Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңел халәте яшьлек елларыннан аерылгысыз.

Актаныш район хәрби комиссариатында 22 ел хезмәт итеп, шуннан отставкага чыккан, тыныч холыклы, сабыр, әмма патриотик рухта яшәүче райондашыбыз ФӘНИС ХӘМИТ улы МӘХМҮТОВ бүген 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Аны таныйлар, хөрмәт итәләр, хәлләрен белешеп торалар. Чөнки ул, хәрби хезмәткә алынган егетләрне үзе дә онытмый, исемнәре белән үк хәтерләмәсә дә, үз егетләрен күз карашларыннан, якын итеп сәлам бирүләреннән таный.

Фәнис Мәхмүтовның Мәскәү шәһәрендә туганлыгын гына белүче сирәктер. Ул гомер буе диярлек Актанышыбызда яшәгән, бәхетен шушы гаҗәеп табигатьле җирлектә тапканына үзе дә канәгать. 1939 елның 4 декабрендә Мәскәүдә аваз салган сабый баланың эчәр суы, ашыйсы ризыгы Актанышыбызда булган, күрәсең. 2 яшендә, 1941 елда илдә сугыш башлангач, аларның гаиләсен Актаныш районына эвакуациялиләр. 
1948 елда беренче сыйныфка Яңа Кадермәт мәктәбенә укырга кергән балалык чорын ул замана авырлыклары белән бәйле хатирәләре аша гына искә төшерә. Ләкин белемгә омтылган, яхшы укыган кешегә юклыгы да, ачлыгы да комачауламый. 
Аларның гаиләсе 1951 елда Яңа Кадермәттән Актанышка күченеп килә. 1958 елда Актаныш урта 
мәктәбен тәмамлаган егет армиягә алына, анда электрчы-механик һөнәрен үзләштерә. Ил алдындагы бурычын өч ел намус белән үти. Хәрби һәм сәяси яктан яхшы хәзерлекле икәнен күрсәткән өчен исеме Мактау китабына кертелә. Хезмәттәшләре арасында тәртибе, зиһен-белеме белән аерылып торган солдат, кече сержант дәрәҗәсе алып, өенә кайта. 
Армиядә үзләштергән һөнәрен югалтырга теләмичә, Әлмәт шәһәренә “Татнефтестрой” комбинатына юл тота. Электр җиһазлары янында нәкъ менә аның кебек төгәл, сак һәм бик игътибарлы булу сорала. Фәнис Хәмит улы электрчы эшен яратып башкара, җитәкчелек тарафыннан күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 
3 ел – армия хезмәте, 3 ел – Әлмәт шәһәре... Бу – 1959-1965 еллар. Туган вакытын да исәпкә алмасак, калган гомере Актанышыбыз белән бәйле. 1966 елда ул, бирегә кайтып, район кулланучылар җәмгыятенең суыткыч җиһазлар һәм сигнализация буенча механик вазифасына алына. Монда ике генә ел эшли, ә Мактау кәгазьләре шактый җыела.
Кеше тормышы бер эздән генә бармый, кайчак кискен борылыш ала. Ни хикмәттер, шул борылыш вакытында ул үз юлын, үз урынын таба. 1968 елның 21 мартында Фәнис Мәхмүтов өчен дә көтелмәгән, әмма җитди адым ясала. Актаныш хәрби комиссариатына җаваплы башкаручы вазифасына эшкә алына. Прапорщик, өлкән прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәрби кием, хәрби төгәллек шулкадәр җәлеп итә, гүя ул нәкъ менә шушы хезмәт өчен генә килгән бу җиргә! 
Армиягә китәсе яшүсмерләр, аларның әти-әниләре белән сөйләшү-аралашулар, яше җиткән егетләрне, документлар туплап, илнең төрле почмакларына озатулар, хәлләрен белешеп торулар, кайткач та араларны өзмичә саклаулар – саный китсәң, монда прапорщик кына түгел, психолог та, һәркайсына кайгыртучан ата була белү дә кирәктер. Шуңа өстәп, түзем холык, сабырлык, нечкә тоемлау хисе, һәркем белән уртак тел табу, җаена тору һәм, сүз дә юк, ялсыз-бәйрәмсез, көне-төне диярлек эш белән мәшгуль булу...  
– Безнең дәвердә армиядә хезмәт итү бик зур дәрәҗә санала иде. Качып калучылар юк диярлек, чөнки армиягә бармаучыны чын ир-егеткә дә санамадылар. Авыл мәктәпләрендә укучылар шулкадәр күп, икешәр-өчәр сыйныф укыйлар иде. Малайларны кече яшьтән үк хәрби хәзерлекле итеп тәрбияләүгә нык игътибар бирелде. Хәрби чакырылыш вакытларында хәрби комиссариат бинасы үрмәкүч күчен хәтерләтә. Эшебез тыгыз, ләкин армиянең дәрәҗәсе, патриотик тәрбия алган егетләрнең оптимистик  карашы безгә көч-куәт бирде. Ару-талуны белмәдек, – дип искә ала бүген Фәнис Хәмит улы. 
1990 елда отставкага чыкканчы, җәмәгать эшләренә дә тартылган, җиренә җиткереп башкарган ул. Күп санлы медальләре, Мактау кәгазьләре – тырышлыгына олы бәя. 
Гаиләсе дә үрнәк. 1967 елда Лениза Ильяс кызы белән өйләнешеп, 51 ел бергә гомер кичергәннәр. Раушания һәм Миләүшә исемле кызлары да тормышта югалып калмыйлар. Инде оныклары Диләфрүз, Алмаз, Салават та үсеп, буй җиткергән. Дәү әтиләре яныннан кеше өзелми. Кунакчыл. Балалары, оныклары белән дә, шалтыратып рәхмәт әйтүче ир-атлар белән дә сөйләшер сүзе бетми. Көн саен Актанышның тыныч урамнарында, ял паркларында, матур табигатьле җирләрендә йөреп, күңеленә җан ризыгы таба. 
Бу көннәрдә Фәнис Хәмит улы 80 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итә. Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов та үзләренең ихластан тәбрикләүләрен, изге теләкләрен шушы язма аша юбилярга юллый. Балаларының да күңел түрләрендә әтиләренә карата ярату һәм хөрмәт хисләре ярылып ята. Иң мөһиме – сәламәтлек, имин тормыш, күңел тынычлыгы. Йөрәк түреннән чыккан шушы изге теләкләр Фәнис аганың гомерен озынайтырга, сәламәтлеген ныгытырга, якты көннәрен арттырырга сәбәпче булсын.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев