Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кендек каны тамган җиремдә

Богады авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен киң ачып, шушы җирлектә туып-үсеп, әдәбият-мәдәният дөньясында күркәм үрләр яулаган якташларын каршылады. Зал түрендә Яңа Богадыдан Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, бик күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән, "Хисле тамчылар" китабы авторы Язилә Галләмова, "Гомер көземдә - язым" исемле шигырьләр җыентыгы авторы Рушания Арсланова-Байтимерова, Татарстанның...

Богады авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен киң ачып, шушы җирлектә туып-үсеп, әдәбият-мәдәният дөньясында күркәм үрләр яулаган якташларын каршылады.
Зал түрендә Яңа Богадыдан Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, бик күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән, "Хисле тамчылар" китабы авторы Язилә Галләмова, "Гомер көземдә - язым" исемле шигырьләр җыентыгы авторы Рушания Арсланова-Байтимерова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Солтанголдан Инсан Хөсәенов, Яңа Җияштән Фаяз Әминов, Яңа Богады авылы һәм аның кешеләре турында "Хәтер мәңгелек" дигән китап язган Тәнзилә Газизова урын алды.
Мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова, китапханә мөдире Рәзинә Мөнирова, Югары Богады клубы мөдире Илсөяр Кирамова, Солтангол клубы мөдире Илфира Исламова көче белән әзерләнгән бу чара авыл мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан башкарылган матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Азат Тимершәех үзенең җырларын бүләк итте, Фаяз Әминов белән Инсан Хөсәенов такмак көенә матур итеп парлы бию башкардылар. Рушания һәм Язилә ханым үз шигырьләрен укыдылар.
Яңа Богады авылы тарихын җыеп, туплап китап итеп бастырган Тәнзилә ханым Газизова һәм аның гаиләсе адресына барлык авылдашлар тарафыннан ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре яңгырады.
Авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов кунакларны җылы сәламләде. Кече ватаныбызга мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияли торган шушы кичәгә килгән бар халыкка рәхмәт әйтте һәм алга таба да мондый очрашулар кабатлансын, дигән теләкләрен җиткерде. Кунакларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Күңелләрне кузгатырлык бу истәлекле кичәгә килгән авылдашлар, күршеләр, дуслар, туганнар җылы тәэсирләр алып өйләренә таралыштылар.
Пар чишмә суын эчеп, авылыбыз белән хозурланып, горурланып, кендек каны тамган туган җирдән кодрәт алып, илһамнарына дәрт өстәлеп, авылдашларыбызга зур рәхмәт хисләре белән, куанышып, кайткан кунаклар яшәгән җирләренә юл алды.
Әлеге очрашу тәэсирләре озак вакытлар буена йөрәкләрдә сакланыр, матур хатирәләр белән күп тапкырлар искә алыныр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев