Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кеше исеменә лаек булыйк

Без матур, тыныч тормышта яшибез. Бар нәрсә бар: табыннарыбыз мул, өсләребез бөтен, гаиләләребез бәхетле. Минем гаиләдә дә намус, әдәп һәм әхлак төшенчәләре иң беренче урында тора. Җәмгыятебездәге, гомумән, кешеләрдә булган намуссызлык, урлашу, акчага табыну кебек тискәре күренешләр мине борчый, әлбәттә. Кайчакта минем кебек кешеләр дөньяда юктыр сыман тоела, чөнки елдан-ел...

Без матур, тыныч тормышта яшибез. Бар нәрсә бар: табыннарыбыз мул, өсләребез бөтен, гаиләләребез бәхетле. Минем гаиләдә дә намус, әдәп һәм әхлак төшенчәләре иң беренче урында тора.
Җәмгыятебездәге, гомумән, кешеләрдә булган намуссызлык, урлашу, акчага табыну кебек тискәре күренешләр мине борчый, әлбәттә. Кайчакта минем кебек кешеләр дөньяда юктыр сыман тоела, чөнки елдан-ел кешеләр каты бәгырьле, мал артыннан гына куып, кешелеклелек сыйфатларын җуя баралар. Намуссызлар һәм оятсызлар баса җәмгыятебезне, һәм, ни кызганыч, аларга берни комачауламый, алар теләсә нинди проблеманы "әйләнеп" узалар...
Бүген ришвәтчелек сүзе - иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе. Вакытлы матбугат битләрендә, телевизордан, радиодан бу сүз бик еш кулланыла. Кечкенә мәктәп баласы да бүген бу сүзнең мәгънәсен аңлый. Без, укучылар, аның начар гадәтләргә илтүен һәм коррупция эшләре белән шөгыльләнгән кешеләрнең гомерләре рәшәткә артында үткәнен беләбез. Безгә тәрбия сәгатьләрендә җәмгыятебездә яшәп килгән яман күренешләр турында җентекләп аңлатып торалар, аларга карата тискәре мөнәсәбәт уятырга тырышалар.
Бүген бездә кеше хокуклары бозыла, законнар тиешенчә үтәлми. Гаделсезлекләр белән һәр көн очрашырга мөмкин. Балалар бакчаларына урнашу өчен кемнеңдер ярдәме кирәк, укырга керү өчен дә, тиешенчә сәламәтлегеңне ныгыту өчен акча кирәк. Югыйсә, без бушлай белем алырга һәм дәваланырга хокуклы.
Тормыштагы начар күренешләр белән барыбызга да очрашырга туры килә. Җәмгыятебезнең барлык тармагына да үтеп кергән ул. Шуңа күрә аны бер көндә генә җиңеп чыгу мөмкин түгел, моңа тулысынча чик куяр өчен әле тагын 30-40 ел вакыт узар, дип исәпли белгечләр. Эх, дәвалыйсы иде шундый җаннарны! "Яшәү дигән Бөек Мизгелнең кадерен белеп яшәгез, Кешеләр!"-дип искәртәсе иде. "Байлык бер көнлек, ә иман һәм намус гомерлек" икәненә төшендерәсе иде. Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ул кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара. Безнең илебез тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш ләбаса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев