Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелдә бәйрәм рухы

Аскы Актанышның ветераннар йортында гүзәл затларыбыз хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздырылды

Халыкара хатын-кызлар көнен җир йөзендәге барлык гүзәл затларыбыз да көтеп ала. Районыбызда да бәйрәм рухы башланды. Иң беренчеләрдән булып, Аскы Актанышның ветераннар йортында гүзәл затларыбыз хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздырылды. Биредә Аскы Актанышта, Әҗәкүлдә, Актанышның үзендә яшәүче активистлар җыелды. Хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итү өчен район башлыгы Энгель Фәттахов та килгән иде.

undefined

 Сезне ихлас күңелдән язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим. Киләчәктә дә бүгенгедәй дәртегез сүнмәсен. Шушылай матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән сөендерегез. Сез районны төзүдә, авыр сугыш елларында, аннан соңгы авыр елларны төзекләндерүдә катнашкан буын. Сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм, -диде Энгель Фәттахов.

Өлкәннәребез хөрмәтенә “Мирас” хор коллективының матур концерт программасы тәкъдим ителде. Яшьтәшләренең чыгышларын аеруча җылы кабул итте алар.

undefined

-Безнең ветераннарыбыз һәрвакыт актив тормыш белән яши. “Гәрәбә” клубына йөрүчеләр, “Мирас” хор коллективы гына да ни тора. Чыннан да, кайсы гына тармакны алып карасак та, анда хатын-кызларыбыз хезмәт куя. Без гүзәл затларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шат йөзле, сәламәт булсыннар, -ди район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев.

Бу хакта тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев