Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кеше малына кул сузучылар арта

2013 елда елда район мәхкәмәсендә 78 жинаять эше, 956 гражданлык эше, 135 административ хокук бозу турындагы эшләр каралды. Хөкем ителүчеләр саны - 84. Зыян күрүче белән узара килешү нәтиҗәсендә 7 кешегә карата, амнистия кулланылу сәбәпле 3 кешегә карата жинаять эше туктатылды. Узган ел белән чагыштырганда, быел кеше үтерү, кешенең сәламәтлегенә...

2013 елда елда район мәхкәмәсендә 78 жинаять эше, 956 гражданлык эше, 135 административ хокук бозу турындагы эшләр каралды. Хөкем ителүчеләр саны - 84. Зыян күрүче белән узара килешү нәтиҗәсендә 7 кешегә карата, амнистия кулланылу сәбәпле 3 кешегә карата жинаять эше туктатылды. Узган ел белән чагыштырганда, быел кеше үтерү, кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салу буенча гаепләгән эшләр саны кимүгә таба, бу категориядә 2 затка карата хөкем карары чыгарылды.
Тик башка төр хокук бозулар артты. Мәсәлән, узган елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үтәмәү һәм транспорт чараларын дөрес эксплуатацияләмәү буенча 14 эш каралды. Әлеге эшләр машина йөртүченең гаебе белән кеше гомере өзелү, сәламәтлеккә зыян салыну очраклары булганда кузгатыла.
Һәр елдагыча, урлашу фактлары буенча кузгатылган эшләрнең саны күбрәк, бу төр җинаять кылган өчен 41 кеше хөкем ителеп, тиешле җәзасын алды.
Хөкем карары чыгарганда, судья хөкем ителүченең шәхесен, әлеге гамәлне кылырга нинди сәбәпләр этәргәнлеген, җаваплылыкны җинеләйтә һәм авырайта торган шартларны исәпкә ала. Шулардан чыгып, быел 11 кешегә карата иректән мәхрүм итү җәзасы, 11 кешегә мәҗбүри эшләр, 26 кешегә штраф түләү җәзасы кулланылды. 33 кешегә карата шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Бу затлар үзләренең тәртипләре белән төзәлүләрен исбатларга тиеш, вакытында җәза үтәтү инспекциясенә регистрациягә килеп йөрсәләр, җәмәгать тәртибен бозмасалар, кабат җинаять юлына басмасалар, канун нигезендә бирелгән җәзадан алданрак азат итү мөмкинлеге дә каралган. Ә хөкем карары белән билгеләнгән таләпләр үтәлмәгән очракта, инспекциядән кергән тәкъдимгә нигезләнеп, шартлы рәвештә хөкем ителү юкка чыгарыла һәм хөкем ителүче иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелә. 2013 елда инспекциядән кергән тәкъдимгә нигезләнеп, район мәхкәмәсенә 6 хөкем ителгән зат вакытыннан алда җәзадан азат ителде, 11 кеше җәза үтәү өчен иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелде. Шулай ук, хөкем ителгән 16 затның шартлы рәвештә хөкем ителүе озайтылды, ә тугызына тагын өстәмә бурычлар йөкләнде.
Мәхкәмәдә җинаять эшләреннән тыш, төрле категориядәге гражданлык эшләре, дәгъвалар карала. Мәхкәмә карары ничек кенә гадел булмасын, гадәттә, оттыручы якның кайсы да булса әлеге карар белән канәгать булмый кала, чөнки ике якның берсе генә хаклы икәнлеге раслана. Мәхкәмә карары белән килешмәгән очракта, канун нигезендә, Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәжәгать итү мөмкинлеге каралган. Шикаять район суды аша бирелә һәм апелляция инстанциясендә карала. Узган елдан шикаять бирү өчен вакыт кысалары бер айга кадәр озайтылды.
Дәгъва гаризалары буенча барлыгы жаваплы затлардан 15.309.261 сум акча эзләү турында карарлар чыккан һәм үтәү өчен тиешле урыннарга җибәрелгән. Әлеге сумманың саллы өлеше банклардан алынган кредитларны түләмәгән кешеләрдән эзләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев