Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Күңеленең җылысы һәм ныклыгы һәр яңалыкта

Хатын-кыз - гүзәл, нәфис зат, дибез. Һәм моны үзгәртеп булмый. Тормышта үтелгән юлы, хезмәте, яшәү мизгелләре аша ул төрлечә сыналырга, сынмый чыныгырга мөмкин. Ә нәфислек кала. Корыч ныклыгы белән ул үз сукмагын сала. Җимерелгән хәрабәләр төзелә, чуалган сукмаклар языла, тутыккан тимердән музыкаль аһәң чыга, хәл итеп булмастай тоелган четерекле эш...

Хатын-кыз - гүзәл, нәфис зат, дибез. Һәм моны үзгәртеп булмый. Тормышта үтелгән юлы, хезмәте, яшәү мизгелләре аша ул төрлечә сыналырга, сынмый чыныгырга мөмкин. Ә нәфислек кала. Корыч ныклыгы белән ул үз сукмагын сала. Җимерелгән хәрабәләр төзелә, чуалган сукмаклар языла, тутыккан тимердән музыкаль аһәң чыга, хәл итеп булмастай тоелган четерекле эш барышы да яңача төсмерләр белән балкый башлый. Тормышта яңалык һәм гүзәллек шулай туа.
Римма Зыя кызы белән күркәм һәм гүзәл бәйрәме алдыннан очрашып сөйләшүебез дә әңгәмәдәшемнең тормыштагы яшәү кануннарына аваздаш килеп чыкты. Һәр эше, хәл итәсе җитди мәсьәләләре, язмыш борылышлары бәйрәмнәр вакытына туры килеп, еллар аша аны чыныктырган да, мизгел эчендә чишелеш табу зарурилыгы аны заманнан алда әйдәп барырга да өйрәткән.
- Җаваплы, мәшәкатьле чор - җылылык сезонын ачу алдында торабыз. Иртән торгач та телефоннан чылтыратып, кайда, ничек төн чыкканнарын, четерекле аварияләр килеп чыкмаганмы, белешәмен. Һәр иртәне инженер-техниклар белән көнне планлаштырудан башлыйбыз, техниканы, ресурсларны туплыйбыз. Көн дәвамында да кичектергесез хәл итәсе очраклар килеп туа. Бәйрәм алды мәшәкатьләре көндәлек эш белән үрелгән. Үтелгән юлга карыйсың, уйланасың, - ди районның "Коммунсервис-Актаныш" җитештерү берләшмәсе җитәкчесе Римма Кустова.
2004 елның 23 февралендә әлеге эшкә билгеләнә ул. Моңа кадәр дә җаваплы тармакларда эшләсә дә, җитәкче буларак, беренче тапкыр. Район хакимиятендә икътисад бүлеген җитәкләгән җирдән эшкә керешүенә өч көн дә үтми - республиканың арбитраж суды Актаныш коммуналь хуҗалыгының банкротка чыгуы турында 26 февральдә карар чыгара. Оешмада ярты ел хезмәт хакы бирелмәгән. Техникалар иске. Лизингка алынган яңаларына акча түләнмәгән. Аларны да килеп алып китәләр. Өстәвенә буранлы ел. Техникаларны чыгарырга ягулык юк. Таркаулык, тиешле исәп эше куелмаган, акчаны да юллап алу юк.
Лизингка алынган техникаларны ничек тә саклап калырга тырышып, һәр эшләгән эшне сметага салып исәпләп, яңадан шуларга акча сорарга өйрәнәләр.
Лампочка өчен генә акча сорап, техника чыгарганны да, куелган хезмәтне дә исәпкә алмаган җирдән, эш барышын бер системага салу ил буенча коммуналь тармакка реформа ясау белән дә кушылып китә. Пенсия һәм салым органнарына гына да 44 миллион бурычы җыелган банкрот оешманы яңача үзгәртеп кору өчен яңалыклардан хәбәрдар булып, гамәлгә кертү, законнарны белү һәм шул ук вакытта икътисадны көйләү, базарда үз урыныңны билгеләү, коллективны туплау җитәкче буларак тәүге адымнарын башлаган хатын-кызны чыныктыра да, сыгылмалылыкка да өйрәтә.
Кама политехника институтында инженер-электромеханик белгечлеге алып, КамАЗда мастер булып хезмәт юлын башлау, андагы эш оештыру алымнары, җитештерү культурасы һәм Актанышка кайткач тупланган тәҗрибә - 90 елларда фермер һәм эшмәкәр булып үзеңне сынап карау, "Актанышнефтепродукт" оешмасында икътисадчы булып эшләү, " Ак барс" банкында кыйммәтле кәгазьләр белән эшләүче вәкил булып эш башлап, өстәмә офис җитәкчесенең урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелү, хакимияттә икътисад бүлеген җитәкләү - һәммәсе дә Римма Зыя кызын тормышта яңалыкка омтылучы, эзләнүчән, эш барышын системага салып, динамика булдыручы көчле ихтыярлы, таләпчән җитәкче итеп формалаштыра.
2005 елда коммуналь тармакны реформалаштыру, ташламаларны акчалата түләүгә күчү - халыкка субсидия түләү формасын гамәлгә кертү, республикада тарифлар буенча дәүләт комитетының икътисади нигезләнгән тарифлар билгеләве җитештерү тармагына яңа сулыш алып килә. Су һәм җылылык трассаларын яңартып эшләүдә, төзекләндерүдә эзлеклелек булдырыла, яңа техникалар алына. Актанышта суны җыеп, системадагы басымны автомат көйләп, су бирелә башлый. Үзәк котельный яңартып эшләнә, җылылык трассалары яңартыла. Файдаланылган суны биологик юл белән чистарту корылмасы төзелә.
Актаныш коммуналь тармагы республикада үзенчәлекле яңа алымнар кертү белән аерылып тора. Хатын-кыз җитәкченең нәфислеккә, матурлыкка омтылуы районны төзекләндерүдә, яшелләндерүдә чагылыш таба.
- Икътисадчы булып эшләгәндә үк әлеге эшләрдә катнаша идем. Уйлап таба, үзгәртеп эшли идек. Яшелләндерүдә чәчәклекләрнең төсләр бизәлешен, вертикаль яшелләндерүне республикада беренчеләрдән булып керттек. Яңа ел чыршысы бизәлеше дә үзенчәлекле иде. Күңел җылысын биреп эшләдек. Актаныш елкасының яктылык диодлары бөтенләй икенче җирдә кулланыла торган, без аны җайлаштырдык. Аерым җепләрдән төсләрне җыеп бәйләдек. Ерактан күренә торган композиция, яктылык шоуы барлыкка килде, - ди Р.Кустова. - 79 кеше эшли оешмада. Җаваплылык зур, бездә очраклы кешеләр эшли алмый. Төрле очраклар килеп чыга. Квалификацияләре югары, тәҗрибәләре зур. Пенсионерларыбыз 80гә якын, балалар да 120гә җитә, 16 инвалид - һәркайсы белән чаралар оештырабыз. Дус, тату яшибез, спортта да, мәдәнияттә дә уңышларга ирешәбез. Быел смотр концертында Нәкый Исәнбәтнең "Кодача" дигән мюзиклын куйдык. Яркәйдән алып кайтып, башкортчадан татарчага тәрҗемә иттек. Күңел күтәрелеп китә шундый мизгелләрдән. Җыр да, күмәк бию дә бар. Комедияне кую авыррак, кешене көлдерү өчен образга керә белергә кирәк.
- Тормыш иптәшем Андрейга бик зур рәхмәтлемен, эштә дә, гаиләдә дә терәк. Ике ул үстердек, кечкенә кызыбызны тәрбиялибез хәзер. Оныклар да гаиләбезнең яме. Гаилә ул - аерым дәүләт. Хезмәтемнең тынгысыз икәнен аңлыйлар. Ял көнне дә чыгып китәргә туры килә, төрле ситуация була, четерекле аварияләр дә килеп чыга. Гаиләдә дә, хезмәттә дә һәр көнне кабатланмас, матур һәм нәтиҗәле итүдә гаиләмә дә, коллективыма да ихлас рәхмәтлемен. Тормышымда аларның ярдәме, терәге, ихтирамы һәм хөрмәте - иң зур бүләк миңа.
Хезмәтендә хөрмәтләнеп, ТР торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеменә лаек булучы, 2006 елда "Ел хатын-кызы" республика лауреаты,
республиканың, районның күп санлы мактау кәгазьләре иясе Римма Зыя кызын гомер бәйрәме - 22 сентябрьдә 55 яше тулган көне белән гаиләсе - тормыш иптәше Андрей, уллары Айзат, Володя, килене Лена, кызы Алинә, оныклары Марат, Тимур, Давыт һәм хезмәт коллективы ихластан котлыйлар. Киләчәктә дә бергәләп яшәргә һәм эшләргә, матур уңышларга ирешергә сәламәтлек, иҗадилык, яшәү көче теләп калалар.
Хөрмәтле җитәкчебез - "Коммунсервис-Актаныш" җитештерү берләшмәсе директоры РИММА ЗЫЯ кызы КУСТОВАның 22 сентябрьдә туган көне - 55 яшьлек олуг юбилее!
Җитәкчебез! Сезне туган көнегез белән ихластан котлыйбыз. Коллективны туплап, районның олы җитештерү тармагында халыкка өзлексез, заманча технологияләрне кулланып уңайлыклар тудыруда, коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә һәр көнне куючы хезмәтегез бәяләп бетергесез. Уңайлы һәм куркынычсыз хезмәт шартлары, матди-техник базаның ныклыгы безгә хезмәтебезне яратып башкаруда, икътисади тотрыклылыкка ирешүдә һәм үзебезне төрле өлкәләрдә күрсәтергә, район, республика күләмендә уңышка ирешергә мөмкинлек бирә.
Сезгә киләчәктә дә ныклы ихтыяр көче, сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез, гаилә иминлегендә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, Андрей белән тигезлектә байлыкта, муллыкта гомер кичерергә язсын.
Иң изге теләкләр белән, "Коммунсервис-Актаныш" җитештерү берләшмәсе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев