Актаныш

Үкенерлек түгел үткәне

Гомер көзләренә якынлашкан саен кеше үзенең үткән юлы, кылган гамәлләре турында күбрәк уйлана башлый. Бу тормышның язылмаган кануны. Телисеңме син моны юкмы, ә уйлар үзеннән-үзе үткәнгә алып китә. Балачак, яшүсмер, яшьлек еллары, берәм-берәм күз алдыннан үтә. Бүгенгесенә шулар аша киленгән бит. ...Көзге көннәр аеруча кыска. Соң яктыра, бик иртә караңгысы...

Гомер көзләренә якынлашкан саен кеше үзенең үткән юлы, кылган гамәлләре турында күбрәк уйлана башлый. Бу тормышның язылмаган кануны. Телисеңме син моны юкмы, ә уйлар үзеннән-үзе үткәнгә алып китә. Балачак, яшүсмер, яшьлек еллары, берәм-берәм күз алдыннан үтә. Бүгенгесенә шулар аша киленгән бит.
...Көзге көннәр аеруча кыска. Соң яктыра, бик иртә караңгысы да төшә. Ә авыл кешесе өчен бу мөһим түгел. Әнә хуҗалык рәисенең дә эш сәгате күптән башланган. Тынгысыз җитәкче инде бер кат фермаларны, машина-трактор паркын, ындыр табагын әйләнеп чыгарга да өлгергән. Әйе, күпчелек яшьләр белән дус булган йокы аны үз итә алмады. Бу, бәлки, тәрбиядән дә киләдер. Үзләре дә тынгысыз, хезмәт сөючән әтисе Рәис ага белән әнисе Рәисә апа өч балаларын да кешелекле, ярдәмчел, кечелекле итеп үстерәләр. Хезмәт сөеп, барысын үз көчең белән эшләп тапкан байлыкның гына кадерле икәнен каннарына сеңдерәләр.
Яшьтән үк хезмәткә тартылып, җиргә беркеп, әти-әнисе биргән киңәшләрне һәрчак исендә тотып үскән Рәдиф Рәис улы җитәкче постына тырышлыгы, фидакарьлеге, вакыт белән хисаплаша белмәве нәтиҗәсендә күтәрелде. Башта комбайнчы ярдәмчесе, аннан шофер булып хезмәт куйган эшсөяр сигез ел туган авылы Актанышбашта комплекслы бригада бригадиры була. Шул вакытта авылның социаль йөзен үзгәртүгә дә күп көч куя ул. 10 гаиләгә колхоз өе салып бирелә. "Үзәк" кооперативлар берләшмәсе рәисе урынбасары булып эшләгәндә дә хезмәтчәннәргә уңайлыклар тудыру буенча шактый эшләр башкарыла. 1999 ел башында "Маяк" хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнгәч, Рәзиф Хәбибуллин җиң сызганып эшкә керешә. Ватылган-җимерелгән терлек тораклары, буш ындыр табаклары, техниканың юклыгы, акчасызлык... Нәрсәгә тотынса, шул юк. Маңгай тирен тамызып куйган хезмәтнең генә кадерле, эшләгән кешегә хөрмәтнең зурдан булуын, тиешенчә түләнүен, хезмәт дициплинасы булган җирдә генә уңышларга ирешеп булганлыгын маяклылар күңеленә тиз сеңдерә ул. Күпчелеге урлашу һәм эчүдән башканы белмәгән халыкның күзләре дөньяга башкача карый башлый. Эшләгән кешенең кадере барлыгына ышанычлары арта. Хуҗалык әкренләп алга китә, хезмәтчәннәр күңелендә киләчәккә өмет чаткылары уяна. Алар да, башкалар белән рәттән, алдынгыларның район җыенында бүләкләр ала башлыйлар.
2002 елда булдыклы җитәкчене "Үзәк" хуҗалыгына рәис итеп сайлагач алда телгә алынган сыйфатларның барысы да кабаттан яңара. Түбән тәгәрәгән хуҗалыкны аякка бастыру өчен көн белән төнне ялгап чабу да җитмәс кебек тоела аңа. Әмма максатына ирешмичә туктый торганнардан түгел ул. Иң элек, бар игътибарын игенчелекне күтәрүгә юнәлтә. Җирне дөрес эшкәртүнең мөһимлеген аңлаган, үзе дә агроном белгечлеге үзләштергән Рәдиф Рәис улы барлык басуларның технологик карталарын булдыра. Алар шуның нигезендә эшкәртелә, ашлана. Терлекчелектән дә мул продукция алу өчен көрәшелә. Күрсәткечләр күзгә күренеп яхшыра. 2005 елда исә хуҗалыкка таркалу чигенә җиткән "Сөн" хуҗалыгы да кушыла. Җитәкче өчен тагын бер сынау була бу. "Нива" ҖЧҖнә әйләнгән хуҗалыкны алып бару тагын да күбрәк энергия, көч таләп итә. Табышлылыкны арттыруга корылган базар шартлары да авыл хуҗалыгына үз таләпләрен куя тора. Ә ул - җитештерүне күтәрү, чыгымнарны киметү, алган продукцияне тиешле бәядән сату кебек факторларга бәйле. Моны тәҗрибәле җитәкче һәрвакыт истә тота. Чөнки сатып ала торган сәнәгать товарлары бик кыйммәт тора. Аларга бәяләр дә көннән-көн күтәрелә. Шунлыктан, рентабельлекне күтәрүгә бары тик җитештерүне арттыру һәм чыгымнарны киметү бәрабәренә генә ирешеп була.
Хуҗалыкның 5927 гектар авыл хуҗалыгы җирләре булып, шуның 5405 гектарын сөрем җирләре тәшкил итә.
Басуларында мул булып үскән игеннәр исә хуҗалыкның куанычы да, мактанычы да. Минераль ашламаларга өстәп, үзләреннән арткан саламнарны турап җиргә кертәләр. Басулар сабан белән сөрүдән арынып, тулысынча өстән эшкәртелә. Чәчүләрне мөмкин кадәр иртә срокларда тәмамларга тырышалар. Һәр елны югары репродукцияле орлыклар җир куенына иңдерелеп, алар тишелеп чыккач, яшел хәтфәне хәтерләтүче басулар корткычларга каршы эшкәртелә. Әнә шул тырышлыклар барәбәренә елдан-ел күбрәк күләмдә мул уңыш җыеп алына. Терлекчелеккә дә нык игътибар бирелә, баш саннары арттырыла, җитештерелгән сөт һәм ит күләме күзгә күренеп арта. Уңышлары республикабыз Президенты һәм район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дипломы белән бәяләнә.
Эшләгән кешенең хезмәте бәяләнергә тиеш, дигән прициптан чыгып эш йөртә җитәкче. Шуңа күрә дә, көчен кызганмый эшләгәннәрнең хезмәт хаклары да арта бара, алдынгыларның район җыеннарында да бу хуҗалык хезмәтчәннәренең исемнәрен күп ишетергә туры килә. Әйе, татлы хезмәт җимешләре һәм җитәкчеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе болар. Җитәкчеләрен, бәлки, нәкъ менә ныклы куллы булганы өчен хөрмәт итәләрдер алар. Чөнки үзе хезмәтенә никадәр җаваплы караса, кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә ул.
- Булдыксыз, ялкау, эчкечелек белән шөгыльләнүчеләрне сөймим, - ди.
Чыннан да, Рәдиф Рәис улы белән аралашу дәверендә аның төшенкелеккә бирелеп, сүлпәнләнеп йөргән чагын беркайчан да күргәнем булмады. Киресенчә, һәрвакыт ни дә булса эшләргә тырышып, янып йөри. Олпат затларга хас ныклы адымнар белән һаман алга атлый. Үзе эшләгән җирлектәге социаль обьектларны да күз уңыннан җибәрми, һәрдаим ярдәм итеп тора. Аеруча, туган авылы Актанышбашның язмышына битараф түгел ул. Теләсә кайда чүп түгүләрне туктатып, авылны чистартуда да күп көч куйды. Аның ярдәме белән менә дигән мәчет калкып чыкты. Саный китсәң, күп алар. Тик, үзе эшләгән эшләре белән беркайчан да мактанмый ул. Сорасаң да, елмаеп кына куя.
Ә бит хезмәтенә күрә күргән хөрмәтләре шактый аның. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза һәм көмеш медальләре, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау кәгазьләре, "Коммунистик хезмәт ударнигы", "ТАССРның 1986, 1987 еллар уңышыннан авыл хуҗалыгы продуктларын автомобильдә ташу отличнигы" билгеләренә лаек була. Озак еллар дәвамында куйган фидакарь, нәтиҗәле хезмәте 2004 елда Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем белән бәяләнә.
Мондый уңышларга, әлбәттә, ныклы тылың, синең һәр гамәлеңне куәтләп, көч биреп торучың булганда гына ирешергә мөмкин. Бу яктан да бәхетле Рәдиф абый. Тормыш иптәше Дифинә апа белән иңне-иңгә куеп, икесе бер сүздә булып яшиләр.
Әлеге кунакчыл, туганчыл гаиләдән беркайчан да кеше өзелми. Ике якның да туганнарын бердәй кайгырта алар. Рәдиф абыйның энесе Ришат абый да кендеге белән җиргә береккән кеше. Ул Актанышбаш бригадасын җитәкли. Хуҗалыкны алга җибәрүдә көчен кызганмый.
Хәбибуллиннар нәселенә тап төшермичә, гомер үренә атлый алар.
Рәдиф Рәис улы шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен каршылый. Әйтергә кирәк, күркәм эш-гамәлләре, матур тормыш юлы белән. Гомеренең көзендә дә шушы хис-тойгылары кимемичә, хезмәт дәрте сүрелмичә, якыннары янәшәсендә алга атларга язсын.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: