Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Кем ятимне карый, аңарга Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле итте“

Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребез с.г.в. бик олы әҗерләр вәгъдә итә: "Кем ятимне карый, аңарга Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (ваҗиб) итте", - ди. Икенче бер хәдисендә ятимне караучыга: "Дөреслектә, җәннәттә бер йорт бар, ул йорт Шатлык йорты дип йөртелә, ул йортка беркем дә кермәячәк, бары тик мөэмин ятимнәрне шатландыручылар гына керә...

Ятимнәрне тәрбияләүче кешеләргә Пәйгамбәребез с.г.в. бик олы әҗерләр вәгъдә итә: "Кем ятимне карый, аңарга Аллаһы Тәгалә җәннәтен тиешле (ваҗиб) итте", - ди. Икенче бер хәдисендә ятимне караучыга: "Дөреслектә, җәннәттә бер йорт бар, ул йорт Шатлык йорты дип йөртелә, ул йортка беркем дә кермәячәк, бары тик мөэмин ятимнәрне шатландыручылар гына керә алачаклар", - дигән. Пәйгамбәребез с.г.в. безне ятимнәргә карата рәхимле һәм шәфкатьле булырга өнди: "Ятимгә шәфкатьле әти шикелле бул һәм бел: ни чәчсәң, шуны урырсың".
"Матур гына яшәп ятканда, әнием авырып китте. Сабыйлыгым белән чиренең ниндилеген дә аңламадым, хастаханәгә баргач, терелер, дип уйладым. Тормыштагы шатлык, кайгы, бәхет сүзләренең әле мәгънәләрен дә ныклап төшенмәгән чакта, әнием күзләрен мәңгегә йомды. Ике апаем һәм әтием белән ятим калдык...
Безне Мөслим балалар йортына илттеләр. Анда безнең кебекләр күп иде.
... Бер көнне бүлмәгә Алмас абый белән Венера апа килеп керде. Алар белән сөйләшкәч, миңа җиңел булып китте. Тәрбиягә бала алу өчен документлар җыйганнар икән. "Син инде зур кыз, үз юлыңны үзең сайла", - диде Венера апа. Мин бу гаиләгә килеп кергәч, башта үземне башка илдә кебек хис иттем. "Кыенсынма, син хәзер үзебезнең кеше, безнең гаилә кешесе", - диде Венера апа. Миңа бик тә рәхәт иде бу минутта..."
Моң-сагыш та, югалту ачысы да, рәхмәт хисләре дә тулы бу хатны язган Лиана Галиевага инде 18 яшь, Минзәлә техникумында белем ала. Авыр чакта ярдәм кулы сузган, үз әти-әнисен алыштырган, олы тормышка әзерләп озаткан бу гаиләгә кызның ихлас рәхмәт хисләре тулы шигырьләре миндә аз түгел. Ул хәзер дә кунакка монда - Киров авылындагы Сабитовлар йортына кайтып йөри. Югыйсә, закон буенча, тәрбиягә алган гаилә балаларны 18 яшькә кадәр генә тәрбияли, аннан ул үз көнен үзе күрергә тиеш.
- Алар үзләре үскән йортны үз өйләре дип белә, шунда кайта. Менә Сәфәрдән тагын бер егет - Артурга инде 20 яшь тулды, шушы йорт, шушы гаиләне генә үзенеке дип белә ул. Аны тәрбиягә алып үстергән игелекле затлар Артурның үзенең җыелган акчасыннан машина алып бирделәр. Хәзер фатир артыннан йөриләр. Балаларны ятимлек ачысыннан йолып калыйм, киләчәгенә дөрес юл сайларга ярдәм итим, дип чын күңелдән тырышкан әти-әни алар өчен гомергә иң кадерле кешеләр булып кала, - ди опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова. - Менә Актаныштан Айгөл Мансурова - гомерен балаларына багышлаган кеше. IX сыйныфны тәмамлагач, тәрбиягә алынган улы Айдарны Казанга икътисад, идарә һәм хокук институты каршындагы колледжга укырга кертте. Монда спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөргән Айдар анда да бассейнда шөгыльләнүен дәвам итә. "Һәр кичне телефон аша яртышар сәгать сөйләшәбез. Бик сагына, кайтасы килә, дип әйтә", - дип, үзе дә күз яшьләре белән сөйли. Шөкер, язмыш җилләре белән болай да бик яшьли авыр сынаулар кичергән бу балаларга өзелеп торучы әти-әниләребез җитәрлек, - ди ул сөенеп.
Бүген районда туганнары, әби-бабасы, якыннары тарафыннан опекага алынган 37 бала һәм чит гаиләләргә тәрбиягә алынган 28 бала исәпләнә. Уллыкка-кызлыкка алынганнар да җитәрлек. Вакытлыча приютка урнаштырылган ике сабыйның киләчәге тиздән хәл ителәчәк, ә сыеныр урын тапмый балалар йортына озатылган бер генә бала да юк.
- Гадәттә, бала алырга уйлап мөрәҗәгать итүчеләр, кечкенә бала булмасмы, дип сорыйлар. Әлбәттә, талны яшьли бөгү җиңелрәк. Гаилә, йорт тәрбиясен кечкенәдән сеңдереп үстерү күпкә отышлы. Әмма шунысын да берничек тә хәтердән чыгарырга ярамый: бала бик тиз үсә, буй җиткерә. Яшүсмерлек чорында барысы да холык күрсәтергә ярата, мондый балалар исә аеруча да. Кич чыга, төн буе йөри башлыйлар, әйткәнне тыңлыйсы, ишетәселәре килми, әти-әни белән конфликтка керәләр. Өстәп, генетика дигәнен берни эшләтеп булмый - табигатьтән туганда ук салынган әти-әни холкы, гадәтләре, үзенчәлекләре нәкъ шул вакытта калкып чыга. Аннан, ялгыштык микәнни, дөрес эшләмәдек микәнни, нишләргә, дигән мең төрле сорау белән әти-әни миңа килә. Андыйлар белән безнең бүлек, әти-әнисе, мәктәп бергәләп эшлибез. Шуңа күрә, гаиләгә тәрбиягә бала алырга уйлаган әти-әниләр бар яклап, берничә ел алга карап, ныклы әзерлек белән килсеннәр иде. Бары тик бик нык ярата белгән, шул ук вакытта бик сабыр, түзем кешеләр генә мондый бала күңеленә дөрес ачкыч ярата.
- Мөрәҗәгать итүчеләрнең, шулай да, холык-фигылен, теләк-ниятләрен бер күрүдә аңлап бетереп тә булмыйдыр.
- Минем иң курыкканым - балага гаилә сайлаганда ялгышмасам ярар иде, дөрес фикергә килсәм иде, димен. Әлбәттә, кешенең күңелен бер карау белән генә аңлап булмый. Гаиләләрне бар яклап та тикшерәбез. Безнең янга алар балаларны ихластан кайгыртып, тиешле тәрбия бирербез, дип ышандырып киләләр. Күрәсең, үз балалары кебек булырлар дип уйлыйлардыр. 15 ел эшләү дәверендә төрлесен күрергә туры килде. Тиешле тәрбия биреп бетермәгән гаиләдән алып, бер баланы икенче гаиләгә биргән очрак та булды (бүген ул бала өчен күңел сөенә, "әтием", "әнием", "абыем" дип өзелеп тора, аннан да бәхетле кеше юк).
- Ятим яки караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга кагылышлы указ кабул ителгәч, хәйрия һәм гаилә елларында зур чаралар уздырылды, мөмкин кадәр күбрәк нарасыйны әти-әниле итү бурычы куелды. Тик сан артыннан куып, сыйфат ягы онытылды. Нәтиҗәдә, бернинди әзерлексез асрамага бала алучылар беренче кыенлыклар башлангач ук, ни эшләргә белмичә аптырап калдылар, балаларны яңадан балалар йортларына илтеп тапшыру дулкыны да булды.
- Республикада андый хәлләр хәзер дә күзәтелә. Әйтеп үткәнемчә, үсә башлагач, яшүсмер чагында баланың үз-үзен тотышы, холкы үзгәрә, алар әти-әни белән уртак сүз таба алмый башлыйлар, тыңламаган вакытлары да күп була. Соңгы чиктә килешүне таркатырга туры килә. Бездә дә андый очрак булды - 14 яшьлек яшүсмер яңа гаиләдә уртак тел таба алмады, урлашып жинаять кылды, аны балалар йортына жибәрергә мәҗбүр булдык. Гаиләгә бала алганда башта мәҗбүри 90 сәгать уку каралган - Чаллы педагогия институтында психологлар, опека бүлеге, балалар йортыннан килгән белгечләр, юристлар булачак әти-әни белән эшли, баланың характер үзенчәлекләрен аңлата-аңлата, төрле ситуацияләрне тикшереп, эш алып баралар. Шушы укудан соң фикерләреннән кире кайтканнар да бар. Җитәкчелекнең максаты - балалар йортлары санын киметү, андагы балаларны мөмкин кадәр күбрәк гаиләләргә урнаштыру. "Ятимнәрне тәрбияләүдә һәртөрле форма яшәүгә лаеклы. Ләкин бу балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү - иң яхшысы", - дигән иде республика илбашы Рөстәм Миңнеханов та.
Тик, үзебезнекеләрне үстердек бит әле, дип җиңел генә уйлап, берьюлы 2-3 бала алырга теләк белдереп килүчеләр бар. Бу балалар - гадәти тормышлы гаиләдә үскәннәр түгел, бик авыр стресс кичергән, эчкече әти-әнисенең шундый ук эчкече дуслары белән аралашуын күргән, кайчандыр бер кабым ризыкка тилмергәннәре дә бар. Аларның тормышка карашы, фикерләве бөтенләй башка. Үз балаңа яраган тәрбия генә җитми бу ятимнәргә. Моңа күңелең белән алдан әзер булу кирәк.
- Балаларны акчасы өчен алалар дигән сүзне еш ишетергә туры килә...
- Дәүләт балаларны тәрбиягә алучылар, уллык-кызлыкка алучыларга хәерхаклы. 7 яшьтән зуррак, берьюлы ике баланы уллык-кызлыкка алучыларга бер мәртәбә бирелә торган пособие күләме бүген 115 мең 759 сум. Баласыз гаилә уллык-кызлыкка ике бала ала икән, ана капиталыннан да файдалана ала. Тәрбиягә ятим һәм караучысыз калган бала алган гаиләгә бер баланы карау өчен һәр ай саен дәүләт тарафыннан 8783 сум күләмендә пособие бирелә, килешү нигезендә бер бала өчен 3 мең сум күләмендә айлык хезмәт хакы билгеләнә. Әгәр баланы тәрбиягә алучы кеше педагогик яки медицина белеменә ия икән, тагын 3102 сум түләнә. Өстәп, тәрбиягә алган 3 яшькә кадәрге яки инвалид бала караган өчен хезмәткә түләүнең билгеләнгән күләме бүген 900 сум тәшкил итә. Күрәсез, айлык керем начар түгел. Шуңа күрә, эшсез калдым, яшәргә кирәк, савап та булыр дип бала алырга уйлаганнар белән очрашулар сирәк күренеш түгел. Их, шул ятимне бәхетле, әти-әниле, туганлы итәр идем, дип килсен иде ул безгә гаиләләр! Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар: гаиләгә кергән баланы дәвалау өчен хастаханә юлын таптарга, табибларга йөрергә, өстәмә чыгымнар тотарга кирәк була. Бирелгән айлык пособие күләме генә дә җитмәскә мөмкин. Гомумән, мин үзем бала алырга теләүчеләргә инвалид балаларны сөендерсәләр, икеләтә савап алырлар иде, димен. Андый бала өчен иң беренче чиратта савыгу, терелү мөһим. Шуңа күрә, үземнең күзәтүләремнән чыгып әйтәм, алар белән контакт тизрәк урнаша. Характер күрсәтү, гаиләдәге яңа тәртипләргә өйрәнгәндә үз гадәтләрен өстен чыгару өчен тырышу кирәк түгел аларга. Бары тик яхшы мөнәсәбәт булсын һәм аякка басарга булышсыннар.
- Зуррак яшьтәге балаларны алучы гаиләләр бармы, алар белән ничек эш алып барасыз?
- Яшүсмерләр белән уртак тел табу, чынлап та, кыенрак, шуңа аларны гаиләләргә алмаска да тырышалар. Статистикага күз салсак та, бүген Татарстанда ятим һәм караучысыз калган балалар учреждениеләрендә барысы шундый 668 ятим һәм караучысыз калган бала исәпләнә, алар арасыннан 10 яшьтән 18 яшькәчә балалар саны - 484. Бездә әле 10-11 яшьлекләрне алып, гаилә җылысы бирүчеләр бар, бер гаиләбез 13 яшьлек кызны алып үстерде, ул инде балигъ булды -18 яшен тутырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев