Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

КЕШЕЛӘР, НИШЛИСЕЗ СЕЗ?: Бу безне бизәми!

Актаныш районында чисталык айлыклары даими үткәрелеп тора. Матурлыкка, чисталыкка битараф булмаучылар бик теләп катнаша аларда. Әмма, ни кызганыч, үзебез ясаган матурлыкны үзебез үк юкка да чыгарабыз шул без.

Табигатьнең  яшеллеккә төренгән иң ямьле чорын таплаучылар табылып тора. Фотосурәтләрдәге чүп өемнәрен күргәч, кешеләрнең ваемсызлыгына янә бер тапкыр инанасың. Чит районнардан китерелгән чүпләр түгел ич инде болар! Капчыкка тутырып куя алганны, чүп машинасына гына чыгарып сала алмыйбызмы?

 

Реклама

Йә, менә шушы күренеш бизиме безне? Хәер, юньле эш эшли алмаган кешеләр булдырган “матурлык”тыр инде бу – үзләренчә шушы рәвешле танылмакчы булганнардыр, күрәсең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев