан күренекле артистларыбыз да бихисап, көчле тавышлары белән Джон, Робсон абыйларның бергә җырлаулары, авылдашларыбыз күңеленә хуш килгәндер. Джон абыйсының музыка мәктәбендә шөгыльләнүче Гөлия дә үзенең моңлы җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәде. Фаяз абый Әминов җитәкчелегендә, авылдашларның түгәрәк биюләреннән күз алырлык түгел иде. 
Авылыбыз остабикәләре бик тәмле итеп пылау пешергәннәр, үләннәрдән хуш исле, телләрне йотарлык чәйләр әзерләгәннәр иде, Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга. Яланда авылдашлар белән бергә әлеге тәм- томнарны авыз итү, безне - авылдашларны, туганнарны тагын да берләштерде, якынайтты дип әйтер идем. 
Әйе, сүз әйтүчеләрдән дә Лилия апамның, Әлфия апамның, Актаныштан килгән Рәйханә апаның сүзләрендә дә туганлык, дуслык, бүгенге тормышка шөкер итеп яшәүләргә өндәү сүзләре яңгырады. 
Күп кенә авылдашларыбыз хатирәләребезне яңартып алды, бергә уйнап үскән вакытларны, бүгенге көндә Караталны сагынып яшәүләрен җиткезгәндә, Нәфисә апа, Лилия апаның сүзләрендә чын ихласлык, эчке тойгылар ята иде. 
Әлбәттә, һәрберебез сүз әйткәндә үзебезнең балачакны, яшүсмер чакларыбызны хәтергә алдык, бу чорларда безне, әти-әниләребез тәрбиясеннән кала, уку- язуга, хәреф танырга өйрәткән укытучыларыбыз Кәнҗимә апаны, Мусин Мирза абыебызны, җыр-биюгә, мәдәнияткә тарткан Гөлсем апабызны рәхмәт сүзләренә күммичә мөмкин түгел иде. Бүгенге көндә Кәнҗимә апа белән Гөлсем апаның әлеге бәйрәмдә булуы, котлап кул чабуларыбыз, аларның күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. 
Мәдәният хезмәткәрләребезгэ аеруча зур рәхмәт. Алмазия ягымлы сүзләре, җырлары белән бик матур итеп алып барды бәйрәмебезне. 
Менә шулай бик күңелле булды авылдашлар, туганнар очрашуы. Һәрберебез дә исән- сау булып, алдагы елларда тагы да ныграк оешып, үзебезнең читтәге туган- тумачаларыбызны да чакырып, шундый шатлыклы, сөенечле очрашулар насыйп булсын иде. 
Барлык авылдашлар исеменнән Нәсим Заһертдинов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев