Актаныш

“Күңел кушканны үтәдем”

Туфан Миңнулинның төп каһарманы Татар Суыксуында яши. /Әңгәмәдәш - Гөлинә Гыймадова/ Һәр коллективның үз ачышлары, бәлкем ялгышлары да булгандыр. Мин исә Минзәлә театрының зур уңышы булган, әлеге коллективны иҗади яктан янә бер баскычка күтәр­гән "Мулла" (режиссеры - Дамир Сәмирханов) спектаклен искә төшереп утырам. Уйлануларга минзәләлеләрнең Казанга гастрольләре сәбәп булды. Алар...

Туфан Миңнулинның төп каһарманы Татар Суыксуында яши.

/Әңгәмәдәш - Гөлинә Гыймадова/

Һәр коллективның үз ачышлары, бәлкем ялгышлары да булгандыр. Мин исә Минзәлә театрының зур уңышы булган, әлеге коллективны иҗади яктан янә бер баскычка күтәр­гән "Мулла" (режиссеры - Дамир Сәмирханов) спектаклен искә төшереп утырам. Уйлануларга минзәләлеләрнең Казанга гастрольләре сәбәп булды.

Алар кабат "Мулла"ны куйды. Әмма башка составта һәм яңача куелышта. Ә заманында төп рольне башкарган Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсә­енов бүген театрда эшләми икән инде. Шунысы кызык: ул актерлык карьерасына Камал театрында "Мулла" спектаклен уйнаганнан соң нокта куйган. Аны бу адымга нәрсә этәргән соң? Хәзер Нур ниләр белән шөгыль­ләнә?

Баксаң, бүген Нур Хөсәенов Актаныш районының Татар Суыксуы авылында мулла вазыйфасын башкара икән.

- Нур әфәнде, театрда эш­ләгән чорга кире кайтыйк әле. Ул вакытта сезгә "Мулла" спектакле ничек тәэсир итте?

- "Мулла" спектаклен әзерлә­гәндә, мин диндә идем инде. Бәлки коллектив бу әсәргә шуңа алынгандыр да. Хәтта әлеге спектакльне Камал театрында уйнагач, бер артист: "Сине бу роль өчен махсус чакырып китерде­ләрме әллә?" - дип сорады. Үзең диндә булгач рольне тирән­тен­рәк аңлыйсың һәм Әсфән­дияр­нең эчке кичерешләрен дә ачарга омтыласың. Ә бу җиңел түгел, чөнки аның уен мизгелләре юк. Бәлкем шуңа тәнкыйтьчеләр аны "статистик роль" дип бәя­ләгән­дер дә. Бу - җыелма образ. Шуңа күрә дә мәрхүм Туфан абый аңа сынауларны өеп биргән. Тормышта да тискәре кешеләр оч­рый. Алар белән аралашканда бик сизгер булырга, аларны ислам диненнән читләштермәскә кирәк.

- Ә аңа кадәр шундыйрак роль уйнаган булдымы?

- Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюпов Г.Исхакыйның "Остаз­бикә" әсәрен сәхнәләштергән иде. Мин анда укымышлы мулла - Габделвахитны уйнадым. Анда азрак уен мизгелләре бар барын, ләкин бу шулай ук авыр уйнала торган роль. Нәкъ шушы спектакль өчен "Фатиха" сүрәсен ятладым. Туктале, минәйтәм, үзем мулланы уйныйм, үзем Коръән­нән берни дә белмим. Хәзер шул мизгелне искә төшерәм дә, залда дини кешеләр булгандыр, алар­ның минем вата-җимерә сүрә укуымнан күңеле кайткандыр, дип уйлап куям.

- Миңа калса, алар тагын бер инсан дин юлына баса дип сөенеп утыргандыр. Инде театрдан китү сәбәпләрен ачык­лыйк.

- Кеше гомере буе эзләнә. Мин хакыйкатьне эзләдем. Биг­рәк тә, дин белән сәнгать үзара яраша аламы, дигән сорау борчыды. Төрле кешедән сорап карадым. Берәүләр, исерекне, начар кешеләрне уйнамасаң ярый инде, дип әйттеләр. Ләкин күңел моның юньле эш түгеллеген сизенде. Сәхнәдә син дөресме ул, юкмы, кеше сүзен сөйлисең. Ял­ганлыйсың, ә тамашачы сиңа ыша­на... Гомеремне сәхнәгә багышлармын дип зур өметләр бе­лән килгән театр­дан китәргә туры киләчәген мин аң­лаган идем инде.

- Беренче адым нинди булды?

- Алабуга педагогия институтына (шул ук вакытта Чаллы каласындагы "Ак мәчет" мәдрәсәсенә дә) укырга кердем. Төркемдә 7 ир кеше бар, барысы да мөсел­маннар. Араларында Әлмәт мәд­рәсәсе ректоры Җәлил хәзрәт Халирахманов та бар. Ул минем бәргәләнүемне күреп: "Бу хәерле эш түгел. Әйдә без сине бер авылга имам итеп куябыз", - дип тәкъ­дим ясады. Мин исә аны шаяру итеп кабул иттем. Бераз вакыт үткәч ул бу тәкъдимне янә кабатлады. Әлмәт районының зур гына бер авылында мәчеткә имам ки­рәк. Бу вазыйфаны башкарачак кешегә хәтта йорт та салып куйганнар, хезмәт хакы да билге­ләя­чәкләр икән. Ләкин Аллаһ рәх­мәте белән мин анда бармадым, ә үзебезнең туган якка кайттым. Ул вакытта баш тартуның сәбәбе: үземне бу эшкә лаек дип санамауда. Хәзер дә лаек дип санамыйм. Әмма авылда булган гыйлемне ирештерергә бүтән кеше юк иде.

- Үзегезне режиссер буларак та сынап карагансыз, анысы да күңелегезгә хуш килмә­демени?

- Үземне режиссер булып сынап карау соңгы тамчы булгандыр да. Аманулланың "Моңлы ядкәр" әсәрен сәхнәләштердек. Спектакль "Җырланмаган җы­рым син минем" дип аталды. Тамашачы аны кабул итте кебек, ә менә тәнкыйтьчеләр пыран-за­ран китерде. Шуннан үз-үземә, нишлим соң әле мин монда, дип сорау бирдем. Театрдан китү бик зур сынау булды. 16 ел эшләгән җир бит ул. Гаилә бар, бала бәләкәй, хатын икенчегә авырлы. Гаилә әбиләрдә тора, мин Актанышта төзелеш материаллары белән сәүдә итәргә азапланам. Менә шунда мине авылга имам итеп чакырдылар.

- Авылыма кайтып барам әле

Салам исе килгән кырлардан...

- дип язгансыз бер ши­гы­регездә. Авыл сезне ничек каршы алды соң?

- Өр-яңа мәчет салып куйганнар. Дөрес, ул башта контор бинасы булган, аннан мәчет итеп үзгәрткәннәр. Кечкенә генә, уңай­лы, җыйнак һәм... утын ягып җылытыла торган Аллаһ йорты. Бу мәчеттә имам булып сугыш ветераны торган. Ул: "Алмаш булса, китәр идем", - дип әйткән булган. Мин әнә шундый вакытка туры килгәнмен. Әйбәт каршы алдылар. Халык өстән-өстән генә бел­гәнгә, динне асылыннан башлап өйрәтү минем бурыч иде. Бала-чага, апалар дин сабакларына теләп йөри. Яшьләр дә мәчеткә тартыла. Әлхәмдүлиллә, минем азан әйтүче алты егетем бар. Кайчак кем азан әйтә дип жирәбә салырга да туры килә. Монда, гому­мән, эшчән, тырыш халык яши. Татар Суыксуын фермерлар авылы дип тә атап була. Мин килгәндә авылда 70ләп трактор бар дип сөйлиләр иде. Хәзер аннан да күбрәктер әле. Авылда шифаха­нә-профилакторий да эшли. Баш табиб тәкъдиме белән анда барып дәваланучыларга вәгазь сөй­лим, сорауларына җавап бирәм.

- Күңелегезгә тигән сорау: имам бүген нинди акчага яши?

- Шулай, халык ничек намаз укырга дип кызыксынмый, ә нинди акчага яшисең дип сорый. Дәүләтнең муллаларга хезмәт хакы түләмәве ул бер караганда әйбәт тә. Юкса җылы урын эзләп йөрүчеләр күбәер иде. Ә болай һәр авыл мәсьәләнең чишелешен таба.

- Сез, Нурихан Фәттах бе­лән очрашырга теләгән идем, дидегез. Олпат язучы­ның тарихны белүе, тирәнтен өйрә­нүе җәлеп иттеме?

- Нурихан Фәттах һәм Мөхәм­мәт Мәһдиев белән очрашырга теләгән идем. Кызганыч, икесе белән дә күрешергә насыйп булмады. Ә тарихка килгәндә... 2009 елда театр белән Төркиянең Конья шәһәрендә гастрольдә булган идек. Бик тарихи һәм дини шәһәр. Анда 3000гә якын мәчет бар. Ул вакытта халык санын мәчетләр санына бүлеп Минзәлә белән чагыштырып та караган идем. Ул чакта Минзәләдә 30 мәчет булырга тиеш иде. Төрек­ләргә сокланып кайттым. Татар да бит әнә шулай дәүләт булып яши ала иде. Мин дәүләтчеле­гебезне югалту сәбәбен диннән читләшү дип саныйм. Аллаһ бе­лән арасы бозыла икән, димәк, ул кавемгә афәт киләчәк. Шунысы да бар: халык диннән революция­дән соң бизде дигән фикер асылда дөреслеккә туры килми. Тукай әсәрләрен укып карагыз әле. Ул, татар эчә, дип әрнеп язган. Исхакый китапларына күз салыгыз. Ул мәдрәсә шәкертләре марҗа кызлары белән чуала дигән. Менә шундый бозыклыклар милләткә газап артыннан газап алып килде.

P.S. Нур Хөсәеновка: "Сез инде үз урыныгызны таптыгызмы?" - дигән соңгы сорау исә тел очында эленеп калды. Авыл балаларының җәйге ялын оештыру белән мәш килеп йөргән, ике авылда дини сабак бирү эшләрен җайга салган бу кешегә ул ничектер урынсыз булып тоелды. Җирле үзидарә башлыгы Рәсүл Харисов гына түгел, олысы да, кечесе дә үз итә шул бу шигъри күңелле, тынгысыз җанны. Авылны торгызуга, кыйбласызларны асылына кайтарырга җаны-тәне белән тырышкан шундый затлар күбрәк булса икән лә ул.

("Ватаным Татарстан", № 94, 21 июнь 2013 ел)

Реклама

чыганак: http://vatantat.ru/index.php?apg=614

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: