Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Хаҗдан кайттылар, хисләре ташып тора

Актанышның Җәмигъ мәчетендә хаҗияләр белән очрашу үткәрелде.

Хаҗ – ислам диненең бер шарты. Зөлхиҗҗә аенда Мәккә шәһәренә Кәгъбәтулла янына барып, шушы гыйбадәтне үтәүче райондашларыбыз артканнан-арта. Быел да төгәл исәбенә чыга алмадылар. Актаныш җирлегеннән читтә яшәүче якташларыбыз да бар бит әле. Мәчеттә узган очрашуга 8 хаҗия килгән иде. Аларның хис-тәэсирләрен язып аңлатырмын, димә. Үзләре дә: “Сөйләп бетерерлек түгел, барып күрергә кирәк,” – диләр. Шулай да кайбер фикерләрен ак кәгазьгә төшереп карыйк.

Рәзифә Нуретдинова, Актаныштан:


– Безнең төркемдә Актаныштан мин берүзем булганга, башта куркыбрак калдым. Ләкин юл авырлыклары сизелмәде. Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән Дубайга самолетта очтык. Аннары Дубайдан Мәккәгә автобуста тәүлек ярым бардык. ТР Диния нәзарәтенә, Руслан хәзрәткә, Зөһрә ханымга олы рәхмәт. Диния нәзарәте тарафыннан халыкка бик зур хөрмәт күрсәтелә. Үзең билет артыннан йөрмисең, этеш-төртеш юк. Барысы да тәртип белән бара. Хаҗга барган кешегә карата ихтирамны күреп шаккаттык. Киләчәктә барырга теләүчеләргә киңәшебез: сәламәтлек, финанс мөмкинлекләреннән тыш, рухи яктан бик нык хәзерлекле булырга кирәк. Диния нәзарәте догалыклар китабы бирә, аларны укый-укый таваф кыласың. Ләкин догаларны алдан ятлап барсаң яхшырак. Бик күп чакрым җәяү йөрергә туры килә. Бүлмәләрдә кондиционерлар эшләп тора, чирләмәс өчен сәламәтлегеңне алдан чыныктыру кирәк. 


Мәккә – ташлар шәһәре. Таш тауларны кисеп-чокып, өйләр төзегәннәр. Аллаһы Тәгалә сайлап алган изге җирләр бу. Күңелгә рәхәт, гыйбадәт кыласы гына килеп тора. Мәккә халкы бик юмарт. Балалар кечкенәдән “Ләббәйкә”не өйрәнәләр, хаҗиларга ризык-су китереп бирәләр. 


Мәхрәмә Галләмова, Актаныштан:

– Тормыш иптәшем Ләес хәзрәт 4 көн алдан китте. Безнең төркемдә Актаныштан өчәү идек. Казаннан Иcтанбулга очтык. Истанбулдан Җиддәгә киттек. Сынаулар адым саен очрап кына тора. “И Раббым, тапшырдым мин үземне Үзеңнең хозурыңа, хәерле гамәлләр кылып кайтырга насыйп ит!” – дип, догалар кылдым. Аллаһ дөнья мәшәкатеннән аерды. Җиддә зур гына шәһәр булып чыкты, Мәккәгә кушылган, диделәр, шулай да Мәккәгә озак кына барырга туры килде. Киткәндә балалар тынычландырырга тырышканнар иде: “Әни, курыкма, сине анда әти көтеп тора”, – дип. Аллаһның бер хикмәте: Мәккәдә автобустан төштек кенә, кулын болгап, Ләес хәзрәт басып тора. 


70-80 яшьлекләр... генә хаҗ кыла дип уйлыйм идем, ул яшьләр урыны икән. Гаиләләре белән килгәннәр. Безнең төркемдә 60-62 яшьлек без икәү генә идек. Яшьләр ярдәмчелләр. Күңелләрендә шул дәрәҗәдә ихласлык булмаса, Аллаһ хозурына бара алырлар идеме икән? Көн саен я 23, я 27 км юл үттек. Әлбәттә, авыр сынау. Әмма Аллаһы Тәгалә ярдәмен дә бирә. Сәламәтлегебез дә сынатмады. Адашып калдыңмы, чүгәләп дога кыласың, шундук Аллаһтан ярдәм килеп ирешә. “Аллаһтан җыясы ризыкларыбыз безне Мәккәдә дә көтеп торсын, насыйп ит, йә Раббым, Үзең риза була торган гамәлләр кылырга,” – дип, теләкләр теләргә өйрәткән иделәр. Теләкләрем кабул булды. Инде менә Актанышка кайттык, хәзер инде ничек яшәргә дигән сорау алга килеп басты, менә монысы тагын да авыррак. Барыбызның да хаҗларыбыз кабул булсын. Бармаганнарга бару, ил-көннәребезгә тынычлык, җөмһүриятебезгә иминлек-бәрәкәт, җитәкчеләребезгә миһербан-шәфкать бирсен, игелекләр-изгелекләр, хәерле гомерләр, балалар-оныклар куанычы насыйп булсын. Безгә биргән бәхетне балаларыбызга да, оныкларыбызга да насыйп ит, йә Раббым! Дин юлыннан тайпылмаска, әхлагыбызны яхшы якка үзгәртергә язсын. 


Гөлфатыйма Хәернасова, Әтәстән:


– Күптәнге хыялым, максатым иде – Аллаһы Тәгалә юл ачты. Мин әле дә хаҗда йөрим шикелле. Сеңлем белән бардык, ул җитәкләп диярлек йөртте. Адашмадык, саташмадык, югалмадык. Андагы хикмәтләрне, гаҗәеп хәлләрне сөйләп бетерә торган түгел. 49 кеше идек бер төркемдә. Дуслашып беттек. Кайткач та элемтәләрне өзмибез. 


Рәсимә Арсланова, Мәсәдедән:


– Кайттым гына әле, барасы килә тагын. Бер карасаң, ял йорты да, шифаханә дә түгел. Җиңел гамәл дә түгел, тик барыбер кабат барасы килә. Юлда йөргәндә дә хаҗилар өчен уңайлыклар тудырылган. Намаз вакыты җитүгә туктап, мәчеттә намаз укыйсың. Һәр җирдә тәһарәтханәләр эшләп тора. 


Әлфия Анамова, Актаныштан:


– Барганчы укырга йөрдек. Безнең самолет Истанбулга очты. Кич Дубайга очтык. Аннары 36 сәгать буе автобуста Мәдинәгә бардык. Юл озын булса да, авырлыгын сизмисең, туктап-туктап ял итәсең, җирле халык ашамлык тәкъдим итә, чәен бирә. Мәдинәдә өч көн кундык. Нурлы шәһәр. Мәчет без яшәгән җирдән ерак түгел иде. Һәрбер намазыбызның шунда барып укыдык. Мәдинә мәчетенең матурлыгы! 


Мина җирендә 7 млн кеше берьюлы бергә намаз укый, дога кыла. Барысы да актан киенгән. Һәм һәрберсе – бөтенесенең күз алдында. Барысында бер ният – хаҗ гыйбадәтен үтәү. 


Шейх үткәргән дәрес аеруча истә калды. Ул: ”Сезнең янга ашыгып килдем, Аллаһның кунакларын күрәсем килде.  Сез бит – Аллаһның сайлап алынган кунаклары. Мин бик шат”, – ди. Чыннан да, аның сөенгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде.


Мәккәдә мәетханәгә алып бардылар. Андагы пөхтәлек, андагы чисталык! Апаларның нурлы йөзләрен килеп керүгә күреп таң каласың. Ә бит алар көне буена әллә ничә мәет юып озаталар, эшләре җиңел түгел, тик арыганлыкларын, борчуларын күрсәтмиләр.


Дилбәр Нәбиева, Әгъбәстән:


– Без аерым укуларга Казанга барып йөрмәдек, Руслан хәзрәт кирәкле әйберләрне алып кайтып бирде, хаҗ гыйбадәтен кылу тәртипләрен аңлатты. Төркем җитәкчебез белән дә ватсап аша таныштырды. Һәрбер мәгълүматны безгә җиткереп торды. Төркия авиалиниясенең хезмәт күрсәтүе югары дәрәҗәдә оештырылган. 500 кеше сыйдырышлы самолетта очтык, бернинди кыенлык күрмәдек. Һәр очыш бисмилләһ сүзләре белән башланды. Казаннан – Истанбулга, Истанбулдан – Җиддәгә, Мәдинәдән – Истанбулга, Истанбулдан Казанга төрек очкычлары йөртте. Үзебезне өйдәге кебек хис иттек. Төрекләрнең пассажирларга хезмәт күрсәтүе бездәгедән яхшырак. 


Ибраһим г.с. догасы белән чүл уртасында бәрәкәтле җир барлыкка килгән Мәккә шәһәре – бөтен дөнья мөселманнары җыела торган иң изге урын. Пәйгамбәрләр шунда килеп хаҗ кылганнар.   Аллаһы Тәгалә Гарәфәдә дога кылучыларны фәрештәләренә үрнәк итеп күрсәтә. 


Кеше дингә Аллаһның рәхмәте белән килә. Намазлы кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, хаҗ гыйбадәтен үти ала.


Эльвира Миңнегалиева, Актаныштан:


– Без иптәшем Назыйф хәзрәт белән путевканы бер ел алдан алып куйдык. Хаҗга җыенучылар алдан барып кайтканнарның киңәшләрен тыңласыннар иде, дип әйтәсем килә. Актаныштан изге теләкләр белән озатып калдылар. Мәхрәмә апа, Дилбәр апа белән бер бүлмәдә яшәдем. Беренче тапкыр Мәккә җиренә аяк басуым. 


Сөенечтән йөрәк елады. Шушы кадәр мөселманнар арасында булу, Аллаһның бәрәкәтле җирләрендә иң бөек гыйбадәтнең берсе саналган хаҗны кылу шатлыгы күңел кылларын нечкәртә. Хикмәтле җир икәненә әллә ничә мәртәбә инандык. Бер генә мисал: нәрсә уйлыйсың, шундук күз алдына килеп баса, теләкләр бик тиз кабул була.


Венера ханым, Актаныштан:


– Беренче тапкыр хаҗга 9 ел элек барган идем, быел тагын насыйп итте. Чагыштырып караганда, үзгәрешләр шактый. Мәчетләр зурайган. Иң дулкынландырганы – Мәккә шәһәренә, Әль-Хәрам мәчетенә аяк басу. Һәм – Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәребез г.с.нең каберен зират кылу, ике рәкәгать намаз уку! Хәзер дә йөрәгем дөп-дөп тибә. Безнең төркемдә ирле-хатынлылар, әниләрен алып килүчеләр бик күп иде. Аларга матур көнләшү белән көнләшеп карарлык. 


Хаҗияләр белән очрашу чарасын район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова алып барды: 


– Бервакыт Кәүсәрия ханым: ”Сез хаҗдан кайттыгыз да, бик мавыктыргыч итеп сөйләдегез. Ә барсак, бик авыр гамәл икән”, – диде. Әйе, бик авыр, әмма бик җиңел башкарыла торган гамәл ул. Шуңа күрә хаҗга барудан курыкмаска кирәк,” – диде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев