Актаныш

Хакимияттә – Русия патриотлары гына!

Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез

undefined

Төзәтмә

77, 78, 81, 95, 97, 103, 110, 119, 129нчы мәддәләр
Русия Федерациясе Президентына, Русия Федерациясе субъектларының югары вазыйфа биләүчеләренә, федераль дәүләт органнары җитәкчеләренә, сенаторларына, Дәүләт думасы депутатларына, хөкүмәт рәисенә, хөкүмәт рәисе урынбасарларына, федераль министрларга, федераль башкарма власть органнарының башка җитәкчеләренә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, суд судьяларына, прокурорларга, федераль законда билгеләнгән тәртиптә, чит илләрдә урнашкан банкларда счетлар (вкладлар) ачу һәм аларга ия булу, кулакча һәм кыйммәтләрне саклау тыела.

71нче мәддә

Русия Федерациясе карамагында:
 

“... Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә, шул исәптән чит ил гражданлыгы булуга яисә чит ил дәүләте территориясендә Русия Федерациясе гражданының даими яшәү хокукын раслаучы башка документ булуга бәйле чикләүләрне, шулай ук Русия Федерациясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (вкладлар) ачуга һәм булуга, кулакчалар һәм кыйммәтләрне саклауга бәйле чикләүләрне билгеләү”.

Төзәтмәләрнең асылы

Чиновникның чит илдә яшәүгә рөхсәте дә, счетлары да булырга тиеш түгел. Конституциягә мондый төзәтмәләр, чиновникларның һәм депутатларның “мәнфәгатьләр каршылыгы” булуын тыеп, илебезне читтән йогынты ясарга маташудан саклаячак. Югары сәяси элита гомум җәмгыять кыйммәтләрен кабул итүче бердәм патриотлар командасы булырга тиеш. Бу команданың бурычы – халыкка хезмәт итү.
 

Реклама

Паспорты кайда – акчасы шунда!

Югары түрәләр ике ил гражданлыгы һәм чит илдәге банкларда счетлар булдырмау турында Русия Конституциясенә кертергә тәкъдим ителүче төзәтмә сизелерлек икътисади нәтиҗә дә бирәчәк. Чөнки чит илдә яшәүгә ориентир, көнбатыш банкларындагы счетлар һәм коррупция – болар бер чылбырның буыннары.
Ике ил гражданлыгы булган коррупционер чиновниклар тарафыннан чит илгә чыгарылган суммаларның күпме булырга мөмкинлеге турында ике чагу мисал буенча фикер йөртергә мөмкин.
Күптән түгел Мәскәү өлкәсенең элекке финанс министры Алексей Кузнецов 14 елга төрмәгә утыртылды. Аны өлкә бюджетыннан 14 миллиард сум урлауда гаепләделәр. Бу акчаларны ул, АКШ гражданлыгы да булуыннан файдаланып, Русиядән чыгарган. Аннары үзе дә качты.
“Ачык хөкүмәт”нең элекке министры Михаил Абызов әле тикшерү сагы астында утыра. Ул “Лефортово” СИЗОсына күп миллиардларны урлауда һәм чит илгә чыгаруда гаепләнеп эләкте. Абызов министр булып эшләгәндә аның гаиләсе АКШта яшәгән, балалары – Америка гражданнары, хатыны анда яшәү хокукына ия. Абызовның үзенең дә Америка паспорты булуы турындагы мәгълүмат ул вакытта ышандырырлык итеп кире кагылмады.
 

Цитата

Дәүләт думасында ЛДПР фракциясе депутаты Иван Сухарев:

– Владимир Жириновский Русия Кон­ституциясенә төзәтмәләр кертү буенча ил Президенты белән очрашканда ЛДПР фракциясенең позициясен белдерде. Төп законга без уңай фикердә, кире караш тудырырлык бернәрсә дә күрмибез. 1993 елда кабул ителгән Конституция универсаль һәм һәр илгә туры килә. Ул безнең дәүләтнең үзенчәлекләрен исәпкә алмый, шуңа аны күптән шомартырга, камилләштерергә вакыт. Аның өстендә закон чыгаручылар, эшче төркем, Президент эшләде дә инде. ЛДПР фракциясе дә үз өлешен кертте – халыкара хокуктан дәүләт хокукының өстенлеге турындагы безнең төзәтмә исәпкә алынды. Тирә-ягыбызда дус булмаган илләр аеруча күп заманда без моны бик мөһим дип исәплибез.
Ике ил гражданлыгына килгәндә, ул күптән тыелган иде. Сүз, күбесенчә, күчемсез милек турында бара, аны да, минемчә тыярга кирәк. Ләкин монда да бик күп сораулар туа, чөнки бездә, аерым алганда, “Баш­нефть”­тә эшләгән кайбер кешеләр Болгариядә фатирлар сатып алган иде. Минемчә, чиновникның ниндидер чит илдә күчемсез милке булу дөрес түгел.
Бүген безнең күрше илләр белән мөнәсәбәтләрнең бозылуын күрәбез. Шуңа күрә күчемсез милек үз илеңдә булырга тиеш. Кешеләр бер нәрсәне аңларга тиеш: чит илдәге милек бүген бар, ә иртәгә ул юк. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы игълан иткән пандемия шартларында моның бернинди мәгънәсе дә юк, чөнки хәзер үз илеңдә булу яхшырак.
Күчемсез милек, ике ил гражданлыгы һәм чит ил счетларына килгәндә. Әгәр ике ил гражданлыгы турында сөйләсәк, бу депутатлар өчен күптән инде тыелган. Моның өчен җаваплылык каралган. Һәм шуңа күрә Хөкүмәттә эшләүченең ике ил гражданлыгы булу мөмкин түгел. Шуңа күрә мин Конституциягә бу төзәтмәләрне тулысынча хуплыйм.
Әмма хәзерге вакытта иң мөһиме – коронавирусны җиңү. Моның өчен Русия, республика Хөкүмәте барлык көчен сала. Барысы да яхшы булачак!

 

Туры сөйләм

Үз илендә чит ил кешеләре

Иван Соловьев, юридик фәннәр докторы, Русиянең атказанган юристы:

– Ике ил гражданлыгы булган түрәләрнең югары элитасы илгә нинди зыян китерергә мөмкин? Күз алдында кү­ңелсез һәм бик ча­гу мисал. Бу – күршеләр тәҗ­рибәсе.
Барысы да Балтыйк буе иллә­рен­нән башланды, анда илебезнең күптән чит ил гражданнарына әверелгән литвалылар, латышлар һәм эс­тоннар үзләрендә сайланырга ыргылдылар. Аннары Грузия булды. Апофеоз булып Украина тора, андагы ха­кимияткә чит ил паспортлы этник украиннар гына түгел, ә бөтенләй чит ил кеше­ләре килде. Алар анда үзләренең икенче ватаны мәнфәгать­ләрен ничек алга этәргәнен без Украина икътисады торышы буенча күрә­без.
Ике ил гражданлыгы булган түрә­ләрнең экспансиясе нә­тиҗә­ләре нинди? Әлбәттә, көтелгән­чә. Кеше үз илендә яши, укый, карьера ясый. Ләкин, ни өчендер, чит ил гражданлыгы да аңа комачауламаячак, дип хәл итә. Программасы да әзер: гражданлык алуга алмашка ул анда ин­вести­цияләр салачак. Һәм, әлбәттә, яшерен-батырын түгел, запас “аэро­дром”ы да бар. Болар, бәлки, начар да түгелдер, ләкин бу ике ил гражданлыгы булган кешенең дәүләттә югары вазыйфа билә­гәнче яисә мондый постка үрләргә маташканчы гына яхшы.
Җитәкченең тиздән бер­ничә ватаны мәнфәгатьләре арасында каршылык туачак. Ул ачыктан-ачык та, яшерен дә булырга мөмкин. Ләкин барыбер сайларга туры килә­чәк. Һәм аның нинди буласын беркем дә белми. Губернаторга, министрга, төбәк башлыгына, депутатка, судьяга кем йогынты ясый ала һәм ясарга тиеш? Аның сайлаучылары, ул хезмәт итәргә бурычлы ил гражданнары. Һәм аның җитәкчесе – дәүләт башлыгы. Аңлавыбызча, биредә төп сүз – “аның”. Чөнки алар икәү булса – ул кемне тыңларга тиеш?

Kiziltan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: