Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңелендә һәрчак аклык

- Аның янына керсәң, берәр әйбер алмый чыкмыйсың инде. Тәмле теле белән юмалап, чегән кебек, барыбер бер әйбер алдыра ул, - диләр аның хакында авылдашлары. Чынлап та, гел елмаеп торган Гөлфәйдә апа яныннан буш кул белән чыгып китәсе килми шул. Әнә шулай ничә еллар инде Иске Сәфәр авылы халкына хезмәт...

- Аның янына керсәң, берәр әйбер алмый чыкмыйсың инде. Тәмле теле белән юмалап, чегән кебек, барыбер бер әйбер алдыра ул, - диләр аның хакында авылдашлары. Чынлап та, гел елмаеп торган Гөлфәйдә апа яныннан буш кул белән чыгып китәсе килми шул. Әнә шулай ничә еллар инде Иске Сәфәр авылы халкына хезмәт күрсәтә ул.
Тумышы белән шушы авылдан булгангадыр - һәр кешесе таныш һәм якын аңа. Гөлфирә һәм Фәнис Имамовларның икенче кызлары булып, 1963 елның 9 гыйнварында туган Гөлфәйдә апа урта мәктәпне тәмамлагач, Минзәләдәге училищеда укый. Ике ел шунда ипи комбинатында эшләгәч, туган ягына кайта. Актаныш кулланучылар җәмгыяте каршында оештырылган сатучылар курсында укый һәм Иске Сәфәр авылындагы ашамлыклар кибетендә эшли башлый. Аралашучан һәм ягымлы кызны барлык сатып алучылар да бик тиз үз итәләр. Шактый тәҗрибә туплаган өлкән сатучы Рәмзә һәм Хәния апалар исә аңа ипләп кенә әлеге һөнәрнең барлык серләрен төшендерәләр. Сатып алучыларга ничек итеп товарны тәкъдим итәргә кирәклеген аңлаталар.
Ул эшли башлаган елларда ипинең тиен генә торган вакытлары. Халык терлегенә ашату өчен капчыклап кара ипи ала.
- Ипи киләсе көнне иртәдән үк кибет ишек төбенә халык җыела. Шунда авыл яңалыкларын сөйләшәләр. Бар яңалыктан хәбәрдар булып тора идек. Ерактан ипи машинасы күренүгә, бөтен кеше эчкә кереп тула. Кайвакыт ипи ташырга да урын калмый иде, - дип искә ала ул елларны Гөлфәйдә апа.
Сатучының осталыгын күреп алган "ЧулМан" кибете җитәкчесе Чулпан Газизҗанова 2006 елда аны үзләренә эшкә чакыра. Шул елдан башлап, Гөлфәйдә апа әлеге кибеттә эшли.
Авыл халкы исә кибеткә, бүген кем икән, Гөлфәйдә булса ярар иде, дип бара.
Җитәкчеләре Чулпан Газизҗанова да аның хезмәтеннән канәгать булуын яшерми.
- Кибетне тотып торучы терәк дип әйтер идем мин аны, - ди ул. - Кибеттә нинди товар кимегәнен, халыкның нинди товарны яратып алуын биш бармагы кебек белә. Кирәкле товарларны вакытында язып заказын бирә. Аның кебек озак еллар бер урында сатучы булып эшләүчеләр бик сирәк шул. Без Гөлфәйдәне 55 яшьлек юбилее уңаеннан ихластан тәбрик итәбез. Аңа исәнлек-саулык, шатлык, гаилә бәхете телибез.
Гөлфәйдә апаның уңганлыгы эшендә генә түгел, шәхси ихатасында да күренеп тора. Бар җире ялт иткән. Тормыш иптәше Васыйл белән ике бала тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардылар. Кызлары Энҗе Чаллыда гомер итә, үзенең гаиләсе бар. Уллары Илнур да Чаллыда эшли.
Әлеге уңган ханым ике якның да туганнарын бердәй тигез күреп, аларны хөрмәт итеп яши. Кем генә керсә дә, өстәле тулы ризык, чәе кайнаган, йөзе якты аның. Без дә Гөлфәйдә апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, ихлас теләкләребезне ирештерәбез. Һәрвакыт шулай ачык йөзле, киң күңелле, мөлаем булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев