Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кемдер елый, кемдер үзенең хаклы булуын раслый

21 сентябрь көнне район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А. И. Тимиров җитәкчелегендә административ комиссия утырышы булды.

Сарык, кәҗә, сыерларын караучысыз йөртүчеләрнең эшләре каралды бу көнне.


Әтәс авыл җирлегенә караган Апач, Чынык авылларында яшәүче ике өлкән яшьтәге абый керде иң элек. Үзләренең гаепләрен таный алар. "71 яшькә җитеп, әле мондый эшләрдә катнашканым юк иде",- ди кыенсынып, Апач авылыннан килгән бабай. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шул рәвешле адмкомиссия каршына килеп басуы, беренче карашка бик тә кызганыч тоелды миңа.


Кисәтү ясалды дигән кәгазьне кулларына тапшыргач та, рәхмәтләрен укып чыгып киттеләр.


Бүген каралган беркетмәләрнең күбесе Пучы авыл җирлегендә төзелгән. Пучы һәм Әнәк авылларында урамда күпләп сарык, кәҗәләре йөрүче авыл халкы чакырылган иде комиссиягә. Төзек, матур авылда көтүе белән сарык, кәҗә йөрүе, әлбәттә, аны бизәми. Кемдер алардан соң җыештырырга тиеш бит.


Беркетмә төзелү һәм штраф күләме белән килешмәүчеләр комиссия әгъзалары белән сүзгә дә килделәр. Иң беренче гаепле кеше- авыл җирлеге башлыгы, алар фикеренчә. "Көтү юк, шуңа сарыкларны урамга чыгарабыз",- дип сәбәп табалар алар. Авыл җирлеге башлыгы гына хәл итә торган эш түгел бит көтү оештыру. Авыл халкының үзенең дә теләге дә булырга тиеш, минемчә.


Бүгенге көндә ничә сарык асрыйсыз соравына, күбесе 10 һәм аннан күбрәк дип җавап бирә. 6-7 гаиләдә уртача 10лап сарык асрала дип уйласаң да, барлыгы 60-70 сарык җыела. Хуҗалар җыелып, чираттан көтүгә чыгуны оештырса, бер мәсьәлә хәл ителер иде. Административ комиссия әгъзалары тарафыннан беренче тапкыр беркетмә төзелүчеләргә кисәтү ясалды, кабаттан төзелүчеләргә минималь күләмдә штраф билгеләнде. 


2 сәгать барган җыелышта шунысына игътибар иттем- өлкән буын комиссия каршына килеп басулары өчен кыенсыналар,сүзгә килмиләр. Ә эш яшендәгеләр комиссия әгъзалары белән бәхәсләшәләр, үзләренең хаклы булуыен раслыйлар, гаепле кешене эзлиләр. Үз гаебеңне тану дөресрәк булыр иде бу очракта.


Матур, төзек авылларны һәрберебезнең күрәсе килә. Сарык, кәҗә, сыерның тәртипсез рәвештә авыл урамында, зират янында, кеше капка төбендә йөрүе авылны бизәми. 


Сүз уңаеннан, бүгенге административ комиссия тарафыннан 17 эш каралды. 7 кешегә 2000сум күләмендә штраф билгеләнде, 10 кешегә кисәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев