Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелендә мәңге яз

Түбәләрдән тамган тамчылар, чыпчыклар чыркылдавына кушылып, язгы кояш нурлары җиһанны иркәли. Шушы көннәрдә үзенең 65 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Рәмилә апа Салихованың да күңел халәтен чагылдыра сыман әлеге вакыт. Җыйнак гына гәүдәле, һәркем белән уртак тел табып яшәүче, иң мөһиме - кечкенә генә Чирү авылындагы җанлылыкны саклап торучы Рәмилә...

Түбәләрдән тамган тамчылар, чыпчыклар чыркылдавына кушылып, язгы кояш нурлары җиһанны иркәли. Шушы көннәрдә үзенең 65 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Рәмилә апа Салихованың да күңел халәтен чагылдыра сыман әлеге вакыт.
Җыйнак гына гәүдәле, һәркем белән уртак тел табып яшәүче, иң мөһиме - кечкенә генә Чирү авылындагы җанлылыкны саклап торучы Рәмилә апаның активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Әлеге авылда гомер итә башлавына да 40 елдан артык булган. Шушы дәвер эчендә Чирү аның икенче туган авылына әйләнгән дисәк тә, ялгыш булмас. Ул белем биргән балаларны саный китсәң, алары да шактыйга җыеладыр. Әйе, гомер буе башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргән ул.
Рәмилә апа тумышы белән Иске Сәфәр авылыннан. Рәхимә һәм Әшәрәфҗанның дүрт кызларының тәүгесе булып дөньяга килгән кыз мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче әниләре Рәхимә апаның кичләрен план төзүен күзәтергә ярата.
- Минем дә план төзисем килә дип, әнине җәфалагач, ул әйтеп тора, мин яза идем, - дип искә алды Рәмилә апа.
Киләчәктә сайлаячак укытучы һөнәренә мәхәббәтне кызда нәкъ менә әнисе тәрбияләгән дә. Башта Иске Сәфәр мәктәбендә сигезьеллык, аннан Иске Байсарда урта белем алгач, бер ел Алабугада вожатыйлар курсын тәмамлый да, Иске Кормаш мәктәбендә әйдәман буларак хезмәт юлын башлый. Биредә эшләү дәверендә Татарстан әйдәманнарының беренче слетында делегат буларак катнашуы күңеленә тирән уелган аның. Өч елдан соң Рәмилә апа Чирү авылына, башлангыч сыйныф укытучысы булып күчә. Һәм бар күңелен биреп, укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә керешә. Кечкенә авыллардагы башлангыч мәктәпләрдә гадәттә берничә сыйныфны бер укытучы укыта. Рәмилә апага 1-3 нче сыйныф укучыларына бер дәрестә берничә төрле тема аңлату җиңелләрдән булмагандыр. Әле өстәвенә, авылда балалар бакчасы да булмаганлыктан, әби-бабай тәрбиясендәге тиктормасларны парта артында утырту, билгеле бер кысаларга кертү дә көч һәм сабырлык таләп иткәндер.
- Азкомплектлы мәктәптә баланы мөстәкыйль эшләргә өйрәтергә кирәк. Шуны истә тотып, мин эшне 6 яшьлек балаларны мәктәпкә әзерләүдән башлый идем. Әзерлек эшләре план нигезендә, яңа елдан соң башлана. Ул, атнага өчәр көн булып, май аена кадәр дәвам итә. Анда булачак укучылар дөрес утырырга, санарга, мәктәпнең тәртипләренә өйрәнәләр иде, - ди ул.
Мәктәп кечкенә, укучылар саны аз дип, беркайчан да хафаланмый мөгаллимә. Һәрвакыт күңелле һәм файда алырдай чаралар үткәрә. Төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Үзенең тормышка ашмый калган артист булу теләген укучылары аша күпмедер күләмдә чынга ашыра. 1994 һәм 1999 елларда районда уздырылган балалар театры конкурсында 3 сыйныфта укучы 4 бала белән уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булуларын зур горурлык хисләре белән искә алды. Әлбәттә, мондый җиңүләргә ялгызың гына ирешеп булмый. Бу очракта Рәмилә апаның төп булышчылары булып ата-аналар һәм тормыш иптәше Шәйхенур абый тора.
- Чирү авылы кечкенә булса да, ата-аналар һәрвакыт мәктәп белән тыгыз элемтәдә тордылар. Кулларыннан килгән кадәр булыштылар. Беркайчан да укытучыга гаеп атмадылар, балаларыбыз белсен дип тырыштылар, - ди ул.
Бу урында әңгәмәбезгә Шәйхенур абый да кушылды:
- Рәмилә өчен һәрвакыт эше беренче урында булды. Хезмәтен шул тикле яратып башкарды. Шуңа күрә, мин дә булдыра алган кадәр ярдәм иттем һәм аның фикерләрен куәтләп тордым. Аңа карап тормышыбыз кешенекеннән ким булмады. Бар нәрсәбез җитеш, Аллага шөкер, гомер буе бер-беребезне санлап яшәдек. Рәмилә нык яхшы тормыш иптәше булды. Ике якның да туганнарын хөрмәт итә, рәхмәт аңа.
Әнә шулай эш-эш дип янып йөреп, елларның үткәне сизелми дә калган. Үзенең гадилеге, эчкерсезлеге нәтиҗәсендә тавыш-тынсыз гына эшләгән дә эшләгән. Дан-шөһрәт артыннан кумаган. Шулай да, намуслы хезмәтләре бәяләнгән дип исәпли ул. 1991 елдан "Өлкән укытучы" исеме бирелү, 2004 елда "Ел укытучысы" бәйгесендә лауреат булуы, 2005 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булуы шул хакта сөйли. Укытучы апалары юлыннан китеп, әлеге һөнәр буенча хезмәт куючы 30га якын укучысы белән дә хаклы рәвештә горурлана. Димәк, үз һөнәренә мәхәббәт хисләре тәрбияли алган.
Укучылары гына түгел, үзенең өч баласы да (хәер, алар да башлангыч белемне әниләрендә алганнар) әниләре юлын дәвам иткән.
- Мәктәптә беркайчан укучыларны аермадым. Үз балаларыма да, "әни" дип түгел, "апа" дип кул күтәрегез, мин мәктәптә сезгә укытучы апа дип әйтә идем, - дип елмая Рәмилә апа.
Уллары Илнар белән кызлары Ләйлә бүгенге көндә Иске Сәфәр мәктәбендә укыта. Төпчекләре Луиза район мәгариф идарәсендә хезмәт куя.
Өчесенең дә үз гаиләләре бар. Әти-әниләрен балдан татлы 8 малай онык белән сөендергәннәр. Рәмилә апа белән Шәйхенур абый бүген балалар, оныклар дип янып яши.
Камиллекнең чиге юк диләр. Рәмилә апа да, лаеклы ялга туктаса да, үз өстендә эшләвен дәвам итә. Башта 4 ел райондагы "Җәмигъ" мәчете каршында дин дәресләре алган. Хәзер "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый.
Алай гына түгел, Чирү авылы тарихы белән кызыксынып, мәгълүматлар туплап, аның кешеләренә багышлап, "Туган авылым минем Чирүем" дип исемләнгән китап чыгарган.
Рәмилә апаның бүген дә күңеле көр, егәрлеге җитәрлек. Авылдашларының һәрберсенең язмышы белән кызыксынып яши. Үткәрелгән чараларда катнаша.
Бу көннәрдә аның телефоны тынып тормый. Үзе укыткан укучылары, хезмәттәшләре, якыннары юбилее белән тәбрик итә, изге теләкләрен тели. Күңеле исә сөенечтән җилкенә. Димәк, куелган хезмәтләре бушка китмәгән. Гомер юкка үтмәгән. Киләчәктә дә шушы күтәренке рухны сүндермичә, җанлы тормыш белән яшәргә язсын Сезгә, Рәмилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев