Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелең киң булса, кече өй дә зурая

Тормыш булгач эшләү дәверендә нинди генә кешеләр белән очрашмыйсың да, нинди генә язмышлар белән танышмыйсың. Бар шундыйлар, хан сараедай ике катлы өйләренә әти-әниләрен дә сыйдыра алмыйлар, балалары белән уртак тел таба алмыйлар.Икенчеләре әти-әниләрен санга сукмыйча чыгып китәләр. Ә бар шундыйлар: кечкенә генә өйләрендә әллә ничә җан тыныч, тату тормыш алып...

Тормыш булгач эшләү дәверендә нинди генә кешеләр белән очрашмыйсың да, нинди генә язмышлар белән танышмыйсың. Бар шундыйлар, хан сараедай ике катлы өйләренә әти-әниләрен дә сыйдыра алмыйлар, балалары белән уртак тел таба алмыйлар.Икенчеләре әти-әниләрен санга сукмыйча чыгып китәләр. Ә бар шундыйлар: кечкенә генә өйләрендә әллә ничә җан тыныч, тату тормыш алып баралар. Андыйлар хакында киң күңеллеләр диләр. Әлеге язмам аша сезне шундый бер гаилә белән таныштырам.

Актаныш районы Бикчәнтәй авылында яшәүче Айгөл һәм Зиннур Хисамовлар гаиләсенең тарихы белән танышкач, шактый вакыт аңыма килә алмыйча йөрдем. Аларның олы йөрәкле булуларына соклануымның чиге юк иде. Чөнки кайбер әти-әниләр үз балаларын да ул тикле кайгыртмый. Ә биредә ничә төрле бала һәм ничә төрле язмыш. Язмамны үткәннәрдән башламасам, газета укучыларга аңлашылмас дип уйлыйм...

Юллар аерылган, канатлар каерылган

Тормыш бик катлаулы бит ул. Беркайгысыз балачак, яшьлек елларында киләчәктә бар да ал да гөл булыр кебек тоела. Тик үзең олы тормыш юлына басып яши башлагач, алга әледән әле борчу- мәшәкатьләре чыгып кына тора. Аларны җиңү өчен көчең генә җитсен.

Айгөл - тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Шәһәр кызы булса да, иркәләнеп үсмәгән ул. Кечкенәдән бар эшнең дә тәртибенә өйрәнгән. Ике энесенә олы таяныч, әти-әнисенә булышчы булган. Кияүгә чыгып яши башлагач, улы Фазыл белән кызы Миләүшә туган. Ләкин тормышлары җайлашып китә алмыйча, ире белән юллары аерылган.

Зиннурның да беренче никахы уңышлы булмаган. Минзәлә районында яшәүче, бер яшьлек улы булган Фаизәгә өйләнә ул. Уртак балалары-кызлары Энҗе туа. Матур гына яшәп ятканда Фаизә эчүчелек белән шөгыльләнә башлый. Зиннур моның белән килешә алмый, аерылышырга мәҗбүр була. Кызы әнисе белән яшәп кала. Фаизә бу иреннән соң, тагын ике иргә бара, икесеннән дә берешәр малай алып кайта. Баштарак Зиннур кызы янына барып йөрсә дә, соңыннан Фаизә аларның аралашуларына каршы төшә, шулай итеп ара өзелә.

Тик моның белән дөнья туктап калмый. Алга карап яшәргә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк.

Олы йөрәккә сыя бар да

Икесенең дә бәхетеннәндер, язмыш Айгөл белән Зиннурны очраштыра. Баштан кичкән авырлыклар да бер-берсенә охшаганлыктан, уртак тел тиз табыла. Өстәвенә киләчәккә уйлар да, тормышка карашлар да бер төслерәк була. Сигез ел элек алар гаилә корып яши башлый. Зиннур Айгөлнең балаларын да үзенекедәй кабул итә. Бер елдан уртак балалары Булат, дърт ел элек Әмирләре туа. Гаилә түгәрәкләнә. Кызы белән аралашып йөргән вакытта Зиннур Айгөл белән тора башлагач та, кызы Энҗене кунакка алып кайтыштыра. Балалар узара дустанә мөнәсәбәттә аралашалар. Айгөл дә Энҗегә караңгы чырай катмый. Фаизә Зиннурны Энҗе белән аралашудан тыйгач әти кешенең йөрәге өзгәләнә. Һәрвакыт кызын уйлап тилмерә ул. Ләкин Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Аның кодрәте киң.

-Минзәлә ягына шабашкага барырга туры килде. Шунда Фаизәнең печән өстеннән егылып төшеп, умыртка баганасына зыян килгәнлеген ишеттем. Урын өстендә генә ята диделәр. Авыр хәлдә булгач балаларын кем карый икән, Энҗе нишли микән дип хәлләрен белергә бардым. Балалар берсе дә өйдә юк иде. Миңа: " Балалар җәйге лагерьда",- диделәр.

- Без үзебез шәһәрдә торсак та, балаларга бераз ярдәмебез тияр дип апрель ахырларында авылга кайтабыз да, октябрьдә генә кире Түбән Камага кайтып китәбез, -дип сүзгә кушылды Айгөлнең әнисе Рәмилә апа.- Нәкъ шул вакытларда Миләүшәнең тешен дәвалатырга дип Пучыга барган идек. Шунда Зиннурның тормышын белүчеләр кызының приютка эләккәнлеген хәбәр иттеләр. Юл буе уйланып кайттым да: "Менә дүрт балагыз. Аларга дүрт тәлинкәгә дүрт чүмеч аш бүлгәндә, бишенчесенә дә табарсыз, җитмәсә су салып сыеклап булса да җиткерерсез. Бала приютка эләккән, ул анда яшәргә тиеш түгел, кияү, ул синең каның бит", -дидем. Кияү:"Рәхмәт, әби",- диде. Айгөл белән дә киңәшләштек тә, ул да каршы килмәде. Кияүнең машинасы ватык иде, мин үзем рульдә йөрим, икенче көнне Айгөлне дә алып, өчәүләп Минзәләгә киттек. Башта приютка барып, документларны җайлап, Энҗене алдык, кайтышлый авылларына кагылдык, әнисе янына кереп, баланы алып китәсебезне хәбәр иттек. Ул каршы килмәде. Бу узган елның август ае иде.

Шулай итеп, Энҗе яңа гаиләсендә яши башлый. Укырга Әтәс мәктәбенә бара.Абыйсы Фернандо приюттан качып кайтып, әнисен карый. Чөнки Фаизә ятим үскәнлектән бер кеме дә булмый. Хәле көннән-көн авырайган Фаизәнең көннәре санаулы калганны аңлап, Зиннурлар ике-өч көн саен аның янына барып йөриләр. Энҗене дә әнисенә күрсәтеп калырга телиләр. Айгөл авыртудан ыңгырашып яткан Фаизәнең чи яраларын бәйли. Алар килмәгән көннәрдә бу эшне Фернандо башкара. Аны кызганып, өлкәннәрнең үзәкләре өзгәләнә. Электән эчүчелек белән шөгыльләнгән булгач, Фаизәне килеп караучы да булмый. Бер баруында Рәмилә апа Минзәлә районы үзәк хастаханәсенең баш табибына кадәр керә. Нишләп аны барып карамыйсыз, тәннәре бозылып, череп ята бит ди. Аның сүзләренә артык игътибар бирүче булмый. Әмма Рәмилә апа сүзендә нык тора. "Сиңа кем соң ул, нигә шул тикле кайгырасың",- диләр.

- Миңа беркем түгел ул. Ул минем киявемнең беренче хатыны, баласы шулар гаиләсендә тәрбияләнә, -дидем. Хастаханәдән бер бригада җибәрделәр. Ышанасызмы, алар Фаизәгә бер сәгать перевязка ясадылар. Икенче көнне иртән безгә аның үлүен хәбәр иттеләр.

Бу очракта да үзләренең нинди изге күңелле, олы йөрәкле булуларын раслый Хисамовлар. Җыелып барып, кәфенлекләренә тикле үзләре алып, бөтен йолаларын туры китереп, Фаизәне җирлиләр. Кеше булмагач, юуын да үзе башкара Айгөл.

Көннәр әкренләп уза тора. Тик өлкәннәр күңеленнән Фернандо чыкмый. Ул бала приютта нишли икән, дигән сорау миләрен бораулый. Өстәвенә аның әнисен җирләгәндә "мин приютта сагынып үләрмен инде" дигән сүзләре һәрчак колак төбендә яңгырап тора. Энҗе дә абыйсын сагына.

- Айгөл: " Әни, мин ул баланы жәлләп үләм инде",- дигәч, гаиләдә бөтенебез бергә җыелып киңәшләштек тә, алып кайтыгыз дигән нәтиҗәгә килдек, улларым да кулдан килгән кадәр ярдәм итәрбез, иң мөһиме- үзе тәртипле булсын диделәр,-ди Рәмилә апа.

Фернандоны опекага алу максатыннан Хисамовлар районның опека һәм попечительлек бүлегенә мөрәҗәгать итә. Бүлек җитәкчесе Глүзә Хәертдинова икеләнеп кала. Хисамовларга:"Үзегезнең дә балаларыгыз ишле, йортыгыз кечкенә, чит һәм зур бала, аны тыңлата һәм тиешенчә тәрбия бирә алырсызмы" дигән сорауларын бирә. Алар үз чиратларында бер ел эчендә яңа йортны төзеп бетерәчәкләренә, анда яшәргә күчәчәкләренә, малайга тиешле тәрбия бирәчәкләренә ышандлыралар. Глүзә Нурлыгаян кызы әлеге гаиләнең шундый олы йөрәкле булуына сокланып, үзенең ризалыгын бирә. Фернандоны сеңлесе Энҗедән дә аерасы килми. Шул вакыйгадан соң Хисамовлар тиешле документларны җыя башлый.

Бу минутларда Энҗенең сөенече эченә сыймый. Узган елның ноябрь аенда Фернандоны алып кайталар. Мәктәпкә укырга бирәләр. Гаилә тагын ишәя.

Яңа җирдә яңа тормыш

Бүгенге көндә әлеге гаилә тырыш кырмыскалардай дөнья көтә. Балаларның күзләрендә киләчәккә өмет чаткылары ялтырый.

-Төрле гаиләдә туган, аларда күпмедер яшәгән балалар бергә җыелгач авыр булгандыр бит, дим Айгөлгә.

- Олы улыбыз Фазыл хәзер читтә инде, эшли. Калган бишесе яныбызда. Иң элек бөтенесе дә ал да гөл булды дисәм, берәү дә ышанмас иде. Энҗене Зиннур элек тә кунакка алып кайтыштыра иде. Ул безгә тиз ияләнде. Ә менә Фернандо белән авырырак булды. Алып кайткач башта бер айлап сөйләшмәде дә, елмаймады да. Мөгаен, әнисен бик нык сагынгандыр. Шуннан әкренләп ачылды. Хәзер аллага шөкер, гел елмаеп кына тора. Шаян сүзле ул, юктан да кызык таба.

-Балаларның берсен дә аермыйбыз. Аларны хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз,-дип сүзгә кушылды Зиннур.- Фернандо белән Булат маллар карарга булышалар. Су эчертү, ашарга салу шуларга йөкләнгән. Фернандоның кулы техникага ятып тора. Ватылган телефондыр, велосипедтыр кебек әйберләрне төзәтә. Әле менә бер иске машина бар иде, аны да төзәтеп бетерә инде. Суга төшкән телефонымны да рәтләп бирде. Булат мин полицейский булам ди. Әйбере ватылса, абый рәтлә әле дип Фернандога тоттыра. Дүрт яшьлек Әмир дә техникага тартыла. Гел Фернандо тирәсендә бөтерелә. Энҗе белән Миләүшә бакчадагы түтәлләрне карыйлар.

- Безнең Энҗе кечкенәдән күп михнәтләр күргәч, эшкә иртә өйрәнгән. Үзебезгә алып кайтканчы ипигә тикле сала иде. Камыр әйберләре пешерә башласам да тиз генә килеп, булыша башлый. Кулы эшкә ятып тора. Үзе бәйли дә, чигә дә. Киләчәктә үзенең ресторанын ачарга дигән хыялы да бар. Ә Миләүшә бер генә кыз булгач, иркәлектәрәк үсә иде. Энҗе килгәч, аңа мактау сүзләре бик эләкми башлады. Бер ара югалып та калды. Шуннан ипләп кенә Энҗедән карап, ул да эшкә өйрәнде. Хәзер гел икесе бергә эшлиләр. Миләүшә үскәч табиб булам дип хыяллана. Ә үзе кармакка селәүчәнне дә кигерә алмый, кызгана. Үсә-үсә генә үзгәрмәсә инде,- дип елмайды Айгөл.

Дәү әниләре Рәмилә апа балаларның сердәшчеләре. Ул аларның холык-фигыльләрен белеп бетергән инде. Күз карашларыннан ук аңлый.

- Язга таба Фернандо боегып йөри башлады. Чакырып алдым да:"Нәрсә булды, улым, нигә боегып йөрисең",-дидем. Ул:"Әнине сагынам бугай мин",-ди. Ярар мин сезне алып барып кайтырмын дидем. Көтү чираты үткәч, Энҗене дә алып, Минзәләгә киттек. Өйләренә дә кереп чыктылар, зиратка да алып бардым. Шуннан сагынулары басылды. Иң мөһиме - балаларны хөрмәт итәргә кирәк.

- Килеп туган аңлашылмаучылыклар булганда, аларны ничек хәл итәсез соң?-дим Айгөлгә.

-Балаларга беркайчан да кул күтәргәнебез юк. Андый очракта әйбәтләп аңлатабыз. Зурларына ул кечкенә бит әле, ә кечкенәләренә алар зурлар инде дибез. Алай эшләргә ярамаганлыгын ныклап төшендерәбез. Әйбер алганда да кемгә ныграк кирәк, шунысына алабыз.

Ишле гаиләдә әйбер җиткерү авырга туры килсә дә, бу яктан бик бәхетле Хисамовлар. Айгөлнең туганнары ярдәмнәреннән ташламыйлар. Олы уллары Фазыл да эне-сеңелләренә әйберне кызганмый. Кайткан саен, кирәкле әйбер алып кайтырга тырыша. Балалар футбол уйнарга, балыкка йөрергә яраталар. Авыл балалары да Энҗене дә, Фернандоны да бик тиз үз иткәннәр. Хәзер алардан башка уйнамыйлар да икән.

- Миңа бу гаиләмдә нык рәхәт,-ди Энҗе. - Минзәләдә торганда төрле вакыт булды. Анда әнием үземнеке булса да, әти үземнеке булмагач, кыенырак иде. Приютта да сагына идем. Ә монда гел икенче төрле. Абыйларым, апайларым бар. Эшкә дә өйрәнергә мөмкинлек күп. Киләчәк тормышка яктылык, өмет бар. Эшлибез дә, ял да итәбез. Киләчәккә планнар корабыз. Дәү әни белән сөйләшәбез. Кул эшләре эшләргә дә бик яратам мин.

- Монда яшәвемә мин бик шат ди, - фернандо да. Әнием: "Әгәр Зиннур абыеңнар үзләренә алсалар, аларны тыңла",- дигән иде. Биредә миңа рәхәт. Абый, апайлар бар. Бергә эшләве дә, уйнавы да күңелле.

Әлеге гаилә бүгенге көндә яңа йорт төзү белән мәшгуль. Түбәсен япканнар инде. Калган эшләрен төгәлләү өчен авыл җирендә яшәүчеләргә кагылышлы махсус программа буенча акча кайтканны көтәләр. Яңа өйгә күчүне балалар да түземсезләнеп көтә. Чөнки хәзер яши торган өйләре кечкенә. Ә яңа өйдә һәркемгә урын иркен булачак. Өстәвенә бу гаилә тагын бер бәби көтә.

- Хисамовларның тырышлыгына, уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел, -ди районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова. - Алардагы кебек олы йөрәк бөтен кешедә дә булса, ятимнәр булмас иде дә. Ничә төрле баланы көйләп-җайлап торырга күпме көч һәм сабырлык кирәк бит. Ә алардан беркайчан да зарлану сүзләре ишетмисең.

Шулай булмаса, өй балаларның шат авазларыннан яңгырап тормас, үзара дус-тату яшәмәсләр иде. Биредә синеке, минеке дигән сүз юк. Барысы да уртак. Киләчәктә дә шулай булсын. Үсеп җиткәч, барысы да әти-әниләренә рәхмәтле булып, аларга кадер-хөрмәтләрен кызганмыйча яшәсеннәр иде. Хәер, монысына шикләнмәсәк тә буладыр. Юкка гына оясында ни күрсә, очканында шул булыр димиләр. Ә Хисамовларда үзара хөрмәт хисе һәркемгә үрнәк булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев