Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кешенең яшәү дәрәҗәсен кем күтәрә һәм ничек

Хезмәт базары бүген ни хәлдә, халыкка җитәрлек күләмдә хезмәт хакы түләнәме, яшәеш дәрәҗәсен яхшырту буенча берәр төрле үзгәреш-яңалык бармы? Җавап табуы гына җиңел түгел. 12 февральдә уздырылган брифингта да бу темага сүз әйтүдән тыелып калучылар булды.

Әлеге сораулар һәркемне кызыксындыра. Җавап табуы гына җиңел түгел. 12 февральдә уздырылган брифингта да бу темага сүз әйтүдән тыелып калучылар булды. Шулай да әлеге мәсьәлә бөтенләй үк игътибар үзәгеннән төшеп калмаган. Районның икътисад буенча җитәкче-белгечләре тарафыннан контроль барлыгы мәгълүм.

Лиана Сираева,район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары:

– Район башкарма комитеты каршында халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, керемен легальләштерү буенча махсус комиссия эшләп килә (легальләштерү дигәндә, хезмәткә урнашу, керем алуны законлы башкару, рәсмиләштерү кирәклеге аңлашыладыр).

Район башлыгы карары белән 2019 елда составка үзгәрешләр кертелде. Комиссиянең рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, урынбасары – район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, сәркатибе – икътисад бүлеге җитәкчесе Айгөл Мирзашәрипова. Район прокуроры, полиция башлыгы, пенсия фонды һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре, приставлар, статистика, салым инспекциясе, социаль яклау, иминият бүлеге белгечләре һәм башкалар аның составын тәшкил итә.

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче әлеге комиссия координацион һәм рекомендация бирүче орган. Төп бурычы –халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемен рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе карарлары үтәлешен тәэмин итү. Хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү, минималь хезмәт хакын яшәү минимумыннан киметтермәү – болар барысы да контрольдә. Хезмәт хакын күтәрү буенча да чаралар күрелә.

Атна саен утырыш уздырабыз. Хезмәт хакын минималь күләмнән ким түләгән өчен 2019 елда 112 оешма җитәкчесе тыңланды. Коллективларның пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре белән бәйле мәсьәләләре буенча 24 утырыш уздырылды.

2020 елның 1 гыйнварына 72 хезмәт килешүе төзелде. Фактта алар эшли торган кешеләр. Ләкин эшкә алу законлы төстә рәсмиләштерелмәгән. Җитәкчелек бу кешеләрнең киләчәген кайгыртмаган. Шул хактагы мәгълүматны ай саен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгына җибәреп торабыз.  Бу эш 2020 елда да дәвам итәчәк.

НДФЛ буенча бурычлылар ачыкланды. Оешмада нигә НДФЛ кимегән, эшчеләр саны азайганмы, әллә хезмәт хакы түбәнәйгәнме, шулар анализланды. Хезмәткә түләү буенча салым инспекциясеннән, социаль яклау бүлегеннән комиссиягә мәгълүмат килеп тора. Җитәкчеләрне чакырып, контрольдә тотабыз.

Гадәттә, 8 сәгатьтән кимрәк эшләүченең хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбәнрәк. “Нигә аның хезмәт хакы аз?” – дип, җитәкчесен комиссиягә чакырабыз. Яки ул декрет ялында, яки административ ял алган да, эштә булмаган, яки 8 сәгать урынына, көненә 4 сәгать кенә эшли.

Күптән түгел, прокуратура белән берлектә, эшмәкәрләрне дә тикшердек. Рейд вакытында аларның эшкә алу документларын барладык. Комиссия белән төзелеш оешмаларына да чыгабыз. Урыннарга баргач, хезмәт шартларын, хезмәтне саклауның торышын карыйбыз.

Булат Басыйров, район пенсия фонды җитәкчесе:

– Яшәеш дәрәҗәсен күтәрүгә карата, безнең беренче яңалык – ана капиталы. Кызыксынучылар күп. Хәзерге вакытта ул 466 мең 617 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, шушы сумма түләнә. Беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туа икән, 466 мең 617 сум, ә шушы вакыттан соң икенче бала туса, 616 мең 617 сумлык ана капиталы бирелә. Быелдан ана капиталының күләме 150 мең сумга артачак. Бу яңалык әлегә үз көченә кереп җитмәде. Без сертификатын бирәбез, ә акчасын куллану мөмкинлеге май аеннан гамәлгә ашар дип уйлыйбыз.

Ел башында пенсия күләме 6,6 процентка индексацияләнде. Февраль аенда ана капиталыннан тыш, ЕДВ һәм социаль хезмәтләр җыелмасы күләме 3 процентка артты. 1 апрельдән социаль пенсияләргә индексация ясалачак.

Акча гына түгел, рухи яктан да өлкәннәребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. “Өченче буын университеты” дигән проект эшли. Компьютерга укыту, ветераннар йортында туган як тарихы һәм юридик белем буенча мәктәп-лекцияләр оештырылды. Бәйләм түгәрәге дә бар. Актаныш тарихынан башладылар; район тарихы, Татарстан тарихы буенча дәресләр үткәреләчәк.

2020 елда электрон хезмәт кенәгәсе барлыкка килде. 2020 елда эшли башлаган кешеләргә мәҗбүри. Ә моңарчы кәгазь варианттагы хезмәт кенәгәсеннән күчү-күчмәү эшченең үз ихтыярында. Быелның 31 декабренә кадәрикенең берсен сайларга тиешләр. Без үзебез коллективыбыз белән электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә ниятләдек. Дөнья шуңа таба бара.

– Элек эшләгәннәр электрон вариантка күчереләчәкме?

– Юк, элекке язулар кәгазь формада саклана, соңгы язмалар гына электрон формага кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев