Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кемеровода сәүдә үзәгендә янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте

Дүртенче каттагы кинозаллар янгын вакытында өченче катка төшеп киткән. Кемероводо "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте. Бу турыда "ТАСС" агентлыгы гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче оператив штабка сылтама белән хәбәр итте. "Кинозал урынында тагын 11 мәет табылды. Шулай итеп 48 кешенең һәлак булуы расланды", -...

Дүртенче каттагы кинозаллар янгын вакытында өченче катка төшеп киткән.
Кемероводо "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте. Бу турыда "ТАСС" агентлыгы гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче оператив штабка сылтама белән хәбәр итте.
"Кинозал урынында тагын 11 мәет табылды. Шулай итеп 48 кешенең һәлак булуы расланды", - дип әйткән оператив штаб вәкиле. Тагын 16 кешене эзлиләр. Алар кинозалларда булуы мөмкин. Дүртенче каттагы кинозаллар янгын вакытында өченче катка төшеп киткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да 48 кеше үлемен раслады. Бу турыда ведомство башлыгы Владлен Аксенов хәбәр итте.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/26/160663/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев