Актаныш

КЕШЕ ВАФАТ БУЛГАННАН СОҢ АНЫҢ НИНДИ ӨЧ ГАМӘЛЕ КАЛА?

Әлеге сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә. Әбү Һөрәйра мондый риваять тапшыра: Пәйгамбәребез: «Кеше вафат булганнан соң, аның өч төрле гамәленнән кала, бар гамәлләре туктала. Бу өч әйбер: туктаусыз хәйриячелек, башкаларга тапшырып калдырган файдалы гыйлем, үз ата-аналары өчен ялварып гыйбадәт кыла торган иманлы бала», - дигән. (Мөслим, 1631). Йә Раббым!...

Әлеге сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.
Әбү Һөрәйра мондый риваять тапшыра: Пәйгамбәребез: «Кеше вафат булганнан соң, аның өч төрле гамәленнән кала, бар гамәлләре туктала. Бу өч әйбер: туктаусыз хәйриячелек, башкаларга тапшырып калдырган файдалы гыйлем, үз ата-аналары өчен ялварып гыйбадәт кыла торган иманлы бала», - дигән. (Мөслим, 1631).
Йә Раббым! Үлемнән соң тукталмаслык бу өч төрле гамәлне күбрәк һәм ихлас рәвештә җиренә җиткерергә насыйп ит. Ихтирам белән, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: