Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кешеләргә бары бер сүз җитә...

Әрни, һаман әрни йөрәктәге яра. Ничә еллар дәвамында әрни. Язлар саен яуган шифалы яңгырлар да, җәйге җылы, назлы җилләр дә, сукмакларга калын булып түшәлгән көзге сары яфраклар да, ак бураннар да баса алмый ул яраны. Бик тирәндә, йөрәкнең түрендә ул. Ятимлек ярасы. Толлык ярасы. Ярада - гомерлек сагыш... Күңел төпкелендәге...

Әрни, һаман әрни йөрәктәге яра. Ничә еллар дәвамында әрни. Язлар саен яуган шифалы яңгырлар да, җәйге җылы, назлы җилләр дә, сукмакларга калын булып түшәлгән көзге сары яфраклар да, ак бураннар да баса алмый ул яраны. Бик тирәндә, йөрәкнең түрендә ул. Ятимлек ярасы. Толлык ярасы. Ярада - гомерлек сагыш...
Күңел төпкелендәге ачы яраның юл башы 1941 елга барып тоташа. Усы авылының яшь гаиләсе - Сәхия белән Әбелфатыйх Галләмовларның яңа гына ачылган бәхет капкасын сугыш ябып куя. Өйләнешеп, нибары берничә ай яшәгән парны мәңгелеккә аера ул. Сәхия апа- тол, кызы Венера туганчы ук әтисез кала. Яу кырына киткән Әбелфатыйх абый туган авылына, гаиләсе янына кайта алмый.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 март, 2012 22 (9667) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев