“Күңеле чиста кешеләр озак яши”
Солтангол авылында гомер кичерүче Флүрә апа Сәрвәрова 1 сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды
Әлеге истәлекле көне белән аны тәбрик итәргә районның аппарат җитәкчесе Альберт Тимеров та килде. Ул Флүрә апага Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикләвен һәм күчтәнәч кабын тапшырды.
Карап торышка җыйнак кына гәүдәле, мөлаем йөзле Флүрә апага әле һич кенә дә үзенең яшен биреп булмый. Татар әбиләренә генә хас мөлаем йөзе һәркемгә ачык аның. Килгән кунакларның барысын да елмаеп, үзен шулай хөрмәт итүләренә рәхмәтләрен әйтеп каршы алды ул.
-Аллага шөкер, тормышларым бик рәхәт. Үзем, балаларым исән-сау. Еллар имин булып, әле йөз яшемә дә сезгә килергә язсын, - диде ул шаяру катыш елмаю белән. Шулай җиңел генә әйтеп куйса да, әлеге ак әбинең дә балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Шул рәвешле яшьтәшләре кебек тормыш арбасына яшьли җигелгән ул.
Флүрә апа тумышы белән дә Солтангол авылыннан. Әтисе Әхмәтгали белән әнисе Бибигайшәнең алты баласының бишенчесе булып туган кыз кечкенәдән эшкә талымсыз булып үсә. Туан авылында башлангыч белемне алгач, сигез сыйныф белем алу аңа насыйп булмый. Әмма чая, кыю кыз куркып калмый. Сугыш чорында үзеннән олырак хатын-кызларга басуда җир бүлеп йөри. Көзге урып-җыю чорында икмәк үлчи.
-Кечкенә гәүдәле булсам да, эшкә нык булдым. Бер елны басуда җиде гектар бодай чабып, биш центнер икмәк алдым, - дип искә ала ул елларны Флүрә апа.
Чыннан да, Флүрә апаны киң кырлы һөнәр иясе дияргә дә буладыр. Заманында ул үзләренең авылларындагы ясле-бакчада да хезмәт куя. Кечкенә генә авылда ул вакытларда бакчага кырыктан артык бала йөри. Араларында Флүрә апаның үзе әйтмешли, кырык көнлектән алып, 7-8 яшьлекләренә кадәр була. Һәрберсен карарга, көен көйләргә кирәк. Өстәвенә бар хезмәт кул белән башкарыла. Көянтә-чиләк белән су ташу, утын ягып ашарга пешерү, ак шадра сөлгеләрне кул белән юу дисеңме... Шуларны уйласаң, ул вакыттагы кеше ничек җитеште икән дип шаклар катасың.
Өйләрендә бәбиләгән хатын-кызларга булышуы, бик күп баланың кендек әбисе булуы да Флүрә апаның бик тә тәвәккәл икәнлеге хакында дәлилли.
Ә инде егерме еллап хат ташучы булып эшләве, үзе бер тарих. Чөнки бу елларын ул бик тә сагынып искә ала.
-Ул елларны 110 кешегә пенсия өләштем. Газета-журналларга да язылучылар бик күп иде. Бер клубка гына 18 төрле газета-журнал килә иде. Механизаторлар Хәсәнгали, Рөстәмнәр уникешәр төрле, калганнар 7-8 төрле газета-журнал алдыра иделәр. Аларны Богадыдан барып ала идем. Үзем дә оста булдым. Мин аларны мактый-мактый яздыра идем. Әле ул елларда кешеләргә бик күп посылкалар да килә иде. Аларны чанага салып алып кайта идем. Эшемне нык яраттым. Әле хәзер дә эшләр идем, кешедән генә оялам, -диде ул чын күңеленнән елмаеп.
Шундый тырыш, тынгысыз ак әби бүген дә тик торуны белми.Ихатасының төзеклеге, ишек алдында күкрәп үскән чәчәкләре шул хакта сөйли. Биш вакыт намазын укый.
Флүрә апа бәхетен туган авылында тапкан шәхес. 1950 елда ул үзенең авылдашы Марсель абый белән гаилә корып, алты балага гомер бирәләр. Аларны да үзләре үрнәгендә хезмәтне сөючән, кешелекле һәм кечелекле итеп тәрбиялиләр. Газизләре: Изаил, Гөлсинә, Гөлфинә, Данил, Флүрә, Ландыш бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын табып, гаилә корганнар. Балалар үстергәннәр, оныклар сөяләр. Алар барысы да, әниләрен бәйрәм белән котларга туган нигезләренә җыелган.
-Газиз әнкәебезгә без бик рәхмәтле. Әткәй белән алар безгә ныклы тәрбия бирделәр. Әнкәйгә киләчәк тормышында да сәламәтлек, безне сөендереп озак яшәвен телибез, -ди олы улы Изаил.
-Минем әлеге гаиләгә килен блып төшкәнемә быел 40 ел булды. Әнкәй мине үз кызы кебек кабул итте. Аңа рәхмәтемнең чиге юк. Алдагы көннәрендә дә сәламәт булып, безне үзенең догаларыннан калдырмый яшәвен телибез, - ди килене Дамира апа.
- Әнкәебезнең бүген бик тә шатлыклы көне. Шушы яшькә җитеп тә, аның уш-зиһене дөрес, хәтере яхшы. Әле дә басма матбугатны алдыра, телевизор карый. Дөнья яңалыклары белән танышып бара. Әнкәй тормышны, табигатьне яратып яшәде. Берәүне дә аермыйча, кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Кияү-киленнәрен дә беркайчан да үз балаларыннан аермады. Һәм гомер буе эшләде. 90 яшен түгәрәкләсә дә, әле дә ял итә белми. Ул утырмагач, без дә утырырга кыенсынабыз. Аны ихластан юбилее белән котлыйбыз. Калган гомерендә дә аның янәшәсендә булып, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә язсын, -ди олы кызы Гөлсинә апа.
-Мин карт әнинең иң олы оныгы булам. Алар бабай белән икесе дә безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. Бик зур рәхмәт аларга, -ди Илнар.
-Ерак әби янына кайту үзе бер бәхет. Аның тормыш тәҗрибәсе җитәрлек. Шушындый олы яшьтә дә барыбызны бергә җыеп, очраштырып торганы өчен аңа зур рәхмәтләребезне әйтәбез, - ди икенче оныгы Илнур.
Балаларының, оныкларының җылы теләкләреннән Флүрә апаның күңеле тулды. Районның почта элемтәсеннән килгән Неля Гардиева, Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллиннарның котлау чыгышларын сөенеп тыңлады, бүләкләрен ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп кабул итте ул.
Шушылай 90 яшькә җитү өчен иң элек күңелеңнең чиста, саф булуы, кешеләрне, хезмәтне ярату, сабыр булу кирәк, диде ул. Яшьләргә дә теләгем шул, хезмәтне яратсыннар, сабыр булсыннар, ди.
-Азрак ашап, күбрәк эшләсәң, йоклап ятмасаң, яшәргә була, - дип елмайды.
Тормыш иптәшен югалтуына 25 еллап вакыт узса да, балалары аны бер ялгызын калдырмый, гел кайтып, булышып торалар. Авылдашлары да үзен хөрмәт итәләр. Алга таба да Флүрә апаның шундый күтәренке кәеф белән гомер итүен, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәвен телибез. Үзе әйтмешли, йөз яшьлек юбилеенда очрашырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев